поиск новостей
Көн мәзәге
  • –  Россия кешесе футбол буенча дөнья чемпионатында җиңү яулагач нишли?
    –  Компьютер уенын сүндереп йокларга ята.
Бүген кемнәр туган
  • 07 Октябрь
  • • Данис Хәйруллин - шагыйрь
  • • Данил Салихов - язучы
  • • Рәшит Бәшәр - шагыйрь
  • • Әлфәт Закирҗанов - әдәбиятчы
  • • Владимир Путин - дәүләт эшлеклесе
  • • Айгөл Рәхимова - җырчы
  • • Яна Батыршина - гимнастка
  • • Руслан Нигъмәтуллин - футболчы
  • • Зифа Кадыйрова - язучы
  • • Әнәс Әскәров - медиаменеджер
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
30.10.2008 Шоу-бизнес

САК БУЛЫГЫЗ: ПЛАГИАТ! (АУДИО)

“Яңа гасыр” радиосының эфирында соңгы дүрт көн “Казан кызлары” төркеме башкаруында татар халык җыры “Рамай” яңгырады. Бу чагыштырмача яңа төркем. Кызлар ТДГПУда белем ала. Җитәкчеләре – Татарстанның халык җырчысы Лидия Әхмәтова. Өч ел элек оешкан булсалар да, зур сәхнәгә яңа гына аяк басалар. Шуңа да әкренләп халыкка танылыр өчен радиога берничә җырларын алып килгәннәр. Шул исәптән “Рамай”ны да…

Бик уңышлы килеп чыккан җыр. Яңача, менә дигән оригиналь аранжировкада башкарыла ул. Гармун яисә акапеллага гына ишетергә күнегелгән җырга яңа сулыш өрелгән. Кызлар да, җырны заманча яңгырткан аранжировщик та мактауга лаек дип табар күбесе. Ләкин Зуля Камалова иҗаты белән берникадәр таныш булганнар җырга бернинди яңа сулыш өрелмәгәнен дә, яңалык булмаганын да әйтеп бирә ала. Аранжировка Зуля Камаловадан урланган. Моны беренче булып “Яңа гасыр” радиосын тыңлаганда “Иттифак” төркеме солисты Ильяс Гаффаров сизеп ала.

 

Зуля Камалова “Рамай” җырын урыс телендә башкара. Татар көенә оригиналь аранжировка ясый. Бу эшне ул 2002 елны башкарды. Җыр аның “Elusive” альбомына да керде. Урысча башкарылган “Рамай” җырын татар көйләрен сөймәгән кешеләр дә җылы кабул итте. “Бу татар җыры мени?!” дип гаҗәпләнгәннәре булды.

 

Ничек килеп чыккан бу хәл? Кем ничек аңлатыр?

 

– Миндә булган документларга караганда җырның авторлык хокуклары “Казан кызлары” төркеменең дип язылган, – ди “Яңа гасыр” радиосының реклама бүлеге башлыгы Руслан Сираҗетдинов. – Беренче чиратта барлык сораулар да аларга. Без бары тик материалны радио эфирына кабул иттек. Моның өчен акча түләнгән.

 

– Җырлар, аларга аранжировкалар урланганмы, юкмы икәне тикшереләме? Плагиатлыкны ачыклар өчен ниндидер фильтр аша узамы материаллар?

 

– Ә ничек тикшереп була аларны? Бүген миллионлаган ремейклар бар. Алар плагиатмы соң?! Әлбәттә, җыр радио эфирына эләгер алдыннан контроль аша уза. Радионың баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов җитәкчелегендәге худсовет бар. Ә бу җыр худсовет куйган таләпләргә туры килә. Аранжировка, башкарылу осталыгы тиешле дәрәҗәдә. Авторлык хокуклары, әйткәнемчә, “Казан кызлары”нда. Рәсми яктан да, иҗади яктан да тәртип. Төп җаваплылык аранжировканы сатучы иптәштә. Ә Зуля Камалованың вәкилләреннән дәгъва булу белән җыр эфирдан алынды. Әмма әлегә кадәр җырга авторлык хокуклары булган кеше миңа мөрәҗәгать итмәде.

