• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
31.10.2008 Шоу-бизнес

РЕНАТ ИБРАҺИМОВ КҮПХАТЫНЛЫЛЫК ЯКЛЫ

Русиянең халык артистының ничә тапкыр өйләнүендә хәтта массакүләм мәгълүмат чаралары да бутала башлады. Мисал өчен, пәнҗешәмбе көнне Интерфакс агентлыгы Ибраһимов күптән түгел икенче тапкыр яшь кызга өйләнде дип язса, “Beчерний Челябинск” бу артистның инде өченче хатыны булуын белдерә.

Ибраһимов үзе ир кеше гомерендә 3 хатынга өйләнергә тиеш дигән фикерне алга сөрә. Аның фикеренчә, беренче хатын белән 20дән алып 40 яшькә хәтле яшәргә кирәк, аннан соң инде хатын-кыз табигать биргән бурычларын башкара алмый. Һәм бала тудыру өчен яшь кызга өйләнү тиешле. Әмма артист өчен бу гына да аз. Ир кеше 60 яшендә инде тагын яшь хатын алырга зарур дигән фикерне алга сөрә, чөнки икенче хатын картайган була.

 

Ибраһимов үз сүзләрен бушка җибәрми. 61 яшьлек артист күптән түгел Света дигән 20не дә тутырмаган кызга өйләнде. Кайбер басмалар аның бу икенче хатыны дисә, икенчеләре инде өченче дип яза.

 

Ибраһимов үзе яшь хатынны мактый.

 

“Ул намаз укый һәм дин безнең нигезебез булып тора. Тәмле итеп ашарга да пешерә”, дип белдергән иде Ибраһимов Самарда мәчеттә булганда Азатлык хәбәрчесенә.

 

Аңа хәтле ул элекке хатыны Альбина турында: “Ул минем хыялымдагы хатын-кыз”, диде .

 

Ибраһимов фикеренчә, Коръән күпхатынлылыкны хуплый һәм аны канунлаштыру яхшыга гына булачак.

 

“Ислам илләрендә күпхатынлылыкның үз өстенлекләре бар дип мин һәрвакыт әйтә килдем. Анда ташланган хатыннар һәм балалар юк”, дип белдерә җырчы “Аргументы и факты” газетасына.

 


---
Азатлык
№ --- | 30.10.2008
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (8358) / 05.11.2008 09:27:46

Маладис Риант абый. эле тагын бер 3–4 тапкыр улэнеп олгереп, урнэк курсэтэ ала безлэргэ

№8 (8245) / 01.11.2008 17:15:44

Беренче гаилэсе атеист-урыс иде. Икенче гаилэсе - бахаист-чуваш-татар булды. Оченчесе - моселман - татар! Ярар эйдэ, Светага Мэскэудэге фатирын яздырып калса ярар инде.

№7 (8242) / 01.11.2008 17:08:31

Тема буенча Нобель премисяен алып булмаса да, диссертация яклап була. Тормыш. Хәят. Өйләнгәндә берәү дә сөйгәне - киләчәктә балалар үстереп бергә гомер итәчәге пары белән 10-15 елдан соң аерылышырбыз дип сүз куешмый торгандыр. Әгәр егетнең бу сүзләреннән соң да риза булганнар бар икән, ә андыйлар бары акчага, "рәхәт" тормышка гына кызыгып бара ала бу адымга, - мин аларны кызганам. Анна Николь Смитны гына мисал итеп китереп була. Ну ярар, торсыннар да ди, минем анда ни эшем бар ди. Безнең җырчы апайлардан һәм абыйлардан инде ничәнче ирене-хатыныны "алыштырган", исәбене үзләре дә югалтканнары азмы? Бик күп алар да. Бу аларның яшәү бозыклыгыннан, кыйбласызлыгыннан да киләдер күпмедер. Чөнки туплап анализлап караганда, төртеп күрсәтерлек хакыйки җитди сәбәпләр аз. Иң кимендә гади халыкка бу шулай тоела. Алар бит халыкның йөзек кашы, үрнәк булырга тиешле кешеләр. Бернишләтеп булмый, җир шары күтәрә барыбызны да. Аннан замана балаларының тагын бер шаукымы - гражданский браклар бар бит: әйдә бераз торып карыйк, пар булмасак, таралышырбыз син "Буага", мин "Баулыга" диләр дә яшәп карыйлар. Күбесе яшәп тә китә, сүз дә юк. Бер караганда көн саен яңа партнерга караганда бу да акланырлык бер дәлил. Но мин үзе бер генә өйләнер идем. Аллаһ боерган булса. Әтинең әнигә, әнинең әтигә 27 ел яшәү дәверендә бер генә мәртәбә -"Мин китәм(я дә син кит) картайдың, табигатьнең бурычларын үти алмыйсың" - дигәннәрен ишеткәнем булмады. Икесе дә 60ның өстендә, шуңа һөрмәт итәләр дә аларны һәм алар кебекләрне. Баш исән булсын!

