|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2012 Милләт
Куркумы, әллә фобияме?Соңгы вакытта телебез яңа чит ил сүзләре белән шулкадәр тиз байый, дөресрәге, бозыла, инде күпләребез аларны гадәтигә саный башлады. Шунысы күңелне әрнетә: бу чир балаларга да йога бара. Җиденчене тәмамлаучы улыма игътибар итәм – аның сөйләмендә атамалар көннән-көн арта. Салат ясый башласаң да, ниндидер катнашма турында сүз чыкса, кирәкле әйберләр дип тормый, ингредиентлар дип кенә җибәрә. Интрига, интуиция, абсурд, адаптация, адекват, азарт, аксессуар, алиби, апатия, гастарбайтер, аутсайдер... – бу әле соңгы вакытта исемдә калган сүзләр генә. Тигезлек сакларга дими –баланс ди, карар түгел – вердикт, вариант түгел (юкса ул да алынма сүз, ул гына ярамый, тагын да яңасы кирәк) – версия һәм башкалар. Хәзер инде үзен интеллигентка санаган кайберәүләр курку дип сөйләшеп тормый, фобия дип кенә җибәрә. Ә Интернетта фобиянең меңнән артык төре турында язылган. Димәк, телебезне әнә шуның кадәр яңгыравыклы сүзгә “баета” алабыз булып чыга? Соң, фобия димичә, гади генә итеп уттан яки судан куркам дисәң дә, ялгыш түгел ләбаса. Берәү дә сине гаепләмәс. Барысы да шул курку бит инде, чит сүздән башка да, үз телебездә дә аңлаша, ни әйтергә теләгәнне аңлата алабыз диюем. Сөйләмебездәге бер фобия генә түгел, башка күпчелек алынма сүзләр турында да шуны ук әйтергә була. Нанотехнология, инфраструктура, парадокс, аксиома, плагиат, патент, фортуна, толерантлык, аккредитация, оптимизация... ишеләре белән дә шул ук хәл. Рөхсәт дигәне дә бигрәк гади ишетелә шул, аккредитацияне алыштыра алмый кебек. Ирекле ярдәмче яки гади генә ярдәмче дип кара да, волонтер диген. Яки менә дисконт карталар урынына ташламалы дип сөйләш, яз... Праймериз – Думага үткән сайлаулар вакытында гына телебезгә килеп кергән сүзне дә бик “җылы” кабул иттек бугай. Ни үкенеч, аномаль, бутик, грант, дилер (сатучы түгел, нәкъ менә дилер)... – сөйләмебездә “татарлашып” бетә язган мондый сүзләр исемлеге шактый озын икән. Яңа халыкара сүзләр кулланып сөйләшү хәбәрдарлыкны күрсәтә торгандыр, бәлкем. Тик, болай барса, үзебезнең саф, матур сүзләребез төсмерләрен дә, мәгънәләрен дә югалтып, сөйләмебездән бөтенләй төшеп калмасмы соң? Мисаллары күз алдында инде. Берчак бер газетага саф күңелле, авырлыклар күрсә дә, башкаларга изгелек кылып яшәүче ак әби турында “ак яулыгын чөеп бәйләгән” дип язган идем. Юк, “чөеп” сүзен әллә аңламаганнар, аны “сузып”ка әйләндерделәр. Юкса яулыкны сузып бәйләүне күз алдына да китереп булмый, өстәвенә “чөеп” дигәндә ничектер горурлык төсмере дә бирелә бит. Ул минем героема бик тә туры килә иде. Икенче бер очракта шушы ук яулыкны, “чөеп” дигәнне кабул итмәгәч, үзләренчә “сузып” дип язган идем, юк, тагын үзгәрткәннәр, бусында “таратып” дип язганнар. Күз алдына ак яулыгын таратып бәйләгән таркау әби килде дә басты. Болай дәвам итсәк, таркатасылар алда әле кебек тоела...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|