поиск новостей
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
  • 28.06 "Суперкияү". Кариев театры, 18:30
  • 29.06 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 11:00
  • 29.06 "Матур City". Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 23 Июнь
  • Әмирҗан Моталлапов - балалар язучысы
  • Җәүдәт Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Әнәс Хәсәнов - язучы
  • Римма Никитина - җырчы
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллах уа баракатух. Кукмара р-ны Тубэн Оскебаш авылында ой сатыла. Бик матур жирдэ урнашкан. Умартачылык б.н шогеллэну очен менэ дигэн урын. 89179341809
  • Балалар эчен, 0-3 яшькэ кадэр,Коляска Адамекс 2в1 сатам. КАЗАН КИРЭК БУЛСА КИТЕРЕП КИТЭБЕЗ.89957664503
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
Архив
 
30.10.2008 Җәмгыять

ГАДЕЛЛЕКНЕ ЭЗЛӘМӘ ИКӘН

Улларының үлемен искә төшереп, Галиуллиннарның яраларыннан кабат кан саркытасы килмәгән иде дә бит. Ләкин редакциябезгә Биектау районы хәрби комиссариатыннан "Кече Солабаш авылы егете мәрхүм Айнур Галиуллинның үлеменә ачыклык кертәбез" дигән аңлатма килеп ирешкәч, бу вакыйганы яңартырга туры килде. "ВТ" битләрендә "Айнурдан соң кем чираты?" дигән мәкаләм дөнья күргәч, хәрби җитәкчеләрдән: "Юк, бу бит алай түгел, болай", – дигән җавапны үзем үк көткән идем.

Солдатлар нинди генә бәхетсезлеккә юлыкса да, гаеп барыбер үзләренә аударылып кала. Бу юлы да шулай. Диңгезче Галиуллинның үле гәүдәсенең судан табылуы күптән мәгълүм иде инде. Әмма суд-химик эзләнүләр мәетнең скелет тукымасында 0,7 промилле микъдарында этил спиртының барлыгын да ачыклаган икән әле. Моннан нинди нәтиҗә чыгарырга соң? Егет күпмедер күләмдә спиртлы эчемлек кулланган дипме?! Әллә бу доза үлекнең озак ятудан исләнүе нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яки кешенең организмында болай да күпмедер күләмдә спиртның булуы белән бәйләргәме моны?

 

0,7 промилле никадәр була соң ул, дип табиблардан сораштырсак та, төгәл генә җавап бирүче булмады. Аның канда һәм бәвелдәге микъдары белән баш миен­дәгесе тәңгәл килми, дип җаваплады алар. Мәсәлән, транспорт йөртүчеләрнең исерткеч эчемлекләр куллануын ачыклаган актта 0,3 промилле өчен җавапка тарту юк, диелә. Шулай булгач, егет исерткеч эчемлек кулланган, дип бәйләнергә кирәкмидер дә. Айнур Галиуллинның фаҗигасе белән таныш булган хәрби җитәкчеләр үзләре: " Егет исерткеч эчемлек кулланганмы?" – дигән соравыма берничек тә җавап бирмәде. Янәсе, алар табиб түгел.

 

Биектау районы хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Фәнис Зиннәтуллинның, мәкаләгездәге дәлилләр белән килешмим, диюе гаҗәпкә калдырды. Хәер, кайсы гына хәрби җитәкченең армия­нең тискәре якларын күрсәтәсе килсен, ди. Алай тел-теш тидерерлек булмагач, нигә армиядән, вакытсыз гомере өзелеп, цинк табутларда кайтучы егетләрнең саны артык күп соң?

 

– Галиуллинның үлеменнән соң хәрби комиссар Александр Найденов Әстерханга – Айнур хезмәт иткән частька кузгалды. Андагы часть, рота, взвод командирлары, тәрбия эшләре буенча урынбасары Галиуллинны берәү дә кыерсытмаган, дип белдергәннәр. "Чәчне яндыру" бөтенләй дөреслеккә туры килми. Бу турыда суд-медицина эзләнүләре актында да телгә алыныр иде. Ашханәдә солдатларның бер үк вакытта тукланулары өчен кизү торучылар җаваплы, – ди Фәнис Зиннәтуллин.

 

Ярар, әлеге частьта хәлләр яхшы булсын ди. Ләкин Айнурга шундый күңел тетрәндергеч хатны язу нигә ки­рәк булды икән? Адәм баласы беркайчан да кулына тиктомалдан гына каләм алмый бит. Гадәттә хатлар әйтер сүзең булганда языла. Республика хәрби комиссариатындагылар егетнең бу хатны ни өчен язганын менә ничек аңлата.

 

– Каспий Флотилиясенең хәрби прокуратурасы Айнур Галиуллинның өенә хезмәттәшләренең кыерсытуыннан зарланып 2007 елның 15 мартында язган хатына тап була. Шуннан соң хәрби прокурор К.Савицкий әлеге часть командиры А. Кривенко каршында Айнур Галиуллин белән әңгәмә кора. Егет исә мондый эчтәлектәге хатны язуының сәбәбен авылдаш егетләренә диңгез пехотасында хезмәт итүнең авыр икәнлеген күрсәтергә, шул рәвешле аларның ихтирамын яуларга теләве белән аңлата. Шуннан соң ул хәрби табиб тикшеренүе уза, сәламәтлеге нык дип табыла. Бу хәлдән соң улының армия тормышы белән танышыр өчен әнисе чакырыла, ул исә андагы шартлардан канәгать булып кайтып китә, – дип язмача аңлатма бирә республика хәрби комиссары вазыйфасын үтәүче О.Тоскин.

 

Ләкин О.Тоскинның җа­вабына: Галиуллин бу хатны өенә түгел, ә дус егетләренә җибәргән дип төзәтмә кертәсе килә. Чөнки Айнур: "Бу хатны бер кешегә дә күрсәтмәгез, берүк әнигә әйтә күрмәгез. Сораса, бар да яхшы диегез", – дип язган бит.

 

Прокурорга Айнур хат язу сәбәбен шулай аңлаткандыр ансы. Чөнки иптәш­ләр кыерсыта дип зарланса, аңа тукмакның тагын да катырагын татырга туры киләчәк бит. Бәлкем, частьтагы бердәнбер татар егете иң элек шуны уйлагандыр? Бу хакта берәр хәрби баш ватканмы икән?

 

Галиуллин гәүдәсенең судан табылуы билгеле. Кызганыч, ләкин анда нинди максат белән керүен берәү дә дәлилли алмаган. Үз-үзен үтерергә теләгәнме ул, су коенырга теләгән җирдән чоңгыл суырганмы?

 

– 29 июльдә Айнур инженер-сапер төркеме составында разведкага җибәрелә. 30 минутка ул төркем милкен каравылларга калдырыла. Бу вакытта егет үз урынында булмый. Аны эзлиләр, ләкин югалган солдат турында бернинди хәбәр ишетелми. Бары 1 августта гына аның мәете Әстерханның Пролетар утравында табыла. 6 августта әнисе моргта улының мәетен таный. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган иде, кыйналып үлүе турында дәлил булмагач, бу эш туктатылды,– ди О.Тоскин.

 

Егетнең яр буенда формасы табылгач ук аның батып үлүе берәүнең дә башына килмәгәнме икән? Хәер, килмәгәндер шул. Юкса Галиуллиннарның туганнарына " Айнур частьны ташлап киткән" дип хәбәр итмәсләр, әнисе Әлфия апага да Новолесной бистәсе буйлап: " Качкан булсаң, чык, балам!" – дип рупор аша кычкырып йөрергә туры килмәс иде. Аннары ананы моргка алып баруны да нигә шулай соңлатырга кирәк иде? Әлфия апа улын көч-хәл белән генә каш арасыннан, тирән итеп киселгән тырнакларыннан гы­на таный алган бит. "83 килолы улым шыр сөяккә генә калган иде. Кулына "Галиуллин"дигән бирка тагып куйгач, баштарак та алып барасы иде. Мыскыл итү инде бу. Армиядәгеләр улың дезертир дип гаепне безнең тәр­биягә сылтамакчы булдылар бит әле. Бу хәл исә бөтенләй башкача тәмамланды. Сау-сәламәт бала үстереп, аның шыр сөяккә калган гәүдәсен кайтарып биргән, безне чит җирләрдә атна буе интектереп йөрткәннәр ата-ананың йөрәген аңламый шул. Алар һаман армиянең йөзен чиста итеп калдырырга тырыша. Гаделлекне эзләмә икән", – ди Айнурның якыннары.

 

Билгеле, суда гомере өзелгәннәр бер Айнур гына түгел. Туган ягына кайтырга санаулы айлар гына калып барганда Япон диңгезендә батып үлгән Саба районының Миңгәр авылы егете Миннияр Гариповның да үлеме ачыкланмыйча калды. Приморье краеның Находка шәһәрендә хезмәт иткән Миннияр үзе батып үлгәнме, кемдер этеп төшергәнме, аягы таеп егылганмы – очына чыга алмадылар.

 

– Баштарак Минниярның үлеме белән килешмәсәм дә, кайнарлыгым суынды инде. Икебез бертуган, бер ротада хезмәт иттек бит. Үз күзләрем белән күрмәгәч, бу хәлне төгәл аңлата алмыйм. Корабның баскычы агач, селкенеп тора иде. Менеп-төшеп йөргәндә куркыныч уйлар килә иде. Аягы таеп китү ихтималы да бар, – ди Минниярның бертуганы Данияр.

 

Хәрби хезмәттә гомере өзелеп кайткан лачындай егетләр күп инде алар. "Үлгәннәрнең теле юк", – диләр бит. Ә менә кыерсытулар нәтиҗәсендә сәламәтлеген югалт­каннар хәрби хезмәтнең тискәре якларын яшерми. Әнә Түбән Тагилда хезмәт иткән Яшел Үзән районы егете Артем Казначеевка, сержант кушкан әмерне тыңламаган өчен, күп тапкыр кыйналырга туры килгән. Өч чакрым арага йөгергәннән соң, үзен начар хис итеп, сержант кушкан күнегүләрне ясамаган, икенче юлы бәдрәф юмаган, өченчесендә исә акча тапмаган өчен бик нык эләгә аңа. Өч атна буе аңсыз яткач, берничә операция кичерә егет. Бу мисаллардан соң да хәрби җитәкчеләрнең акланырга тырышулары булачак солдатларның аналарында борчу хисләрен арттыра гына шул.

 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 227 | 29.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»