• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
31.10.2008 Матбугат

КӘГАЗЬ МАТБУГАТКА ЮККА ЧЫГУ КУРКЫНЫЧЫ ЯНЫЙМЫ?

Кушма Штатларда газеталарның таралу һәм сатылу күләме кими. Бу хакта АКШта матбугатны тарату өлкәсен күзәтүче Аудиторлар бюросы хәбәр итте. Бюро соңгы ярты елны күзәткән һәм югалтулар турында саннар китергән. Әмма кайбер нәширләр бу йомгаклар белән килешмәде. Татар басмаларын да югалту көтмиме?

The "Wall Street Journal"  да басылган мәкаләдә, “Хәлләр Бюро хисабында күрсәтелгән кебек ук куркыныч түгел”, дип әйтелә. Әмма Бюро саннары күрсәткәнчә, кайбер зур шәһәр басмаларының таралуы ике тапкырга диярлек кимегән.

 

Бюро белгечләре моны бәяләрнең артуы, ташламалы шартарда сатылучы газеталарның сатуга азрак чыгарылуы, басмаларның ерак төбәкләрдә яшәүче әбүнәчеләр белән эшне туктату кебек сәбәпләрне китерә.  

 

Интернеттагы мәгълүмат чараларының үсүе дә кәгазь газета укучыларның кимеүенә китерә. Америка нәшире Advance Publications, полиграфия өлкәсе быел 40 миллион доллар күләмендә зыян күрәчәк дип фаразлый. Зур басмалар инде хәзер ук чыгымнарын киметергә тырыша, Нью-Джерсидагы зур газета җитәкчелеге хезмәткәрләр санын 40% кыскартырга җыена. Сүз 150 эш урынын бетерү турында бара.

 

ТЕХНОЛОГИЯ ЭЛЕККЕ ТӘРТИПЛӘРНЕ ҮЗГӘРТӘ

 

Америкада дәрәҗәле саналган "Christian Science Monitor" газетасы кәгазьдәге көндәлек басма буларак чыгудан туктау һәм тулысынча интернет-газетага әверелү турында белдерде. Газета моны басма газета базарындагы кыенлыклар белән аңлата. 100 ел буе кәгазь газета буларак чыккан “Монитор”ны  укучылар атнага бер, журнал рәшендә генә сатып ала алачак.

 

"Монитор" җитәкчелеге басма мабугат өчен төзелгән элекке бизнес-модельләр башка нәтиҗә бирми, дип белдерә. Алар бу үзгәрешләр басмага яңа шартларга җайлашырга ярдәм итәр дип өметләнә. Бу хакта lenta.ru хәбәр итте.

 

РУСИЯДӘ ПРОБЛЕМАЛАР БАШКА

 

Русиядәге басма матбугат та яшәү өчен көрәшә. Технология алай ук зур үсеш алмаса да,  нәшриятләрнең чыгымнары артуы үсәргә ирек бирми. Сентябрьдә Русиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры белән очрашуда, яхшы сыйфатлы ак кәгазьгә таможня салымының 15% дәрәҗәсендә булуы бу өлкәдәге үсешне тоткарлый, дип әйтелде.

 

Министр бу салымны киметү тырышлыкларына теләктәшлек белдерде. Күптән түгел, басма матбугатны таратучылар Берләшмәсе Русия президентына мөрәҗәгать юллады. Аның авторлары бу өлкәгә финанс ярдәм күрсәтү һәм салымны арттырмау турында сорыйлар. 

 

Әмма шул вакытта PricewaterhouseCoopers тикшеренүләр алып баручы оешма фикеренчә, алга таба басма матбугат табышлы бизнес була ала, чөнки бу оешма үткәргән тикшеренүгә караганда, укучылар һаман да кәгазь газета, журналларны укырга тели. Шул ук вакытта, тикшерү 60% кулланучыларның мәгълүматларны электрон рәвештә алырга теләвен дә ачыклаган. Бу хакта Экстремальжурналистика үзәге сәхифәсе хәбәр итте.

 

«Труд» газетасы басма матбугат журналистларын финанс кризис шартларында эшсезлек куркынычы янаган һөнәрләр исемлегенә кертте.

 

Газеталарның тиражлары кими, бу төр матбугат табыш китерми, дип яза “Труд” газетасы һәм хәбәрчеләргә башка өлкәләрдә эш эзләргә киңәш бирә.  

 

ТАТАР МАТБУГАТЫ ЮККА ЧЫКМАСМЫ? 

 

Татарстандагы күпчелек басма матбугат дәүләт ярдәме белән чыга. Бу шартларда да язылу бәяләре артып килде. Милли, балалар матбугатының тиражлары еллар буена төшеп барды. Моны белгечләр татарча укучылар саны кимүе, халыкның газеталарга язылырга акчасы җитмәве белән аңлатты.

 

Әмма шул ук вакытта, соңгы дистә елда барлыкка килгән хосуси татар газеталары әбүнәчеләр, укучылар армиясен арттырып килә.

 

Технологияләр, интернетны куллану киң таралмаган Татарстан районнары өчен басма газеталар һаман да актуаль мәгълүмат чыганагы булып кала.

 


Бикә ТИМЕРОВА
Азатлык
№ --- | 31.10.2008
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (8254) / 01.11.2008 18:23:16

авторнын куелган соравына жавапы бармы юкмы, эллэ нэрсэ шунда,эллэ анлап бетермэдемме мэкалэне,укуы да эллэ ни кызык булмады, икенче кат укыйсы килми...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar