18.07.2012 Җәмгыять
Фирүзә Хәлимуллина: "Көтеп арыдым"
2012 елның 26 маенда “Социальная газета»да “Көтеп арыдым” исеме астында мәкалә басылып чыккан иде. Шуннан бирле инде айдан артык вакыт үтте, ә мәкалә героеның тормышында бернинди үзгәреш тә күренми. Район җитәкчеләре бәлага тарган хатынга ярдәм итәргә ашыкмыйлар, ә ул үзе: ”Мин бу өйдә тагын бер кыш чыга алмам ахыры, йә туңып үләрмен, йә өстемә түбә ишелеп, мине тереләй күмәр инде”, - дип, кайгыга төшеп утыра... Бүген без бу мәкаләне “Бердәмлек” укучыларына да тәкъдим итәбез.
Похвистнево районының Подбельск авылында яшәүче Фирүзә Хәлимуллинаның хаты безне юлга чыгарга мәҗбүр итте. Хатта язылган хәлләр борчу уята һәм хәтта куркыта да. Менә инде җиде ел буе инвалид хатын һәм аның улы кышкы суыкларда температурасы -10 градустан күтәрелмәгән, менә-менә ишелергә торган өйдә яшиләр.
“Төнлә өстебезгә икешәр мамык юрган ябынабыз, әле аның өстенә тун да ыргытабыз, электр җы-лыткычларыбызны беркайчан да сүндермибез, ә шулай да салкын, бүлмә буйлап җил уйный”, - дип яза Фирүзә Галимулла кызы.
Җирле хакимият тә бу проблема белән таныш. Әле 2006 елда ук Похвистнево район администрациясенең торак-хуҗалык комитеты вәкилләре килеп, өй тузган һәм яшәү өчен яраксыз, дигән нәтиҗә ясаган булганнар. 2007 елда гаиләне яңа фатир бирү өчен чиратка да куйганнар. Шуннан бирле алты салкын кыш үткән, ә арба һаман бер урында тора. Юк, бер урында түгел, артка тәгәри, чөнки бу иске өй елдан-ел туза гына бара, ә яхшы якка үзгәрешләр күренми.
Дөресен әйткәндә, Подбельскига барып, бу өйне карап кайтырга ниятләгәч, Фирүзә апа буяуларны бераз куерта төшәдер әле, дип уйлаган идек. Район хакимиятендә бу хәтле каты бәгырьле кешеләр эшләмәвенә, кеше бәласенә бу кадәр битараф булмауларына өметләнгән идек. Нәтиҗәдә, барысы да хатта язылганга караганда да начаррак булып чыкты.
Ташландык сарайга охшаган, караеп беткән агач өй поселокның арт урамнарының берсендә кыйшаеп утыра. Түбә матчалары өстеңә ишелеп төшәргә әзер, ә идәннәре, киресенчә, үрә торып баскан, янкорма бөтенләй череп ауган. Өйнең агач диварлары да тузган инде, урыны-урыны белән хәтта урам да күренеп тора. Бу өй, җиңелчә генә төртсәң дә, ишелер сыман. Фирүзә Галимулла кызының улы тишекләрне ничек тә булса капларга, обойлар артына яшерергә тырыша. Әмма черекне ямадың ни дә, ямамадың ни...
“Кышкы ачы җилләрдә өй селкенә, - ди хуҗа, - шул вакытта йөрәгем кыса башлый, түбәсе өстемә төшәр кебек тоела. Бик салкын булганда күршеләргә сыенабыз, рәхмәт инде, куып чыгармыйлар. Аларның яхшылыгы булмаса, күптән туңып үлгән булыр идек инде”.
...Фирүзә 10 яшьлек улы һәм әтисе белән 2000 елда Самара өлкәсенә Үзбәкстаннан күчеп кайта. Шул вакытта андагы җирле халык русларны да, татарларны да кинәт кенә өнәп бетерми башлаган иде бит. Үзбәкстандагы өйләрен бик арзан бәягә сатарга туры килә. Алар шул акчага биредә бик иске өй сатып алганнар, һәм моңа да бик шат булганнар, билгеле. “Ярар, яңа өй салып керербез әле”, - дип өметләндергән әтисе. Ә үзе озак та тормый үлеп киткән.
Фирүзә улы белән шушы өйдә утырып калган. Туганнары да, дуслары да юк бу якларда. Ире балага алимент түләми, ә Фирүзә үзе, сәламәтлеге булмау сәбәпле, эшли алмый. Мәҗбүри күчеп килүче статусы да әтисендә генә булган, ә Фирүзәнең пропискасы Россиянеке.
Фирүзә улын зур кыенлыклар белән үстереп, аякка бастыра. Күптән түгел генә ул армиядә хезмәт итеп кайткан, Самарага барып, заводка эшкә урнашкан, тулай торакта урын биргәннәр. Яңа эшли башлаган егетнең хезмәт хакы әлегә 7 мең сум гына. Ә Фирүзә, инвалид буларак, 5700 сум пенсия ала. Шулай итеп, яңа өй салырга аларның акчалары юк.
Район администрациясенә йөри-йөри дә туйган инде Фирүзә. Анда аларга яңа йорт алып бирергә акча булмауга сылтыйлар. Һич югында ветераннар пансионатына күчеп китәргә димлиләр.
- Миңа бит әле илле яшь тә тулмаган. Нинди ветераннар пансионаты булсын инде? Ә улым кая китсен, урамда яшәсенме? Хәзерге заманда заводта эшләп фатир алган кешене күргәнем юк әле. Минем да картлык көнемдә җылы өемдә яшәп, оныкларымны тәрбияләргә булышасым килә. Белмим инде, бу хыялым берәр кайчан тормышка ашармы, юкмы. Булмаса, чиратта без беренче торабыз бит. Көтеп арыдым инде...
Самара өлкәсенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, районда моның өчен акча бар. “2011 елда “Гражданнарны тузган йортлардан күчерү “ өлкә программасы буенча Похвистнево районына 32,016 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага 60 гаиләне 24 фатирдан һәм дүрт өйдән күчерү каралган. 2012 ел башына бу акчаның тик 17,393 миллионы гына үзләштерелгән. Шуңа күрә программаны тормышка ашыру декабрьгә кадәр озайтылды. Ә инде чират барышын күзәтү - җирле үзидарә эше”, - дип җавап бирделәр министрлыкның пресс-хезмә-тендә.
Хәзер инде Хәлимуллиннар гаиләсе проблемасын Самара өлкәсендә кеше хокукларын яклау буенча вәкил Ирина Скупова үз контроленә алган. Тагын күпме көтәр икән инде Фирүзә апа?
Влад ГРАМОТЕНКО фотосы.
---
Бердәмлек
№ Ìàðèíà ÃÎÍ×ÀÐÅ&Iac | 18.07.2012