|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2012 Җәмгыять
Безнең кызларга читтә ни калган?"Ватаным Татарстан"ның тугры укучылары Гөлгенә Лотфуллинаны хәтерли булыр. Газетаны тартып барган хезмәттәшебез 2005 ел ахырында көтмәгәндә (һәрхәлдә, без көтмәгәндә булды бу) АКШка кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Хәзер инде ул ике-өч елга бер мәртәбә туган якларына кайтып китә. Быел да җиләкле һәм Сабантуйлы июнь аенда Азнакай районы Әсәй авылында кызы Камилә һәм улы Данил белән кунак булды. Китешли, редакциябезгә дә кереп, хәлебезне белештеләр. Чәй янында исә менә инде җиденче ел МакКолл фамилиясен йөрткән, "һ" авазын американнарча киң итеп әйтә башлаган каләмдәшебез белән җитди темага әңгәмә кордык. Безнең ил кызларының ни өчен чит илгә кияүгә чыгып китүләре, аларны АКШта нәрсә көтүе һәм... американнарның ни сәбәпле өйгә урам аяк киеме белән кереп йөрүләре турында сөйләштек без. – Кушма Штатларга киткәнче һәм анда инде алты ел торып, аның гражданына әверелгәч, бу ил турында фикерең ничек үзгәрде? – Беренче килгән кешегә ул бик чиста, матур, бөтен яктан җитеш ил булып күренә. Ә инде тора-тора, кимчелекле яклары да күзгә ташлана. Медицина өлкәсе – шуларның берсе. Табиб хезмәтләре анда түләүле. Түләүле генә түгел – бик кыйммәт. Мәсәлән, теш куйдырырга туры килде, ди. Медицина иминиятенә ия булмасаң, сиңа хастаханә җибәргән хисап буенча ике мең долларга кадәр түләргә туры киләчәк. Бер теш өчен! "Страховка"ң булса, иминият ширкәте, хастаханә белән сатулашып, шушы түләүне төшерә, ягъни ташлама ясата. Шушы ташлама ясалганнан соң сумманың 80 процентын иминият оешмасы түләсә, калган 20 проценты үзеңә кала. Бу – гадәттә, 200-300 доллар дигән сүз, ягъни Россия акчасына күчерсәң – 6-9 мең сум. Страховка булмаса, 1-2 мең долларыңны чыгарып сал. Бу әле теш дәвалау кебек гади генә медицина хезмәте турында сүз бара. Ә инде операция ясату, бала табу аннан да кыйммәтрәккә төшә. Бер сүз белән генә әйткәндә, түләүле медицина шартларында Ходай сәламәтлектән аермасын, дип теләргә кала. Хәзерге вакытта Обама хакимияте тарафыннан мәҗбүри медицина иминияте программасын тормышка ашырып маташалар. Бу программа нигезендә, АКШта яшәүче һәркем иминияткә ия булырга тиеш. Бүгенгә исә илнең миллионнарча халкының сәламәтлеге иминиятләштерелмәгән. Күп кенә зур шәһәрләрдә дәүләт акчасына эшләүче хастаханәләр бар-барын, алар медицина иминияте булмаган хасталарны дәвалыйлар, фәкыйрь гаиләләргә ярдәм итәләр. Ләкин андый хастаханәләр зур шәһәрләрдә дә бармак белән генә санарлык. Әни кеше буларак, АКШның мәгариф системасы белән дә эш итәргә туры килгәч, мин шаккаттым. Россиядә 2 яшьтән соң баланы бакчага урнаштырып, эшкә урнаша аласың. АКШта андый яслеләр юк. Аларда түләүле "Дэйкэр" ("көндез карап тору") дигән бакчалар бар. Шундый бер бакчага баласын биргән иптәш кызым атнасына йөз доллар түли. Димәк, айга бер балага – дүрт йөз доллар. Әгәр дә эшкә урнашып, аена бер мең доллар хезмәт хакы аласың икән, аның яртысын диярлек балалар бакчасына тотарга туры килә дигән сүз. Алай җәфаланганчы, күп америкалылар балаларын өйдә үзләре карауны хуп күрә. "Дэйкэр" янында "прискул" дигән мәктәпкә әзерлек бакчалары да бар, аларына исә балаларны өч яше тулгач кына алалар. Балалар бакчаларына сабыеңны үзең илтеп куйсаң да була, яисә махсус автобуслары килеп алырга, китереп куярга мөмкин. АКШ мәгариф системасында биш яше тулган балалар өчен "kindergarten" ("балалар бакчасы") мәҗбүри саналып, аның өчен генә юнь түләү кертелгән. Америкада биш яшькә хәтле бала өйдә торса да ярый дигән сүз. Барак Обама алып барган сәясәте белән мин сөйләгән медицина һәм мәгариф проблемаларын хәл итәргә тырыша. Әгәр дә икенче тапкыр президентлыкка ирешеп, биргән вәгъдәләрен тормышка ашыра алса, әйбәт булыр иде. – Бәяләрен сумнарга күчереп, күңелемә шом салсаң да, андагы тормыш дәрәҗәсе югарырак икәнен беләбез бит инде. Хезмәт хакларыгыз, керемнәрегез безнеке белән чагыштырырлык түгел ләбаса. – Әйе, тормыш дәрәҗәсе югарырак. Ләкин салымнар, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр күпкә артыграк. Америкада хокукларның ни дәрәҗәдә яклануын Россия белән чагыштырып булмый. Сине борчыган проблема килеп чыкса, акча төртмичә генә дә аны бик тиз хәл итәргә була. – Кайсысы әйбәтрәк соң: сездәге кыйммәткә төшкән һәм хокуклары якланган демократик системамы әллә безнең хокукый башбаштаклык хөкем сөргән "очсыз" тормыш-булмышыбызмы? – Тегендәге җайга салынган система әйбәтрәк инде. Салымнар югары, ләкин аларны түләүнең нәтиҗәсе күзгә күренә. Менә Россиядә юллар өчен хәйран салым түләнә, ләкин яз җиткән саен урамнарда машина белән йөрерлек түгел. Юл хезмәтләре, тишек-тошыкка сумала агызып, "ремонт" ясаган була. Америкада исә юл катламы ярылса, ул юлны яңабаштан салалар, шуңа ул бик озакка чыдый. – Бездә көньяктан килгән мигрантларга килмешәкләргә караган кебек карыйлар. Анда да синдәй күченеп килүчеләргә кимсетүле караш сизеләме? – Андый караш бар, ләкин америкалылар аны сиздермәскә тырыша. Елмаеп кына торалар, эшкә дә алалар. Мин эшләгән җирдә һинд та, филиппин да, румын, руслар да бар. Алар дәүләт тарафыннан җирле халыкка караганда да ныграк якланган әле. Эш шунда: закон буенча оешмадагы эш урыннарының ничәдер проценты мигрантларга бирелергә тиеш. Шуңа күрә хуҗа кеше, читтән килгәннәрне эшкә алып, дәүләткә салымнарының күпмедер өлешен киметә. Үземнең мөселман булуымны да яшермәдем. Ураза тотканда без, ике мөслимә, үзебезгә төшке аш тәнәфесен авыз ачу вакытына күчерүне сорадык һәм безнең үтенечне берсүзсез үтәделәр. Шунысы бар: мигрантларга карьера баскычларыннан менү күпкә кыенрак. Менеджерлыкка, югары дәрәҗәдәге урыннарга ирешү өчен икеләтә тырышырга кирәк. – Танышларым арасында чит илгә кияүгә чыгып китүчеләр күп. Ни өчен безнең татар кызлары читтән кияү эзли икән? – Матуррак тормышка кызыгып китәләр, мөгаен. Америкадагы таныш "якташларым"ның туган илләрендәге тормышлары җайланмаган булган. Аларның яртысы яңа җирдә ярыйсы тормыш кора алды, яртысы, ахыр чиктә, американ кияүләрдән аерылып китте. Бер дус кызым үзеннән күпкә өлкәнрәк американга кияүгә чыккан иде. Икесенең тормышка карашлары, фикерләү рәвешләренә кадәр төрле иде. Кыз, ниһаять, гражданлык алды, хәзер исә тегендә яшәүче руска кияүгә чыкты. Икенче дустым да аерылды, икенче бер америкалыга кияүгә чыкты... Беләсеңме, аерылышамы-юкмы, безнекеләр, бернигә дә карамастан, тырышып-тырмашып, АКШта калуны максат итеп куялар. Ни өчен? Чөнки аларны ватаннарына тартып торучы көч юк, үзләрен Россиядә кирәк дип санамыйлар. Минем белән бер вакытта Америкага күчеп киткән өлкән яшьтәге таныш бер әрмән апа бар. Анда малосемейка кебек кечкенә фатирчыкта яши. Инглиз телен белми, каядыр барасы булса, үзенә нәрсә кирәклеген дә аңлатып бирә алмый. "Нигә Мәскәүдә улыгыз янында яшәмисез соң?" – дип аптырыйм мин аңа. Ни өчендер ул Россиягә кайтырга теләми, АКШтагы тормыш рәхәтрәк тоела. – Хәзер чит илдән кияү эзләүче кызларыбызга нинди киңәш бирер идең? – Монда аларның нәрсәләре бар һәм тегендә нәрсә көтә – икесен дә чагыштырып уйларга кирәк. Монда яхшы урынга урнашкансың икән – тегендә ул булмаячак, чәчең белән җир себереп акча эшләргә туры киләчәк. Монда өең бар, тормышың җитеш икән – анда да шул ук булыр, дип уйлау буш хыял булып калмагае. Фәкыйрь илдә яхшы яшәргә һәм бай илдә мескен хәлдә гомер кичерергә мөмкин. Тулы социаль яклауга анда бары тик гражданлыкка ия булучылар гына дәгъва итә ала. – Америкада һәм бездә ир – хатын, килен – каенана мөнәсәбәтләре аерыла бит инде. Андагы гаилә алып бару рәвеше сиңа сәер булып тоелмадымы? Сиңа, татар килененә, караш ничек булды? – Каенана һәм каената белән мөнәсәбәтләребез әйбәт. Без аларга кунакка барабыз. Дөрес, аларда татардагы кебек бәлеш пешереп, кунак көтү гадәте юк. Авырлык килмәсен дип, балаларны да аларга калдырмаска тырышабыз. Шулай да кунакка килсәләр, сыйлап җибәрәм үзләрен. Безнең өчпочмакларны алар бик яраттылар. Ә инде билгеле бер гаилә мөнәсәбәтләрен сөйләү авыр. Америкада шәхси тормышны урамга чыгып селкү дигән нәрсә юк. Шуңа хәтта туган-тумачаларның тормышлары турында да ирем Джон белән сөйләшмибез. Татар каенаналарының: "Нигә мондый кыйммәтле әйбер алдыгыз? Акчагыз күп мәллә?" – дип тикшерүләре гадәти хәл булса, анда мондый сүзне ялгыш та ычкындырмыйлар... Хәер, АКШта "Honey, do!" ("Сөеклем, эшлә!") дигән күренеш киң таралганын әйтә алам! Ул американ хатын-кызларының ирләреннән өй эшләрен эшләтүен чагылдыра. Мәсәлән, хатын, өйгә кайтып: "Нигә ашарга пешмәгән?" – дип ирен сүгеп ташларга да мөмкин. Яки: "Душ кергәннән соң, ваннаны юып, коры чүпрәк белән сөртеп куй", – дип аңа кисәтү ясый. Әйе, американ хатыннар баш булырга ярата. – Былтыр син әти-әниеңне дә кунак иттең бит. Алар Америкада нәрсәгә күбрәк гаҗәпләнде? – Чисталыккадыр инде. Америкада урамда йөргән аяк киеме белән өйгә керәсең, ак келәмнәрдән йөрисең һәм өйдә бер җир дә пычранмый. Тузан кунса гына. – Ничек пычранмый? – Урамда ачык туфрак юк. Гел асфальт һәм чирәм. Кыш көне ком да сипмиләр. Асфальтларны шампунь белән дә юмыйлар. Йортларны салганда ук, төзелеш бетеп, йортны тапшырганда, тирә-янын яшелләндереп, чирәм утыртып китәләр. – Гөлгенә, Америкага киткәнгә үкенмисеңме соң? – Киткәндә күбрәккә өметләнеп, шуларга ирешә алмасаң, үкенер идең. Мин әллә нәрсәләр турында хыялланмадым да, яхшы һәм начар якларын да уйлап киттем, шуңа күрә үкенмим.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|