поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.07.2012 Җәмгыять

«Мин китсәм, кинәт китеп барырмын...»

Туфан Миңнуллинның Казансу елгасына терәлеп диярлек торган фатирына узам. Танылган язучыбызның илһамланып корган соңгы оясы. Өй хуҗабикәсе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә ханым Ихсанова белән кызы Әлфия мондагы бер генә әйбергә дә тимәгән – бөтенесе дә Туфан абый алганча, ул күз алдына китергәндәгечә. Бу иркен, матур фатирны аларга Туфан абый әзер булганчы күрсәтмәгән дә.

 Әти, күрсәт инде, дигән Әлфиясенә дә: «Күрсәтмим, йә берәр кимчелек табып, күңелемне төшерерсез», – дигән. Нәҗибәсенә зур сюрприз ясап, кухня гарнитуры, озын бар өстәле куйдырткач, ике пыяла шкафка үзенең яраткан сын-уенчыкларын тезеп бетергәч кенә керергә рөхсәт биргән Туфан абый. Ә үзе көне-төне эшчеләр белән мәш килеп, төзелеш кирәк-ярагы юнәтеп, төсләр яратып, бөртекләп-берәмтекләп эшләгән ул. «Без аның бөтен әйберен дә яратып кабул иттек, – ди Нәҗибә апа. – Менә бу озынча бар өстәлен яратмадым яратуын, гел театр буфетын хәтерләтә бит. Ә Туфанга рәзе аны әйтергә ярый? Юк-юк, булмаганны...» Өстәп, Әлфия ханым да елмая: «Без башта әтине бар яклап мактыйбыз, ай-яй, молодец, дип куандыра идек. Аннан бераз вакыт узганнан соң гына җайлап, аз-азлап кына кимчелекләрен күрсәтеп була».

Биш бармак белән шакый-шакый йөрәккә керде

– Мин Азнакайдан егетем белән Казанга пединститутка укырга керергә килдем, – дип яшьлек елларына кайта Нәҗибә апа. – Әмма пединститутка аяк тартмады, борылып, театр училищесына киттек. Егетем, мине укырга кертү, Казанда йөрергә өйрәтү мәшәкатьләре белән әвәрә килеп, үзе бер елга укырга керергә дә соңарды. Шулай килеп чыкты – ул мине үз куллары белән театр дөньясына озатты, үзе мәхрүм калды...

– Щепкинчылар арасында Туфан абый буласын белсәме...

– 1956 елда без Мәскәүдә укый башладык. Курсыбызда Туфан аерылып тора иде. Бердән, бездән өлкәнрәк, чарланган, инде тормышны күреп килгән, икенчедән, аның фикер сөреше! Без лекцияләрдә, сорамасалар ярар иде, дип, шым гына утырабыз, ә Туфан профессорлар белән пәрә-пәрә килеп бәхәсләшә! Аның киң кырлы акылына, фикер сөрешенә авыз ачып карап торабыз. Философия, тарих дәресләрендә ул рәхәтләнеп йөзде. Аны укытучылар шундук үз иттеләр, үз даирәләренә алдылар дисәң дә була. Слух дигәннәре юк дәрәҗәсендә бит инде, ә аны җыр укытучысы мактапмы-мактый! Ул «Водовоз» җырын теләсә кем җырлый ала, шуңа махсус Туфан өчен биргәндер дә. Әле аны биетәләр дә иде! Бии белми инде, бахыр, чак-чак селкенергә маташа... Ә мактыйлар моны укытучылар. Чөнки хөрмәт итәләр иде.

– Сезнең аркада Казанга кайтып китәргә уйлаган Туфан абый өчен юкка эләкмәгәндер инде?