 

–  Үзебез шок кичердек бу хәлне ишеткәч. Без бит берни белмәдек! – дип акланды “Казан кызлары” төркемнең солисткасы Әлфия. – Хәл болай булды. Миңа да, кызларга да  “Рамай” җыры бик нык ошый. Шуңа да кызлар белән аңа яңа ниндидер аранжировка ясатырга булдык. Яхшы белгечне тәкъдим иттеләр, аңа мөрәҗәгать иттек. Фәлән-фәлән сум тора дип хакын әйтте. Безнең өчен ул аз акча түгел, шулай да тәвәккәлләдек. Бик тиз ясады ул аны, шуңа да бик аптырадык. Җырны тыңлагач, “Вәт ичмасам аранжировка!” дип шаккатык, сөендек. Башта ул: “Аптырамагыз, җыр яңача эшләнде, бераз үзгә яңгырый ул, халыкчан түгел” дип аңлатты, ничегрәк җырларга әйтте. Бик нык ошады җыр. Оялмыйча радиоэфирга биреп була җырны дип “Яңа гасыр”га бирдек. Ә чынында исә  аранжировка-плагиат өчен акча түләгәнбез булып чыкты.

 

Зөлфия Камалова иҗаты белән гомумән таныш түгел идем, миңа бик оят. Радиоэфирдан җырны алачакбыз. Әгәр дә без ул җыр кешенеке икәнен белгән булсак, ротациягә бирмәгән булыр идек.

 

Җырчы кызлар аранжировканы кемнән сатып алганын әйтмиләр. Үзебез мәсьәләне хәл итәрбез диләр. Шалтыратып, хәлне аңлаткач, кешенең хезмәтен үзенеке дип сатып ятучы аранжировщик: “Кем белгән сез ул җырны радиога бирерсез дип?! Мин аны үзегез өчен яздырасыз дип уйладым“, – дип әйткән.

 

– Без телевидениедә дә, радиодан чыгыш ясамагач, аранжировщик барысы да шома гына үтәр дип уйлагандыр. Тагын сөйләшү булачак. Мондый ситуацияләргә әләккәнебез юк, – ди “Казан кызлары”. – Ә Зуля Камалова ничек кабул итәр моны, белмим. Бик яхшы әйберләр эшли икән ул, сокландым, чын иҗат, без белмибез генә икән аны... Бик кызганыч.

 

“Казан кызлары” белән беррәттән Зуля Камалова да шок кичергән.

 

– Тыңладым, өнсез калдым, гарьләндем – ди ул. – Кларнет солосын гомумән үзләре яздырып тормаган, ә оригиналдан алган шикеле. Шуны да эшләргә иренгән. Дөресен генә әйткәндә, минем андый кешеләргә ачуым килә. Ниндидер яңа һәм оригиналь материал булдырыр өчен алар эшләргә кирәклеген аңламый. Төрле юнәлештәге җырлар тыңламый һәм дөнья мәдәнияте белән танышырга, аны өйрәнергә теләми, иҗади яктан үсмиләр. Кеше эшләгәнен тотып үзеңнеке дип сатып яту – оятсызлык! Җиңел бит, тиз. Бернинди дә кысыларга сыймый. Беркем дә күрмәс, ишетмәс, сүз әйтмәс дип уйлап эш итәләр. Биредә кешенең хезмәтенә карата гап-гади ихтирам турында сүз бара. Дөресен генә әйткәндә, әгәр дә миннән рөхсәт сораган булсалар, мин каршы булмас та идем. 

 

P.S. Мондый хәлләр урыс һәм татар эстрадасында булып тора. Ләкин бездән аермалы буларак авторлык хокукларын яклаганда урыслар судларга җитеп, акчаларын кире кайтаралар. Ә бездә оятсыз рәвештә эш итүчеләрнең исемен яшерәләр. Моңа кайчан да булса нокта куелырмы?

 

Фото: www.zulya.com

 

Плагиатның аудиосы (5,5 Mb) (Бер файлда – җырның башта оригиналы, аннары күчермәсе. Чагыштырып карагыз).

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 30.10.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы