22.07.2012 Мәдәният
Музыкага гашыйк ул
Күп төрле смотрлар, конкурслар, фестивальләр лауреаты һәм дипломанты Мөнир Зәки улы Башаровны Кызыл Октябрь районында белмәгән кеше юктыр. Мәдәният йортының алмаштыргысыз баянчысы һәм концертмейстры Мөнир Зәки улына 18 июльдә 70 яшь тулды.
“Беренче мәртәбә тальян гармунны биш яшендә кулыма алдым. Һәм бер атна эчендә уйнарга өйрәндем. Әти шулай мавыкканымны күреп шаккатты һәм ике рәтле яңа хромка гармун сатып алды. Бу көнне миннән дә бәхетле кеше юк иде дөньяда. Төн дә, көн дә уйнадым мин. Ул вакытта колхоздан асрарга яшь бозау алырга мөмкин иде. Симертеп фермага кайтарган өчен акча түлиләр. Мин дә бозау алып Җәй буе асрадым һәм шул акчага беренче баянымны Мәскәүдән китердем. Баянны үзләштергәч сәхнәгә чыктым. Туйларга да чакыра башладылар. Һәм шуннан башлап кайгыда да, шатлыкта да гомер сукмагы буйлап баян белән атлыйбыз.
Мине һәрвакыт мәдәнияткә тартты. Әтием теләге белән Казан медицина институтына укырга кергән идем. Җәйге каникуллар вакытында танылган Татарстан артистлары Фәхри Насретдинов, Габдулла Рахимкулов, Илһам Шакиров, Искәндәр Биктаһиров, Гали Вәлиев, Рамил Курамшин, Рафаэль Ильясов труппалары белән концертлар куеп йөрдек. Бу иң бәхетле көннәрем иде. Ләкин, өченче курсны тәмамлагач, авыр чирләп киттем. Укуны ташларга туры килде. Туган ягыма кайтып Уразавыл мәдәният йортында баянчы булып эшли башладым. Шул чакта Хайдәр Бигичев белән иңгә-иң басып ике ел концертлар бирдек. Бик нык дуслашып та киттек. Табиб була алмавыма бер дә үкенмим – гомеремне яраткан хезмәтемә багышладым,” – дип сөйләде Мөнир абый, узганнарны исенә төшереп.
“Мөнир Башаров – Кызыл Октябрь районының мәдәни тормышында бер эпоха ул. Агитбригадалар чорында районның һәр колхозында, һәр кырында һәм фермасында яңгырады аның баяны”, – ди Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы урынбасары Ринат Җалялов.
“Мөнир абый – мәдәният хезмәте ветераны, аның 45 ел туплаган тәҗрибәсе безнең өчен зур байлык. Намуслы хезмәте, үз һөнәрен яратуы белән яшь буынга үрнәк булып тора ул”, - диде район мәдәният үзәге җитәкчесе Харис Харрясов.
Мөнир Зәки улы гомере буе бертуктамый үз өстендә эшли, Уразавыл музыка мәктәбендә, Богородск мәдәният училищесында махсус белем ала. М.Глинка исемендәге Түбән Новгород дәүләт консерваториясендә дүрт кабат квалификациясен үстерә танылган баянчы. Күп еллар Уразавыл урта мәктәбендә балаларга музыка дәресләре бирә. 60 кешедән торган өч тавышлы хор оештырып, район, өлкә сәхнәләрен яулый. “Солнышко” бию коллективы белән өлкә конкурсларында катнашып лауреат, дипломант исемнәренә ирешә. Ул оста методист, сәләтле художество җитәкчесе, тәҗрибәле музыка укытучысы. Мәдәният йорты мөдире булып та эшли. 70 яшенә карамастан, бүген дә сафта, район мәдәният учагының балкып торган бер чаткысы.
Гомерен музыкага багышлап татар моңын, татар музыкасын өзлексез пропагандалаган, шул рухи байлыкны күп буыннар аңына сеңдереп тәрбияләгән, атаклы якташларыбыз Рәшит Ваһапов, Рамил Курамшин, Хайдәр Бигичев кебек шәхесләрнең изге эшен дәвам иткән кеше, Мөнир Башаров, һичшиксез, өлкәбезнең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек.
Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ 20.07.2012 | 22.07.2012