поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.07.2012 Җәмгыять

Татарстанда «Булгария» фаҗигасен искә алалар

2011 елның 10 июлендә Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында “Булгария” теплоходы су астына китте. Ярдан 3 километрда 20 метр тирәнлеккә төшеп баткан көймә 122 кешенең гомерен алып китте, шуларның 28 балалар иде. 79 кеше исә коткарылды.

Беркемне дә битараф калдырмаган әлеге фаҗигадән соң инде бер ел узып китте. Хәер, балаларын, ата-аналарын, туганнарын югалткан кешеләр өчен бу һәлакәт әле һаман да яңа гына булган кебек. Алар үзләренең фаҗигале төстә һәлак булган якыннарын рәсми булмаган чараларда искә алачак. Казанның Елга портында, мәсәлән, кичке сәгать сигездә бар теләгән кешеләр матәм митингына җыелачак. Монда Иделдәге фаҗигадә батып үлгәннәрне тынлык минуты белән искә алып, күккә шарлар очырачаклар.

Әлеге фаҗигале дата уңаеннан Татарстанда күп кенә рәсми искә алу чаралары да узачак. 10 июль көнне республикага Россиянең транспорт министры Максим Соколов килер, дип көтелә. Ул “Булгария” көймәсендәге эзләү-коткару операциясендә батырлык күрсәткән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырачак. Моннан тыш Максим Соколов Казанда Универсиаданың транспорт инфраструктурасын төзү һәм транспортта иминлекне тәэмин итүгә багышланган җыелышлар уздыра.

10 июль көнне “Булгария” баткан Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында мемориаль комплекс та ачыла. Баткан теплоход сурәте ясалган һәм һәлак булган 122 кешенең исемнәре язылган 8,5 метрлы хәтер диварын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең транспорт министры Максим Соколов, Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин катнашачак. Бу чараларга барырга теләгән казанлылар өчен башкаланың Елга портыннан иртәнге якта хәтер мемориалы урнашкан җиргә берничә автобус җибәреләчәк.

 “Булгария” фаҗигасе татарстанлыларны гына түгел, чит ил кешеләрен дә битараф калдырмады. Америкада яшәүче җырлар авторы һәм музыкант Лиза ЛаРю (Lisa LaRue) Иделдә батып үлгән балаларга багышланган композиция иҗат иткән. “Lemniscate - Children of the Bulgaria” дигән 13 минутлык көйне Лиза ЛаРю америка радиосында фаҗигагә бер ел булган көнне тәкъдим итәчәк.


Гүзәл КАМАЛОВА
Интертат.ру
№ --- | 10.07.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»