поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.07.2012 Җәмгыять

Коръән аша (Хикәя)

Сугыш арты еллары бу. Язгылыкта чәчү эшләрен тәмам иткәннән соң, бәрәкәтле яңгырлар шәфкатеннән ташламасын, уҗымнар дәррәү калыксын, игеннәр җәй буе күкрәп үссен дигән теләкләрен күкләргә җиткерү нияте белән, авыл халкы елның елында Коръән ашы уздыра. Гадәттә, бу вакыйга кыш һәм язны кичеп йончыган авыл өйләрендә түгел, сәхрәдә – чирәм-үләннәр борнаган табигать кочагында үткәрелә. Җиргә ашъяулыклар җәеп, үзләре пешергән ризык-тәгамнәрдән табын корып гәпләшеп утырулар, Коръән аһәңнәре һәм догалар белән тукылган мондый аш мәҗлесе һәркемнең күңеленә хуш килә, татулык, бердәмлек, сәгадәт, үзара аңлашу, бер-береңне хөрмәт итү тойгыларын көчәйтеп җибәрә.

Быелгы аш мәҗлесен үткәрүне үз өстенә алган Мөхәммәтҗан агай унике яшьлек оныгы Фәрхетдинне үзе янына чакырып алды. Малай ятим, менә шушы бабасы тәрбиясендә яши. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады аның. «Хәбәрсез югалды» дигән кара пичәтле хат әле дә булса матча эргәсенә кыстырылган килеш тора. Бу хат, күз яшьләрен күрсәтмичә генә, елый һәм сыкранадыр шикелле. Ходай кушып исән калгандыр, дип өметләнеп, малайның әтисе кайтмыйча, хатка кагылмаска, аны борчымаска дип тәгаенләп куйдылар. Өч ел вакыт узды, әмма эзсез-хәбәрсез югалган фронтовикның авылга, туган йортына һаман да кайтып кергәне юк...

Менә Фәрхетдин йөгереп керде дә яраткан бабасы каршына килеп басты. Бабасы Мөхәммәтҗан аңа сөеп карады, вәләкин тавышы бик таләпчән һәм җитди иде:

– Менә нәрсә, угланым. Сиңа бик җаваплы да, саваплы да йомыш кушам бүген. Хәзер үк күрше авылга, Сәләхетдин абыеңа чабасың. Иртәгә иртәнге сәгать унга килеп җитсен безнең тарафка. Коръән уку вазифасын без аңа тапшырабыз...

Малайның башы түшәмгә тигәндәй булды. Шулай булмый ни, бабасы аңа әнә шундый «пачутлы» эшне тапшырсын әле! Барачак, чакырачак ул Сәләхетдин абыйсын. Шундук иске сандалиларын киде дә, ыштан балакларын сызганып, юлга кузгалды.

Тургайлар җырын тыңлап, җил исеп китергән клевер һәм төрле чәчәкләр исен иснәп, юл тузанын туздырып, өч чакрым араны тәпили торгач, бервакытны Сәләхетдин абыйларының җил капкасы төбенә килеп тә басты. Чирәмле ишегалдына керде. Болдырга аяк баскач та, аның колагына өй эчендә яңгыраган көчле һәм серле авазлар килеп бәрелде. Ни-нәрсә булыр икән бу?

Бактың исә Сәләхетдин абыйның өйлә намазына утырган чагы икән. Ләкин ул аны көр тавышы белән бигрәкләр дә каты кычкырып укый иде. Изге Коръәннең күп кенә сүрәләрен һәм аятьләрен үзләштергән, аларны яттан белгән үсмер, бабасының йомышын әйтергә дә онытып, үзе дә сизмәстән-уйламастан, өлкән абыйсына әйтеп салмасынмы:

– Сәләхетдин абый, намазны бит кычкырып укымыйлар, кадере китә, диләр. Ихластан укылган догаларны Аллаһы Тәгалә болай да кабул итә...

Сәләхетдин, бу сүзләрне ишеткәч, намазыннан туктап, каерылып,малай ягына төксе караш ташлады. Кашлары маңгаена сикереп менде аның. Сәҗдә кылган җиреннән кинәт кенә сикереп торды да Фәрхетдинне якасыннан алып, тупас бер рәвештә ишегалдына селтәп ташлады. Малай, арыш көлтәседәй, чирәмлек өстенә очып төште. Болдырда басып калган Сәләхетдиннең:

– Әле син монда япь-яшь башың белән мине өйрәтергә килдеңме? Бар, хәзер үк авылыңа ычкын!.. – дигән сүзләре малайның йөрәгенә ук булып кадалды. Үзендә мондый рәнҗешне күтәрерлек көч табарга тырышты ул.

Фәрхетдингә бүтән чара калмаган иде: әйтер сүзен дә әйтә алмыйча, авылына кайтып китте. Япь-яшь кенә булса да, күз яшьләрен тыярга газапланды, аның күңелендә кинәттән эчке бер үҗәтлек, үзен-үзе раслау тойгысы уянды. Хаксыз бит Сәләхетдин абыйсы, хаксыз гамәл кылды ...

Кайтып җиткәч, бабасына бөтен хәлләрне тамчысын да яшермичә сөйләп бирде. Акыл иясе буларак, Мөхәммәтҗан агай бик тиз арада кискен карарга килде, сүзен өздереп әйтте:

– Син бит, улым, киләчәктә Коръән-хафиз буласы кеше. Аллаһының рөхсәте белән Коръән сүрәләрен, белгән аятьләреңне иртәгә син үзең укырсың, иншалла... Ә инде сине – ятим баланы шулай рәнҗетеп кайтару гөнаһысы өчен ул Ходай каршында үзе җавап бирер...

***

Икенче көнне сәхрәдә, яшел чирәм өстенә зур гына кызыл эскәтер җәелде. Табын исә бик тиз арада ризыклар белән бизәлде: балык бәлеше, өстенә вак ит турап салган бәрәңге өйрәсе, бал, түгәрәк ипи, балан суы һәм башкалар.

Бу бит сабан ашлыкларын чәчкәннән соң иң матур вакытлар. Күктә көмеш тургайлар талпына, ә җирдә җылы, кояшлы, баллы май ае. Якын-тирәдә бал кортлары безелди, чикерткәләр атылып китә, шомырт һәм сиреньнәрдән башыңны әйләндерердәй хуш исләр бөркелә. Табигать матурлыкка, сафлыкка, гармониягә чумган...

Бабасы әйткәнчә, Фәрхетдин – булачак яшь Коръән-хафиз үзенең вазифасын үтәргә тиеш иде. Ул шулай эшләде дә: каяндыр акылы җитеп, иң әүвәле хөрмәт сүзләре белән сугыштан әйләнеп кайтмаган авылдашларын искә алды, укылганнарның алар рухына багышланасын да искәртте. Аннары, яшь тавыш һәм Мисыр мәкаме белән, Коръән сүрәләрен укырга кереште. Табындагылар берьюлы тынып калды, һәммәсе үзенең эчке уйларына, теләк-ниятләренә бирелде.

Аш мәҗлесендә яулыкларын таратып бәйләгән апалар һәм әбиләр дә, кәләпүшле бабайлар да, табында үзләрен тыйнак тота белгән яшьләр дә бар иде. Мондый да күркәм-саваплы мәҗлес һәммәсен дә татулыкка, бердәмлеккә, үзара аңлашуга чакыра. Аларның күңелләре, яхшы һәм изге теләкләре күкләр кодрәте һәм дога аһәңнәре белән бергә кушылды. Әйе, мондый мәҗлестә һәркемнең күңеле-рухы сафлана, бары яхшылык кына эшләргә сусап тора.

Әлбәттә, тормыш тәҗрибәсе аз булган Фәрхетдиннең әйткән сүзләрен алга таба апалар, әби-бабайлар тулыландырырга тырышты. Бу җәһәттән, Мәйсуфа әбидән дә уздырырлык кеше булмагандыр. Ул, кәшимир яулыгын төзәткәләп алганнан соң, болай диде:

– Авылыбызның дистәләгән ир-егетләре сугыш кырында ятып калды. Бу – барыбыз өчен дә зур фаҗига. Аһ, шушы Гитлер явызның кулын тиз генә өзә алмадылар...

Аңа чатан Хәйри кушылып китте:

– Менә мин, җәмәгать, сугыштан аягымны өздереп кайттым. Аны кире кайтару өчен миңа беркем дә ярдәм итә алмый ич хәзер. Кешеләр кайчан гына сугышларсыз яши башлар икән?!.

Аш мәҗлесенең азагындарак Мәйсуфа әбидән мөнәҗәтләр укуын үтенделәр. Менә ул иң әүвәле ике кулын битләренә якынайтып, пышын-пышын килеп, белгән догаларын укыды да, аннары инде, матур тавыш белән, мөнәҗәтләргә күчте:

И Ходаем, бирче безгә

Йолдыз нуры, кичләрен.

Чиста булыр, ихлас булыр

Күңелдәге хисләрем.

Сабырлыклар – алтын, дип,

Борынгылар әйтеп киткән.

Ныклап бер уйлап карасаң,

Сабырлыкларга ни җиткән...

Борынгыдан, әби-бабаларыбыздан күчеп килгән, хәзер инде өлкәннәр телендә генә сакланып калган бу шигъри юллар, бигрәк тә соңгысы һәркемне тетрәтте, уйга салды. Күңелләренә иман һәм сафлык бөртекләре чәчте. Бу мизгелләрдә һәркайсы дөньяда фәкать яхшы гамәлләр генә кылырга тиешлеген аңлый һәм үзенең рухын шушы дулкынга көйли иде. Коръән мәҗлесе – чын мәгънәсендә әдәп, әхлак, тәрбия мәктәбе иде, билгеле.

Мәҗлестә катнашучылар Фәрхетдиннең кичә генә күрше авылга баруыннан һәм аның Сәләхетдин тарафыннан мәсхәрә ителүеннән хәбәрдар иде. Апалар һәм әбиләр, беравыздан: ятим баланы рәнҗеткән икән, үзенең балалары булмасын, дип, Сәләхетдингә ләгънәт-бәддога укыдылар.

Сәләхетдин дә ул кадәр үк мәгънәсез түгел икән: үзенең гөнаһысын йолу-йомшарту өчен, тиешле акчалар юнәтеп, үсмерне Бохара мәдрәсәсенә укырга җибәрү ягын кайгырта башлый.

Әмма Фәрхетдин, уналты яше тулу белән, тота да Казан каласына китеп бара. Югары уку йортының ишекләрен ачып керә, гыйлем эсти һәм галимлек, мөгаллимлек юлыннан китә, бөтен көчен-талантын шуңа багышлый. 


Рашат НИЗАМИ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»