15.07.2012 Җәмгыять
Гали гармуны – гомерлек дустым
Данлыклы тальян гармунын ясау остасы Гали Гәрәевнең 100 еллык юбилеена багышлап Камышлыда уздырылган “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале турындагы язманы “Бердәмлек”тән укыгач, бигрәк тә гармунчыларның чыгышын Казанның ТНВ каналыннан карагач, үземнең яшьлек елларым искә төшеп китте. Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде бит: ашарга - ризык, кияргә кием юк. Шулай да, 1943 елда әтием бер кешедән Гали Гәрәевнең тальян гармунын алып кайтты.
Акча булмаганлыктан, ул аны бер сарыгыбызга алыштырган. Ул вакытларда безнең Идәй тирәсендәге авылларда гармун дигән нәрсә бөтенләй юк иде бит. Шуңа күрә безнең әти янында бөтен мәдәни тормыш кайный башлады.
Миңа ул вакытта 12 яшь кенә булса да, колхозда эшли идем инде. Ә эштән кайткач, әтинең гармунын алам да, бакча башына чыгып утырам һәм үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәнәм. Үзем җырлыйм, үзем гармун бакаларына баскалап, көй чыгарырга тырышам. Шулай азаплана торгач, бераз булдыра башладым бит. Хәзер инде бакча башына түгел, урамга чыгып уйнарга да мөмкин. Яныма кызлар, егетләр, тол хатыннар җыела да, моңланып, сөйгән ярларын исләренә төшереп, җырлап утыралар. Әти белән әни дә мин уйнаганны бик яраталар иде, алар да безнең янга чыгып тыңлап торалар.
Кышка таба бию көйләрен дә өйрәндем. Элек бит такмакка бии торган гадәт бар иде. Гармун тавышын ишетүгә кызлар-егетләр урамга чыгалар да, гармунчыга ияреп, кич утыру урынына баралар, ә әби-бабайлар, тол хатыннар сугыш кырларында калган ирләрен һәм улларын исләренә төшереп, күз яшьләрен сөртә-сөртә өйгә кереп югалалар.... Ә яшьлек – яшьлек инде ул. Аулак өйдә төн уртасына кадәр бию, җыр, шаян такмаклар тынмый, иртәгә кемгә повестка, кемгә туганының үлү хәбәре килер икән дип уйлап, куркып утыру юк.
Минем дә өч абыем бу вакытта сугышта иде. Иң олыбыз, Газиз абый, сугыш кырларында ятып калды, икесе - Вагыйз һәм Гаяз, яраланып кайтты, шулай булса да, әле күп еллар колхозда эшләделәр.
Мине 46нчы елда ФЗОга алдылар. Гармун, әлбәттә, абыйларга калды. Алар да уйнарга өйрәнделәр һәм гомерләре буена әтинең гармунында уйнап юандылар. Мин дә ялга кайткан вакытларымда дустым Әсгать Насретдинов белән шул гармунны тотып Губанкүл, Әбдери клубларына, йә кызлар җыелган җиргә бара идем. Соңрак, Алмалы авылы кызы Сәриягә өйләнгәч тә, гармунда уйнауны ташламадым, чөнки ул җырларга да, биергә дә бик ярата иде.
Ә әтинең сарыкка алыштырган гармуны миңа 55 елдан соң, абыйларым вафат булгач кына әйләнеп кайтты. Әнә ул, яшьлек истәлегем, минем кебек үк боегып утыра. Кемгә уйныйм соң инде хәзер? Яраткан хатыным Сәрия дә, улым да бакыйлыкка күчтеләр. Дуслар да, туганнар да кайсы кая таралышты...
Булмаса, берәр Сабантуйга гармунымны тотып чыгып, бер сиптеримме әллә?! Күрсен яшьләр, ничек ял итеп, ничек күңел ачып булганны! Ишетсеннәр бездән татар моңын, татар җырын! Без күрсәтмәсәк, кем күрсәтсен соң аларга татар җанын?!
Гомәр СӘГЫЙРОВ, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны
Бердәмлек
№ --- | 15.07.2012