|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2012 Мәдәният
Баянчы егет16 июльдә күренекле якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рамил КУРАМШИНГА 65 яшь тула. Без аны олы юбилее белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз һәм укучылар игътибарына аның гаиләсе турында язма тәкъдим итәбез. Баянчылар гаиләсе Кочко-Пожарда яшәүче Курамшиннар гаиләсенә гел йөреп тордым. Балалар күз алдымда үстеләр. Ул елларда Кочко-Пожар мәктәп-интернатында Сөләйман абый тәрбияче булды, җыр-музыка укытты, ә мин урта мәктәптә пионервожатый булып эшләдем. Сөләйман абый мәктәптә хор түгәрәген дә җитәкли иде. Атнага бер сәгать, әллә ни түләмәсәләр дә. Шулай да Сөләйман абый хор белән эшләргә яратты. Беренче сменада эшләгән көнендә без дә мәктәптә хор түгәрәген җыя идек. Ул заманда телефоннар юк иде. Өйдәгеләргә: “Бүген хор түгәрәген үткәрербез”, - дип әйтеп калдыра иде, ә мин өйләренә барып белешәм. Килеп кергәндә күбесе вакытта Курамша бабай мич башында була иде. Малайлар дәрес хәзерлиләр. Фәреха апа мәктәптән кайткан да, мич каршында кичке аш әзерләп йөри. Олы кызлары Гөлсем, әле укымаса да, әнисенә булыша: бәрәңге әрчи, ә кечкенә Гөлзар шунда уйнап йөри. Хор түгәрәген икенче сменада дәресләр тәмамлангач, сәгать сигезләрдә үткәрә идек. Керосин лампалары белән яктыртыла иде бүлмәләр. Хорга 70-80 бала килә - өлкән класслар укучылары. Концерт алдыннан икешәр-өчәр сәгать репетиция үткәрәбез. Бер генә ата-ананың да, нәкъ укучыларны озак тотасыз дип зарланганын хәтерләмим. Ул елларда, 50 нче елларның урталары иде, мәктәптә ашату юк иде әле. 1956 елның июнь аенда 80 кешелек хор белән ул елларны өлкә үзәге булган Арзамас шәһәренә бардык. Сөләйман абый җитәкләгән хор өлкәдә беренче урынны алды. Бүләккә патефон алып кайттык. Хорның репертуарында рус, татар җырлары. Халык “Бормалы су буе” җырын аеруча ярата иде. Сәхнәдә кызлар көянтә-чиләкләр белән биеп йөриләр. Җитмешләп кешелек хорны көч-хәл белән авыл клубының сәхнәсенә сыйдыра идек. Соңрак, малайлар үсә төшкәч, хор алдында өч баянчы Курамшиннар утыра иде. Мин мәктәпкә эшкә килгәндә Рамил икенче, Рафаэль дүртенче класста укыйлар иде. Рамил укыган класска җыр дәресләренә йөрдем. Ул искереп беткән гармунда уйный, мин җырлатам. Башлангыч класслар аерым, бүген обелиск урнашкан җирдәге бинада укыйлар иде. Озын тәнәфесләрдә балаларны биетә, җырлата идек: беренче сменада Рамил, икенче сменада Рафаэль уйный. Малайлар пионер, октябрят сборларында уйныйлар. Еш кына колхозның Кызыл почмагында фермада эшләүчеләргә концертлар куябыз. Радиоузелдан бөтен авыл өчен концертлар бирә идек. Баянда һәрчак Рамил белән Рафаэль уйныйлар. Рафаэль үскәндә көләргә ярата иде. Кызлар бииләр, Рафаэль бию көе арасында нәрсәдер уйнап ала, үзе көлә. Ә Рамил һәрчак җитди, бер елмайганын да хәтерләмим. Көйләрне ул бик тиз отып ала иде. Семинарларда өйрәткән җырларның көен ноталар белән язып килә идем. Ләкин махсус музыкаль белемем юк бит, бер нота урынына икенчесен куям, көй чыкмый. Бу көйне радиодан ишеткән идем, дип уйнап күрсәтә Рамил. Шундый очракта: «Апа, җырның нинди нотадан башланганын гына язып ал», - дия иде. Рамилның зур сәхнәдә беренче тапкыр уйнаганын хәтерлим. Башлангыч классларда укый иде. Район үзешчән сәнгать смотры бара. Уразавыл мәдәният йортында мәктәпләр үз номерларын күрсәттеләр. Зал арыган, тавыш. Жюри да игътибарсызрак тыңлый. Безгә чират җитте. Рамилны беренче итеп сәхнәгә чыгардык. Итәгенә баянны чыгарып куйдым. Баянның артыннан күзләре дә күренми. Кайсыдыр композиторның классик әсәрен - бик матур марш уйнап җибәрде. Зал тып-тын калды. Жюри әгъзалары башларын күтәрделәр. Озак кул чаптылар, тагын уйнавын сорадылар... Рамил 5-7 классларда укыганда мәктәпнең бөтен концертларында катнашты. Яңа ел - Чыршы бәйрәме үткәргәндә мәчеттә урнашкан спортзалда көне буе җырлата, биетә иде. Рафаэль мәктәпне тәмамлап югары уку йортына киткәч, Рамил берүзе бөтенесенә өлгерә иде. Әле Казаннан Болгар радиосыннан Рамилның “Өй алдыгыз гөлбакча” җырын тыңлаганда, мин Курамша бабайның бакчасын күз алдыма китерәм. Ниләр генә үсми иде Курамшиннарның бакчасында. Алмагачлар, чия зур уңыш бирә иде, карлыган. Ул елларда андый бакчалар авылда сирәк иде. Аста, Пожар елгасы буенда, урманда гына үсә торган агачлар үсеп утыра. Кем утырткан булган аларны? Без укучыларны көзен гербарийга яфраклар җыярга шунда төшерә идек. Өй алдында чәчәкләр, урам ягында сирень куаклары май аенда хуш ис тарата. Тәрәзә төбендә Фәреха апаның яран гөлләре үсеп утыра. Рамилнең бер җырын очраткан идем, сүзләрен кем язганын хәтерләмим. Анда: Кичер мине болын, Тау астында уйнап йөргән улыңны”, - дигән сүзләр бар. Көтү төшә торган юл турысында мәктәпнең физкультура дәресләрен үткәрә идек. “Беренче звонок”, “Соңгы звонок” линейкалары да шунда булгалады. Бик матур урын. Кызганычка, әле анда чүп-чар ташлыйлар. Илленче еллар урталарында без, кызлар, гадәттә, кич белән кизләүгә чәй суына бара идек. Карты-яше урамда, чәй суында чират. Без шунда сөйләшеп-серләшеп тә ала идек. Курамшиннар бакчасында малайларның я берсе, я икенчесе баянда уйный. Без рухланып тыңлап торабыз. Бүген Курамшин Рамил, белгәнебезчә, Казанда, ә Рафаэль һәм олы кызлары Гөлсем Мәскәүдә яшиләр. Сөләйман абыйның кече кызы Гөлзар авылда укытучы. Байтак еллар мәктәптә пионервожатый булып та эшләде. Кулында баяны, матур җырлый, бии иде. Оештыру сәләте бар үзендә. Гөлзар да абыйлары кебек кичәләр уздырганда баянда уйный иде. Мәктәптә җыр, музыка укытты. Үзе рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Бүген лаеклы ялда булса да, эшен дәвам итә. Ә Курамшиннар йортында, вакытлыча, Гөлзарның улы Руслан гаиләсе белән яшәде. Тырыш егет, үзенә йорт төзеде. Зиярәтләргә барганда аларның йорты алдыннан узасың. Әле дә өй алдында чәчәкләр, агачлар үсеп утыра. Менә-менә капкадан таягына таянып Сөләйман абый чыгар, яисә матур алъяпкычын биленә буган Фәреха апа елмаеп сүз кушар төсле. Юк, йорт моңайган шул. Җәннәттә урыннары булсын. Рамилны еш кына телевизордан күрсәтәләр. Авыл халкы аның белән горурлана, иҗади уңышлар тели. Рамил да авылны онытып куймый, Сабан туйларына кайта, элеккечә баянда уйнап авылдашларын сөендерә.
Фотода: Сөләйман Курамшин уллары Рафаэль, Рамил һәм кызы Гөлзар белән. 1968 ел. Фото гаилә архивыннан алынды.
Сания АБУБӘКИРОВА, укытучы-ветеран |
Иң күп укылган
|