|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2012 Җәмгыять
Балалар бакчасына урнашу өчен 17 мең сораганнарМәгълүм булганча, 1 июльдән хөкүмәтебез тагын да камилрәк эшли башлады – хәзер чиновниклар күпчелек документларны халыктан таләп итә алмый (аларны башка ведомстволарда эшләүче хезмәттәшләреннән үзләре сорап алырга тиеш була). Бу алым коррупцияне киметүгә юнәлгән. Хәер, “Электрон хөкүмәт” системасы да нәкъ менә шул максатны күздә тота кебек, тик ришвәт алу наркотигына “утырган” түрәләр өчен берни дә киртә түгел. Яңа уку елы җитүгә санаулы айлар... Абитуриент халкы өчен генә түгел, мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөри башларга җыенган сабыйларның ата-аналары өчен дә кызу “урак өсте”. “Кайсы белем йортын сайларга? Өемә, эшемә якын булсын иде. Анда яхшы мохит микән? Ремонтка-фәләнгә дип, акчаны күп каералармы?” дигән сораулар борчый аларны. Дөрес, Казанда “кая эләксәм, шуңа риза” принцибы гамәлдә. Һәм моннан аерым намуссыз затлар бик оста файдаланалар. Бер көнне гаилә дусларыбыз улларының туган көненә кунакка чакырды. “Башта кафе ялламакчы идек, тик зурлап уздыра алмыйбыз – кечкенә кызыбызны быел садикка кертәсе бар, 17 мең сум акча сорадылар. Шуңа табигать кочагында бергәләп шашлык ашарга тәкъдим итәм”, – диде уңайсызланып кына хуҗабикә. “Тукта әле, хәзер бит электрон чират, нинди акча?” – дигән сорауга: “Ул 3 яше тулган балалар өчен генә. Ә безнекенә 2 генә тула. Аларны башкачарак урнаштыралар”, – дип аңлатты дустыбыз. Тәфсилләбрәк сорашкач, сүз Киров районындагы балалар бакчасының яслесенә керү турында бара икән. Акчаны җирле хакимиятнең мәгариф бүлегендә эшләүче бер бәндәгә “төртәсе”. Анда да сабыйны инде тупланып беткән төркемгә өстәмә бала итеп кенә алырга ризалашканнар. Танышыбыз кызына 3 яшь тулуны өйдә генә бик көтер иде, тик хөкүмәт түләүле “декрет” вакытын яшь ярым белән генә чикләгән. Бүгенге заманда кайсы ирнең эшләгән акчасы 4 кешелек гаиләне тартырга җитсен? Әйе, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ришвәтчелек әле дә сакланган, һәм моны хакимияттәгеләр үзләре үк таный. Бу атнада “Татмедиа” бинасында коррупциягә багышланган чираттагы сөйләшү булды. Статистика комитеты вәкиле Татьяна Малышева анда әлеге темага уздырылган махсус сорашу нәтиҗәләре белән таныштырды. Көнкүреш коррупциягә багышланган соңгы социологик тикшерүдә 4 меңнән артык татарстанлы катнаша. Шуларның һәр бишенчесе (төгәлрәк әйтсәк, 21 процент) ришвәт биргән яки аның шаһиты булган. Сораштырудан күренгәнчә, “көнкүрештәге” ришвәтнең күләме уртача 15 мең сум тәшкил итсә, эшлекле даирәләрдә – 270 мең. Гади халык өчен “прейскурант” та игълан ителде: - җир һәм торак мәсьәләсен хәл иткәндә – 100 меңнән артык - армиядән калу – 87 мең - дәүләти югары уку йортына керү – 83 мең - судта “кирәкле” карар кабул ителү – 79 мең - прокуратура һәм аңа тиңдәш органнар “теләктәшлеге” – 48,4 мең - министрлык һәм ведомстволар ярдәме – 45,5 мең - таможня – 30,3 мең - яхшы билгеләр белән мәктәп аттестаты алу (БДИ) – 28,3 мең - балалар бакчасына юллама – 20 мең - милиция ярдәме һәм яклавы – 15,4 мең - җәзаларны үтәтү оешмаларында уртача ришвәт – 11,8 мең - паспорт-виза хезмәте – 10 мең - санэпидстанция – 8,7 мең. Ә иң кызыгы шунда – әлеге очрашуда катнашкан турәләр коррупция өчен төп җаваплылыкны халыкның үзенә йөкләмәкче булдылар. Ягъни, бирүчесе булмаганда, алучысы да табылмас. Тик мин танышыма “Теге ронодагы бәндәгә акчаны түли күрмә!” дияргә кыймадым...
Сәет ХӨСӘЕНОВ |
Иң күп укылган
|