– Туфан миңа хисләрен беренче курста Яңа елны каршы алганда аңлатты. Мин әле мәктәп тәмамлап кына килгән сабый. Шундый кешенең сүзләреннән соң югары температура белән караватка аудым. Мин укырга килмәгәч, Туфан йөгерттереп безнең бүлмәгә килеп җиткән: «Нәрсә булды сиңа?» – ди. Ә минем аны күрүгә, кабат хәлем китә. Бердән, Туфаннан шөллим, икенчедән, Казанда калган егетем бар. Бүлмәдә 11 кыз яши идек, Туфан, юк эшне бар итеп, гел безнең бүлмәгә йөри башлады. Миңа атап килгәнен чамалыйм инде. Ә ул кызлар белән аралаша, аларны көлдерә. Мин сөйләшүләргә катнашмыйм. Ул бит шалт, турыдан әйтә дә куя – мин уңайсызлана идем. Әмма бүлмәгә кергәнче биш бармак белән ишек шакуын һич онытасым юк. Гел шулай шакыды ул ишекне. Шул биш бармагы белән йөрәккә кадәр шакыган, күрәсең... Аның игътибарына җавап бирмәгәч, давыллап, Казанга кайтып китәргә җыенган. Мине деканатка чакырып, синең аркада шундый кеше укуын ташларга җыена, кулыңны тотып торырга булса да рөхсәт ит, дип сорадылар.

– Нинди артист иде соң ул Туфан абый?

– Без артистлык амплуасына тиз кереп киттек, артистлаштык дисәң дә була. Ә Туфанны «бөгү» җиңелләрдән түгел. Фәлсәфәгә артык бирелсәң, артист булып булмый бит ул. Ә Туфан фәлсәфә кешесе иде. Шуңа да күбрәк каләм ягы тарткандыр аны.

– Туфан абыйны нинди сыйфатыгыз белән карата алдым дип уйлыйсыз? Әллә гашыйк булу өчен сыйфат кирәкмиме?

– Гашыйк булмый калмагандыр, әмма аны минем авыл кызы булуым яраттырды. Шәһәр кызларын кешегә дә санамый иде Туфан. Тотнаклы, тәрбияле, тыйнак авыл кызы кирәк иде аңа.

– Үзе әйтмешли, яше – унсигездә, акылы сиксәндә булганымы?

– Нәкъ шулай. Әмма нинди талантлы, гасырлар битенә алтын хәрефләр белән язылырлык шәхесне карата алырлык энҗе бөртеге булганмын мин! 

Әзергә бәзер яшәдем

– Өйләнешү белән нинди дә булса шартлар куйдымы Туфан абый? Мисалга, язып утырам, комачаулама...

– Юк, без аның язганын сизми дә кала идек. Ул шуның кадәр рәхәт итеп эшли белде. Газапланып, безне дә интектереп иҗат иткәнен хәтерләмим. Казанга кайтып төпләнгәч, биш егет һәм Туфан белән мин яшәгән агач йортта гына авыр вакыт булды. Анда без ишек төбендәге бүлмәдә яшәдек, Туфан төне буе тәмәкесен пыскыта-пыскыта яза, мин Әлфия белән авырлы, йоклый алмый интегәм. Чыгып китәр бүлмә дә юк. Әмма мин аңа бервакытта да, син миңа комачаулыйсың, димәдем. Ул иҗат иткәндә комачауламаска, артык сүз катмаска икәнен болай да чамалый идем. Гаиләбез ишәйгәч, үз фатирыбыз булгач, өйдә саллы әсәрләр язмады дисәм дә була. Йә ял алып шифаханәләргә, йә авылга кайтып китә. Әмма язганчы, ул бөтен нәрсәне күңеленнән төгәлләп куя иде.Кәгазьгә төшерер өчен генә китеп язды. «Әлдермештән Әлмәндәр», мисалга, 21 көн эчендә язылган әсәр.

– Туфан абыйның шундый шәхес, танылган язучы булып китүендә Нәҗибә апаның да өлеше юк түгелдер.

– Минем аркада ул шундый кеше булды дип, мин Туфанның бер тамчы уңышына да дәгъва итмим. Ул үзе зур шәхес, ул үз-үзен үстергән кеше. Мин көне-төне театрда, гастрольләр белән чыгып китәм, Туфан үзен-үзе карап яшәде. Әмма һәрвакытта намуслы булды. Башка хатын-кызлар да кызыкмады түгел. Мин андыйларны күргәч, эчемнән генә, ышанмагыз сез аңа, ул мине генә ярата, дип тора идем. Шундый иде ул Туфан, шаярта-шаярта башкаларны ялгыштырса да, үзе бервакытта да ялгышмады. Читкә-миткә тайпылмады, үз-үзенә дә, гаиләгә дә тугрылык саклады. Безне ул һәрвакыт үз ышыгында яшәтте.

– Әле ярый, бернинди гастрольләргә йөрү юк, җанашым, өйдә генә утыр димәгән...

– Ул бит минем нинди кеше икәнемне белде. Без бит икебез дә иҗат кешесе, театр җанга да, канга да сеңгән. Гастрольләргә барганда һәрвакыт яныма килеп китә иде. Самолеттан курку тарихы, аннан бөтенләй аңа утырмый башлавы да минем янга Уфага килгәч булды. Болытлы ямьсез көн, күкри-күкри яшенли. Самолет зур тоткарлык белән утырды. Самолеттан төшкән Туфанның да йөзе нәкъ күк йөзе диярсең. Каршысына йөгереп баруыма да: «Кит, кит, кит, – диде.

– Мин башка бервакытта да самолетка утырмыйм». Әмма тагын бер утырды әле ул самолетка. Ул вакытта да – 1966 елда Бөгелмәгә барганда нәкъ шул хәл кабатланган. Ул аны өстән ишарә итеп кабул итте. Театр әллә нинди ерак җирләргә самолет белән очканда да, ул поезд маршрутлары сайлый башлады.

– Гаиләдә нинди иде ул?

– Бәрәңгене әрчүен мин әрчегәнмендер, әмма калган мәшәкать минем җилкәдә булмады. Бервакыт (хатын-кызлыгым баш күтәргән, күрәсең), нишләп син миңа акча бирмисең, дидем. Син үзең дә эшлисең бит, нәрсәгә кирәк сиңа акча, диде Туфан. Аның бит шундый сүзләре дә бар: «Әгәр суыткычың тулы ризык, торырга фатирың, ишек төбендә көтеп торучы машинаң булса, нәрсәгә кирәк ул акча?» Мин дә башка акча сорамадым. Әмма әзергә бәзер яшәдем. Мин бүгенгәчә сабын белән порошокның кайда сатылганын, ЖКУ, банкларның кайда икәнен белмим. Әллә нигә бер базарга ияртеп чыга иде мине Туфан. Анда да, әле озак буласыңмы син, кайтабызмы инде, дип, янында уфтанып басып тора идем. Ул миңа бер авырлык күрсәтмәде. Туфан белән узган гомерем бәхетнең үзеннән генә тора, әлхәмдүлилләһи шөкер. Халыкта, Нәҗибә Ихсанова дигән исемем, яраткан тамашачым булса да, минем әле тагын бер кадерле, кодрәтле исемем бар: «Туфан хатыны» дигән исем ул – минем горурлыгым.

Миңа роль бармы?

– Нәҗибә апа, ирегез драматург булгач, рольсез калу куркынычы булмаган да инде Сезгә. Көнләшмәделәрме?

– Мин, Туфан язып бетерүгә, миңа роль бармы, дип сорый идем. Ул минем аша иҗат итте. «Әниләр һәм бәбиләр»дә минем тышкы кыяфәткә туры китереп язылган Гөлфинә сүзләре дә бар. Мин матур түгел дип көрсенгән Алтынчәчкә: «Кара, мин матурмы? Кылыч борын, олы авыз...» – дигән җавап минем йөз төзелешеннән чыгып әйтелгән. Театрдагы хезмәттәшләрем, бәлки, көнләшеп тә алганнардыр, әмма йөзгә бәреп әйткәннәре булмады.

– Иң беренче әсәр белән танышу, беренче тәнкыйть тә Сезнең авыздан булгандыр. Колак сала идеме Туфан абый?

– Беренче реакцияне ул һәрвакыт гаиләдән алды. Мин аның төчеләнеп язганын яратмый идем. Үзгәрттерә идем. Туфанга җитдилек күпкә килешә. Тыңлады.

– Мин Туфан абыйның башта язарына түл җыеп, соңыннан әлеге тормыш этюдларын әсәрләрендә кулланганын беләм. Ә менә «Кызыл тышлы дәфтәр»нең чыннан да кызыл тышлы булу-булмавын күпләр белми.

– Амбар кенәгәсе кадәр беренче дәфтәр ачык кызыл төстә иде. Ул дәфтәр тулганнан соң кызыл тышлы дәфтәрләр эзләде Туфан. Әмма араларында кызыл тышлы булмаганнары да бар.

Әти гафу үтенә белмәде

– Әлфиясе, Туфан абый үзе әйтмешли, тач үзенә охшаган нәние тугач, үзгәрдеме?

– 1963 елның 1 гыйнварында, Яңа ел төнендә рәхәтләнеп биегәнгә күрә егерме көнгә иртәрәк туды Әлфия. Аны табып, күкрәгемә салгач та, шаккаткан идем. Тач Туфан инде менә: кара бөдрә чәч, кысык күз, күз карашына кадәр әтисенеке! Туфан бала белән әвәрә килде, бала әтисе алдыннан төшмәде дип әйтә алмыйм. Бәлки, Әлфиянең аңа бераз балачак үпкәсе дә бардыр. Аннан, Әлфия бит ул безгә бер мәшәкать күрсәтмәгән бала. Гел «биш»кә генә укыды ул, өлгер иде, бик башлы булды. Ул Туфанның бәләкәй копиясе. Холыклары белән дә алар әтисе белән охшаш. Ә ике плюс бер-берсеннән этәрелә бит. Туфан туры сүзле, шундук фикерен бәреп әйтә торган кеше. Әлфиядә ул яктан хатын-кызлык бар – ул әйтәсе фикерен җыеп әйтә. Әмма әйтә.

– Әти – зур шәхес, – дип сүзгә кушыла Әлфия апа. – Ә шәхесләр һәрвакыт каршылыклы була. Ул бер үк дәрәҗәдә кыю һәм куркак иде. Трибуналарда башкалар шөлләгән фикерне шәрран әйтеп бирерлек кыюлыгы булган әти самолеттан, табиблардан курыкты. Аннан, әти гаебен танып, гафу үтенә белмәде. Син әйткән сүзләрне тыңлап, нәрсәне дә булса шыпырт кына үзгәртеп куя иде ул, әмма, минеке дөрес булмаган икән, дигәне булмады. Мисалга, без аның белән авыл-шәһәр кешесе турында бәхәсләшә идек. Ул минем Казанны сагынып кайтуымны аңламый иде, янәсе, шәһәрнең нәрсәсен сагынып була? Мин аңа шәһәрдә туып үскән кешенең дә авыл кешесеннән берни белән дә аерылып тормавын дәлилләдем. Игътибар итсәгез, соңгы араларда ул пьесаларында авыл темасыннан бераз читкәрәк тә китте.

– Аның өчен дөньядагы иң әйбәт җир – Мәрәтхуҗа, иң әйбәт кешеләр Мәрәтхуҗада гына иде, – дип елмая Нәҗибә апа.

– Миңа биргән ике киңәшен онытасым юк, – ди Әлфия апа. – Бервакыт подъезддан чыгуга, мин бармагыма киелгән ачкычлар бәйләмен әйләндереп басып торам икән. Әти, алай эшләмә, җилбәзәклек билгесе ул, диде. Аннан, бервакыт әтине тәмәкесен пыскыткан килеш култыклап алдым. Анда да киңәшен гомерлек итеп бирде ул: «Бервакытта да тәмәке тарткан ирне култыклама, тартып бетергәч кенә култыклашырсың». Шуннан соң ул кинәт кенә тәмәке тартуын да ташлады. Ихтыяр көче нык иде.

– Яратуын ничек аңлата иде?

– Әлфияне үчтек-үчтек сөеп утырганын хәтерләмим, – ди Нәҗибә апа. – Ул бит гел эше буенча йөрде, чыкты да китте. Аннан, мин аны гаилә дип кенә яшәде, дип әйтә алмыйм. Аңа иң элгәре – татар, милләт булды. Шуңа да, Әлфиянең Данияр белән Диләрәсе туып, аларга булган игътибарны күргәч, үпкәләп тә куя идем. Янәсе, син бер дә Әлфияне болай итеп яратмый идең! Аннан, аның икенче ягы да бар инде – ул вакытта бит тормыш көтәсе бар, өлгермәгәндер дә. Ул Әлфиягә яратуын башка төрле аңлатты – аңа да, оныкларыбызга да ныклы җирлек әзерләде.

– Әтинең чын-чынлап яратуы Диләрә тугач булды, – ди Әлфия апа. – Ул бабасының тезеннән төшмәде. Диләрәгә сүз әйттермәде, кыз баланы гел яратырга гына кирәк, ди иде. Укырга кергәч, Диләрә авырлык белән укып китте. Мин борчылам инде, рәхәт нәрсә түгел бит. Әти: «Кыз балага нәрсәгә кирәк ул уку, бәхете булсын», – диде. Кечкенә вакытта мине алып калганын хәтерләмим, ә минем балалар белән берүзе авылга яшәргә кайтып китә иде. Даниярның чүкеч-пычкы тота белүләре – бабасы мәктәбе. Шулар белән әвәрә килеп, ашарларына пешереп, тәрбияләде әти.

– Әтиегезгә кайсы ягыгыз охшаш та, кайсы ягыгыз белән кайтыш Сез, Әлфия апа?

– Мантыйкый фикерләү ягыннан без бер-беребезгә бик охшаш. Дөньяга караш аерыла иде. Бәхетле булу нисбәтеннән минем караш «камерный», әти исә масштаблы шәхес. Миңа хатын-кыз, әни булу кебек кыйммәтләр өстен, әтигә милләт өчен җаваплылык, тарих-киләчәк турында уйланулар мөһим иде. Миннән дә, бәлки, ул шундый масштаблылык көткәндер... Татарны олылау шуның кадәр көчле иде анда, русча берәр сүз генә кыстыр, шундук аркасы белән борылып баса ул сиңа. «Мин русча аңламыйм», – гына ди иде. Шуның белән мине дә, балаларымны да саф ана телле итте. 

Туфанча яшәү

– Без Туфан белән Туфанча яшәдек, – ди Нәҗибә апа. – Көчле рухлы булуы белән безне буйсындыргандыр инде ул. Ул үзе ничек теләде, шулай яшәде. Бик мавыгучан иде – әнә шкаф тулы сыннар, кечкенә кошчыклар. Үзенә шөгыль табып, шуннан тәм алып яши белде. Әмма ничек яшәде! Үз финанслары белән дә үзе идарә итте. Әнә «Сәхнә» журналын үз баласы итеп кабул итеп, нинди шартлар тудыра алды! Аннан, Туфан ул үзе бер энциклопедия, үзе бер институт булган шәхес!

– Әти үсештән туктамады, – дип дәвам итә Әлфия ханым. – Мисалга, видеокассеталарны CDга күчерергә кирәк булды аңа. Ярдәмгә Данияр килде. Ә әтинең «байлыгы»ның очы-кырые юк. Берара Даниярга карап өйрәнеп басып торды да үзе тотынды ул бу эшкә. Юкса мин дә шунда инде. Данияр аңлатуларының яртысына җиткәч, минем мәгълүматны кабул итү туктала, аңлый алмый башлыйм, ә әти шундук мыегына чорный. Интернет кергәч тә, ул аны кабул итмәде, өйрәнүне дә кирәксенмәде. Әмма бераздан фикерен үзгәртеп, компьютер белән дуслашты.

– Ризыкка талымлы түгел иде дип беләм Туфан абыйны?

– Ит бәлеше ярата иде ул. Диләрәнекен аеруча. Кыстыбый, безнең якта дүрочмак дип аталучы ризыкны (бәрәңге ватрушкасы) яратып ашады. Балыкка исе китә иде, әмма ул һичшиксез, елга балыгы булырга тиеш.

– Туфан абый дигәндә, аның җир яратуы, авыл тормышына тартылуы гомер буена сузылган төп аорта иде булса кирәк?

– Ул җирсез яши алмады, – ди әдип кызы. – Безне дә эшләтте. Бәрәңге игүдән дә күпләп корт чыгу гына коткарып калды. Әти, кирәкми бит инде бу безгә, дия башласаң: «Ялкауланырга сәбәп тапмагыз», – дип кырт кына кисә иде. Данияр сүзенә генә колак салгалады. Ул кәгазьгә язып, кишер-бәрәңгенең, бакчада үстерсәң, күпмегә чыга да базардан сатып алсаң, күпмегә төшәсен аңлатты. Оныгының сүзенә колак салды әти – түтәлләр санын киметте. Ә болай кирелеге бар иде инде. Диләрәнең кызы Сайдә күзлекле кешеләрдән курка иде. Мин дә, ирем дә күзлекле – без бала янында күзлекне салабыз, ә әти салмый. Тәки күзлекле килеш яраттырды ул үзен. Сайдә аңа үзе тартыла башлады.

– Мин дә аңа, олыгайгач, Туфан, безгә хәзер нигә кирәк бакча, язып, театрга йөреп, рәхәтләнеп кенә яшик, ди идем, – ди Нәҗибә апа, күз яшьләрен сөртеп. – Ә юк, аңа һаман бакча кирәк булды, тавыклар алырга кирәк, аларга кетәклек төзергә кирәк...

– Нагорныйдагы өйгә биш тавык алгач, миңа шалтыратты әти. «Кетәклек төзедем шуларга, бу инкубатор тавыклары кунаклый да белми торган нәрсә икән. Нишләтергә инде боларны?» – ди. Мин чыдый алмыйча көләм: «Үзең менеп күрсәтсәң генә инде, әти». «Шулай итми булмас», – диде. Күршедә генә бертуганы Альберт абый да әйткән моңа: «Сиңа нәрсәгә кирәк инде тавык, әйтсәң, һәр көнне китереп бирәләр бит ул йомырканы». «Әле мин тагын ике күркә дә алам», – дип, фырт кына кереп киткән әти...

Авыруын санга сукмады

– Йөрәк авыруы күптән бар иде, – ди Әлфия апа әтисе турында. – 2010 елда аңа планлы рәвештә операциягә керергә куштылар. Кая инде операциягә керү ди? Ул бит заманында аппендицит пристубы белән скорый алып киткәч тә, хастаханәдән расписка язып чыккан кеше. Ясатмады ул чакта операциясен. Былтыр, үгетли-үгетли, күзенә операция ясаттык. Ике күзе дә әйбәт күрә башлагач, үзе дә шаккатты. Күзлекне имидж өчен генә кия башлады.

– Санга сукмады ул чирне, – ди Нәҗибә апа да. – Нәкъ Әлдермештән Әлмәндәр кебек. Чир яткан кешегә генә ябыша, ди торган иде. Шуңа үҗәтләнә-үҗәтләнә эшләде. Үссүзле иде бит инде ул, бәгърем...

– Быелның ел башында миңа әйтте ул: «Мин китсәм, кинәт китеп барырмын, йөрәк начарланды». Мин бит ирем белән Алматыда яшәдем. И җибәрәсе килмәде инде аның мине. Шалтыраткан саен, «Әле кайчан кайтасың, кайтасыңмы әле?» диде. Апрельдә шифаханәдә булды ул: «Мин ай ахырына чыгам, кайт, үзем каршы алам», – диде. 26 апрельдә мин кайттым, әти каршы алды, үзе 2 майда китеп барды...

– Янында идегезме?

– Әти түр бүлмәдә аерым йоклый иде, төнгә кадәр язып-сызып утыргач, әни башка бүлмәдә йоклады. Хәле начарлангач, ул башта кардиологка шалтыраткан, аннан – Диләрәгә. (Телефоныннан карап белдем.) Мин ул вакытта Диләрәләрдә идем. Төнге унбер. «Кил, кызым, мин үләм», – дигән... Диләрә пижамадан чыгып йөгерде, мин оныгым Сайдә белән калдым. Алар барып җиткәндә, ул инде аңында булмаган... Төнге өчтә Германиядәге Даниярга шалтыраттык, улым 12 сәгатьтән кайтып җитте.

– Балаларны читкә җибәрәсе килмәде аның, – ди Нәҗибә апа. – Олыгая-олыгая гел бөтенебезне туплап тотарга тырышты. Яшьлегендә биреп бетерми калдырган мәхәббәтен, җылысын бирде. Әмма ул әле ким дигәндә ун ел яшәргә тиеш иде...

– Гомерем озын, картлыгым кыска булсын, ди иде әти, – ди Әлфия апа, күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Аның картлыгы булмады да инде. Үлемне бәхетле дип әйтергә ярамыйдыр, әмма әтинеке кебек үлемгә, кем әйтмешли, чират торалар. Ул тормышта «везунчик» иде – үзенчә яшәргә теләде һәм үзенчә яшәде дә. Әнине үлеп яратты – ураза вакытларында әнигә авыз ачарга, сәхәргә дип киптерелгән җимешнең нинди генә төрләрен алмый иде ул! Юып, савытларга аерып, хасиятләп куя, гаилә өчен бөтен шартларны тудырды. Аның киткәненә дә ышанып булмый бит. Әле өстәле өстендәге язмаларын аерып утырам, ә үземә ишектән әти килеп кереп: «Минем өстәлемдә бөтен әйбер мин куйганча торсын», – дияр кебек...

– Төшкә керәме?

– Әти бит ул кошчыклар ярата иде. Аны озатып кайткан көнне үк тәрәз пыяласына бер нәни кош килеп бәрелде. Килеп бәрелә дә пыяла буйлап түше белән шуып төшә. Мин тәрәзәне ачып куям, кер инде, дим. Керми. Кырыгына кадәр әлеге кошчык һәр көнне килде. Кырыгын уздыргач, башка күренмәде...

– Озак төшкә кермәде, – ди Нәҗибә апа. – Җаны тынычтыр, бәгъремнең. Менә күптән түгел генә күрдем, әмма ачык итеп түгел...

Чәй табыны артында көлә-елый Туфан абыйны бик озак искә алып утырдык әле без. Туфан абыйны елмаймый искә алып та булмый кебек, шул ук вакытта югалту ачысы да җанны иңрәтә. Әлфия апа сөйләгән соңгы тарихтан мин тагын бер тетрәп киттем.

«Диләрәнең төшенә еш керә әти, – диде ул. – Соңгы керүендә Диләрә бабасы белән бергә аның кабере янында басып торалар икән. Шуннан кабер өстендәге җиргә ишарәләп, әти: «Менә бу җир буш тормасын дип, редиска чәчтем әле», – ди икән». Без үзебез көләбез, үзебезнең күзгә яшь бөялә. Туфан абый, дим, Туфан абый, анда да мутлыгыңны җуймагансың икән...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.07.2012
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»