|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2012 Җәмгыять
![]() Криштиану Роналду бүген татар кызына өйләнәБүген Португалиянең Мадейра утрауларында зур бәйрәм көтелә – танылган футболчы, “Реал” (Мадрид) һөҗүмчесе Криштиану Роналду татар кызы Ирина Шәйхелисламова белән язылыша. Дөньяның мода бизнесында Ирина Шейк буларак таныш милләтәшебезгә 26 яшь, ул Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск шәһәрендә туа. Әтисе шахтер булган, тик кыз мәктәптә укыганда үпкә авыруыннан үлгән. Әнисе – музыка укытучысы. 2005 елда Шәйхелисламова Парижны яуларга китә һәм брендлы фирмалар белән хезмәттәшлек итә башлый: Guess, Lacoste, La Perla и Intimissimi, шулай ук Sports Illustrated, Paris Capitale Magazine битләрен бизәп тора, дип искәртә kurshe.ru. Дөньяның иң яхшылардан саналган футболчысы белән Ирина 2010 елның язында фотосессия вакытында танышкан. Ул вакытта “сары” басмалар “Роналдога әлеге карарга килү җиңел булмагандыр”, дип фаразлаган, чөнки спортчыны аңа кадәр Пэрис Хилтон һәм Ким Кардашьян белән очрашып йөргән. Ирина Шейк та “гөнаһсыз” түгел икән – Криштиану белән танышканчы аның кавалеры булып «Linkin Park» барабанчысы Роб Бурдон саналган. Фотомодельнең әти-әнисе булачак кияүләрен инде күптән яратырга өлгергән. Әмма гаилә кору тәкъдимен “Реал” һөҗүмчесе татар кызына быел февраль аенда гына ясый. Сөйгән ярын ул Американың CBS каналында чыгып килүче Дэвид Леттерман шоусында катнашканнан соң тотып ала һәм мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү кирәклеген әйтә. Туйның төгәл датасын исә парлар футбол буенча Европа чемпионаты төгәлләнгәч билгеләгән.
|
Иң күп укылган
|