№6 (8228) / 01.11.2008 12:48:38

Куп хатынын булса, аларны бит эле финанс ягыннан да содержать итщргщ крэк. Аларны бертигез яратырга да кирэк бит эле. Икенче хатын картайган була дисез. Э ир-атлар картаймы мени? Хатын-кыз яшенэ карамастан хэрчак гузэл зат булып кала белэ. Карт хэм ямьсез хатын-кызлар булмый!!!

№5 (8182) / 31.10.2008 19:59:40

Беренче хатын Енисе
Икенчесе Рейсе.
Оченчесен де алырбыз,
Рейсе кекерейсе...

Еййе, бу бер такмак. Тик хезерге вакытта кешелер Ренат Ибрахимовка гына кагылмый, гомумен ейтем "Ислам да куп хатынга ойленерге ярый, ене бит пейгамберебез де ниче хатынга ойленген",-диеп узелерен яклыйлар хем токереклерен чечеп "дерреу кубалар". Е мене ул кешелер Коръенне яисе ислам "гыйлме хелен" ягъни ислам китапларын ачып укыганнары бар микен сон?! Юк! Ник? Чонки ачып укып караса "анянны икен" диячек. Укымый ул аны, чонки андагы мегълуметлер анын файдасына тугел. Укып карагыз еле "Дон Жуаннар". Купхатынлылыктагы гаделлекне безнен баш миебез кутере де алмый. Бу кеше хаккы, бу хакнын "авырлыгы" бигрек нечке меселе... Шушы нечке меселене чише алсак кем телемес икенче хатынны

№4 (8157) / 31.10.2008 14:06:29

Скорее всего Ринат әфәнденең үзен озаталардыр, чөнки кайсы нормаль хатынның үзен чираттагысы гына итеп тоясы килсен. Ибраһимов бөтен дөньяга хатын алыштырып торырга кирәк дип акырып шулардан үч кенә ала -- обычный психологический прием. җитмәсә ислам дигән булып акланмакчы була. җүнле ир булса ташламаслар иде.

№3 (8156) / 31.10.2008 13:58:10

Кем кемне аергандыр әле

№2 (8147) / 31.10.2008 10:24:59

Ренат эфенде ике хатын белән бергә тора булдымы инде, или ул беренчесен, яраксызга чыгарып, аерганмы?

№1 (8146) / 31.10.2008 10:13:30

Ә миңа теге үрмәкүчләрнең табигате ошый -- ана үрмәкүч ата үрмәкүчне үзенә кирәк максатларда бик әйбәтләп кенә сыга да, булачак нәселгә нигез салынгач, ата үрмәкүчне тәмләп чытыр-чытыр китереп ашап куя. Минеке генә һәм башкаларга тәтемәсен! Свежий килеш ашап куярга кирәк. Хәер, Ринат Ибраһимов күп кулланылышта булгач тәмсездер ул

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar