поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.07.2012 Милләт

“ДДТ” лидеры Юрий Шевчукның әнисе татар булып чыкты

Башкортостанның "Кызыл таң" газетасында Резида Вәлитованың "Мин - балаларым белән" дигән мәкаләсе басылып чыкты. Монда билгеле рок-музыкант, “ДДТ” төркеме җитәкчесе Юрий Шевчукның әнисе татар кызы Фәния ханымның язмышы турында язылган.

Ана күңеле балада

Ә нәрсә соң ул күңел? Ул — кешенең ят күзләрдән яшеренгән чын асылы, аның саф булмышы. Безнең үткәннәр дә, бүгенгебез, киләчәк тә — күңелдә. Димәк, ана асылы, булмышы белән баласында яши. Шулай булмаса, ул ана да түгел, ә бала табучы гынадыр, күрәсең. Язмыш безгә үз карашыбызча чын аналарның берсе белән очрашу бәхетен бирде. Аның белән сөйләшү сораудан башланды: “Нигә соң властьлар минем Юрочкамны яратмыйлар икән?”

Билгеле рок-музыкант, “ДДТ” төркеме җитәкчесе, Башкортстаның халык артисты Юрий Шевчук, чыннан да, хакимиятләрнең җылы мөнәсәбәтеннән мәхрүм шәхестер. Әмма күп еллар рәттән концертларына стадионнар тутырып тамашачылар җыйган автор-башкаручы ул. Аның шундый чыгышын тыңларга Санкт-Петербургның иң зур мәйданнарының берсенә 120 меңгә якын халык җыелган иде. Ә барысы да Уфаның “Нефтьчеләр” мәдәният сараендагы концерттан, дөресрәге, “Ленинец” гәзитендәге шул концерттан соңгы мәкаләдән башланган иде. Бу вакыйгалар күпләргә мәгълүм. Ә менә Юрий Юлиановичның әнисе, Благоварның татар кызы Фәния ханым белән танышлар күп түгел. Бездә ул Шевчукның әнисе буларак та, рәссам, гомумән, шәхес буларак олы кызыксыну уятты.

Яше туксанга җитеп барган Фәния апаны иң беренче күргәч туган фикер: “Затлы!” Чыннан да, заты белән дә үзенчәлекле булып чыкты ул. Әти-әнисе Әкрам ага белән Тәлига апа икесе дә укымышлы, калын, эшчән нәселдән. Әнисенең тамырлары — Благовар районы Сынташ, әтисенеке Кушнаренко районы Иске Тукмаклы авылында. Алар Благовар районында гаилә корган. “Нәнәй-картәтәй, әткәй-әнкәй гарәпчә дә, латинча да укый-яза белүче укымышлы, алдынгы карашлы кешеләр иде, әмма Совет властен кабул итә алмаганнары өчен ул вакытта билгеле юлдан Себергә сөрелгәннәр”. Ул елларда халык язмышының ни рәвешле асты өскә килгәнен менә ничек хәтерли Фәния апа: “Безнең авылга ерак түгел Хәятбикә исемле байбичәнең бакчасы бар иде. Анда безнең якларда булмаган җимеш агачлары, чәчәкләр күпләп үсә, клумбалар бар иде. Аларны юк итү, зират өстенә МТС төзеп кую кемгә кирәк булгандыр... Без тын алырга да куркып, мөкиббән китеп тыңлаган укытучыларыбызны бар халык алдында кулга алып, авылдан сөрү ул замандагы халыкның белемгә сусавын басарга тиеш булдымы икән... Ә миндә ул сусау гомер буе басылмады — һәрвакыт укыйсы килү теләге белән яшәлде”.

Себергә сөрелгән Әкрам ага артыннан гаиләсе дә юлга чыга. Баржада Лаптевлар диңгезен кичеп Якутскига килеп төшә алар. Җир чите. “60 градуслы салкында бәдрәфкә таяксыз йөрү юк иде”, — дип елмая әңгәмәдәшебез. Алар махсус күченеп килүчеләрнең Казачья авылында төпләнә. Шунда ни ирекле, ни тоткын тормышта көн күрәләр. Әни кешенең бар уе — балаларын ач итмәү. Ул икмәк пешерүче булып эшкә урнаша.

Ә Фәниянең бар белгәне — уку. Аның бәхетенә — монда мәктәп бар. Бүреләр белән бер сукмактан Күгелгә дә, Языковога да йөрисе юк — укы да укы гына. Ул мәктәп тормышына башы белән чума, актив комсомолка була. “Теге донҗага баргач син аста, мин өстә булам инде”, — дип шаярта иде әткәй. Ә минем бар уйлаганым — кыйтап дип,” — үзе үскән яктагы телдә сөйли бу хакта Фәния апа. Әмма “кыйтап”тан аерылып торырга туры килә — сугыш башлана. Җиденчене тәмамлаган кыз радистка булып китә. Төньяк диңгез юлында эшли, бу өлкәдә уңышларга ирешә, соңрак “Почетлы полярник” дигән мактаулы исемгә дә лаек була. Сугыштан соң әти-әнисен Уфага алып кайта, йорт сатып алырга ярдәм итә. Әкрам ага агымга каршы баруыннан монда да туктамый — Затон бистәсендә яшерен мәчет тота. Күптән инде икесенең дә урыннары — мөселман зиратында.

Ә Фәния үз гаиләсен Себердә кора. Юлиан Шевчукның тамырлары — Украинада. Әмма аның әти-әнисе дә репрессия елларында “Себер китә”. “Халык дошманы” улы булуына гомере буе ачына ул. Менә шундый язмышлы икәүдән Юра исемле малай туа. “Бала туган мизгелендә ук аның холкын күзалларга буладыр ул, — ди әни кеше. — Юрамны тапканда тулгак озак булды. Ике акушерка ике яктан басып, этеп чыгардылар баламны. Ә ул зәп-зәңгәр булып килеп чыкты да... бер тавышы да юк. Шунда бер акушерка йомшак җиренә суккалаган иде — акырып җибәрмәсенме балакаем! Шул акырудан ике яшенә кадәр туктамады — тик мин кулга алсам гына тынычлана иде. Ике ел шулай кулдан төшермәдем инде”.

Магадан якларыннан Нальчикка, соңыннан Уфага кайта гаилә. “Кайда гына яшәсәк тә, мин гел бу якка тартылдым, Уфа мине гел үзенә чакырып торды, сагынуымнан һуштан язып егылган чаклар да булды”, — ди әңгәмәдәшем. Биредә инде яше иллегә җитеп барганда да Фәния Әкрам кызын “кыйтап” җене җибәрми — ул педагогия институтында яңа гына ачылган художество-графика факультетына эшкә урнаша һәм шунда ук белем алырга керешә. Моңа кадәр дә бик үзенчәлекле итеп рәсем төшерә ул. Институтка керүе — Юрасын рәссам итәргә омтылудан. Ә анысы рәсем белән музыка арасында бәргәләнә. Кечкенәдән рәсем мәктәбендә дә, музыкалендә дә белем ала. Әнисенең сүзен екмаска теләп институтка укырга керә, әмма башы үзешчән концертлардан чыкмый, үз куллары белән гитара ясап та маташа.

...Аның Юрочкасына тормышның төрле якларын татырга туры килә. Студент чагында ул шешә белән дуслаша башлый. Моның нәрсә белән бетәсен яхшы күзаллаган ана башта бәргәләнә-суккалана да... улын алып янә Магаданга китә дә бара. “Миңа “Себер пенсиясе” алырга ике ел стаж җитми, син дә барсаң миңа анда җиңелрәк булыр иде, дип ылыктырырга туры килде аны, — дип хәтерли Фәния ханым ул елларны. — Мондагы әшнәләреннән Магадан гына коткарачак иде шул аны. Анда да ул тәртипле малай булып өйдә генә утырмады утыруын. Аучыларга ияреп чыгып китүен генә искә төшерсәң дә... Аны эзләп тайга буйлап чабулар, элекке “зек”лар торган куркыныч алачыклардан “озын чәчле, күзлекле малай килеп кермәдеме”, дип сорашып йөрүләр дә булды. Ә ул ике айдан үзе кайтып керде. “Минеп аучылык карьерам шуның белән тәмам”, диде көлеп.

Ни итсә дә итә ана кеше — баласын “яшен елан”га да бирми, югары белемле рәссам, рәсем укытучысы да ясый. Ә анысы дипломын әнисе алдына кайтарып сала да, “Синең хыялың тормышка ашты, ә мин хәзер музыка белән шөгыльләнәчәкмен”, ди. Күпмедер вакыт мәктәптә рәсем дәресләре укытырга туры килә. “Авыл клубларына, фермаларга мин төшергән Ленин, Брежнев башларының исәбе юк, хәзер инде мин аларны күз йомып та эшли алам”, дип хәтерли ул үзе.

Бала күңеле далада

Ә даласы киң, гөл-чәчәкле генә түгел — хәвеф-хәтәрле дә. “ДДТ” төркеменең беренче гаугалы концертыннан соң Фәния апаның Юрочкасын нидә генә гаепләмиләр... Баласына яклау табам дип, ана кеше Мәскәүгә барып җитә, Алла Пугачева белән очрашып ярдәм сорарга була. Әмма анысы “үземнең дә хәлләр шәптән түгел”, дип очрашудан баш тарта. Юрий Шевчук Уфадан чыгып китәргә мәҗбүр була. Питерда төпләнеп инде билгелелек алган төркеме белән Уфага чыгыш ясарга кайта ул. Концерт тәгаенләнгән көндә — Олы Теләк фаҗигасе. Шевчук концерттан баш тартмаска, кергән акчаны каза күргәннәргә бирергә була. Һәм тагын гаепләнә. “Ул баздан да мине әти-әни алып чыкты”, дип яза ул соңыннан.

“Ай-һай, холкы гади түгел шул аның”, дип көрсенә бу хәлләрне искә төшереп Фәния апа. Аның чираттагы концерты быел “Башкача” (“Иначе”) дип аталды. Ул тагын үзенең агымга каршы булуын исбатлады. Бу җәһәттән берничә фикерен китерәсе килә. “Сугыш ул тычканнар арасында да була. Әмма ул сугышта җиңгәне дә тычкан булып кала”. “Мин ватанпәрвәрлекне үземчә аңлыйм һәм аны бик эчке, хәтта интим хис дип саныйм. Әйтик, мин әниемне бик яратам. Әмма шул хакта плакат язып Кызыл мәйданга чыкмыйм бит инде... Иң зур теләгем — Русияне алга киткән ил итеп күрү”.

...Себердә яшәгәндә улы: “Әни, миңа кояш сурәте төшер әле”, ди. Шушы сүзләрне Фәния Гәрәева-Шевчук улының 55 яшенә багышланган күргәзмәсенә исем итеп ала. Әлбәттә, ул монда Шевчук әнисе генә түгел инде! Шул без күргән чәчәкләр, без күргән зәңгәр күк, Уфа күренешләре... Әмма күпме төс балкышы, кыяр-кыймас кына сузылган тыйнак, җылы нур бар анда. Бу рәссамның рухи халәтенә туры киләдер — чагу балкыш белән бергә тыйнак нур. Һәм... тормышта үзе генә белгән юлдан атлау. Картәтисе мулла булган өчен атылган, әтисе шундый ук дини карашлары өчен сөрген шулпасын үзе генә түгел, гаиләсе белән бергә чөмергән кеше. Ә Фәния апа — православие динендә. “Мин — балаларым белән”, дип гади генә аңлата ул бу адымын. Күпләрнең ачуын китерер бу юллар. Күпләр Совет заманын, комсомол төзелешләрен, бар халыкның бер “масса” булып яшәгәнен онытып, гәзитне күз күременнән ерак та алып куяр, бәлки. Әмма ана күңелен аңлаганнар түгел. Бала бәгыренең төбенә төшеп эреп югалырга да әзер ана күңелен тойган, “Не стреляй” җырын бер генә тапкыр ишеткән кеше аңлар аны. Шевчуклар күпләр алар, әмма Юрий Шевчуклар Фәния Гәрәевалардан туа. 

Чыганак.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 10.07.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»