поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.07.2012 Ир белән хатын

«Икебезгә – бер гомер»

Фәнис абый Яруллинны югалтканга да җиде ай булып килә. Вакыт дигәнең аккан су белән бер, кайвакыт чабуына ныклап ябышкан килеш тә аның асылын, йөгереклеген аңлап җиткереп булмый. Юкса татар әдәбиятына әйтеп бетереп булмаслык рухи байлык калдырган Фәнис абый кебек шәхесне һәр көнне искә алырлык та, аның батырлык-фидакарьлегенә һәр көн сокланырлык. Берәр кеше хәтеренә аның боек вакыты, күңел төшкән халәте кереп калдымы икән? Юктыр. Чөнки Фәнис абыйның елмаймый-шаяртмый сөйләшкәне, аралашкан һәр кешесенә яктылык бирми калганы булмады. Ярты гасырдан артык ятакка беркетелгән булса да, күпме җорлык, күпме тормышны ярату иде анда!..

...Фәнис абый белән Нурсөя апаларның фатирында мин беренче тапкыр гына кунакта түгел. Нурсөя апа да мине мәктәп эскәмиясеннән белә. Бу юлы да башта хуҗабикә белән гөрләшеп, соңрак «бүген сиңа гашыйк булам» дип шаяртырга яраткан Фәнис абый янына үтәрмен шикелле тоелды. Түр бүлмә исә пар мендәр менеп кунаклаган буш караваты, Фәнис абыйның урамны күзәтә торган ян көзгесе, тотыныр өчен җайлаштырып диварга беркетелгән таягы белән каршы алды. Бөтен нәрсә дә Фәнис абый исән вакыттагыча. Фәнис абый үзе генә юк. «Елы тулмыйча, берни дә үзгәртмим әле, – ди Нурсөя апа, басынкы тавыш белән. – Нәкъ ул теләгәнчә торсын».

 

Яшь чакта бөтен кеше дә герой

 

– Без Фәнис белән 1962 елда таныштык, – дип сөйләп китә Нурсөя апа, яшьлек елларына кайтып. – Ул вакытта «Ватаным Татарстан» газетасында Шевченко дигән кешенең аның турындагы язмасы басылып чыккан. Фәнисне, туган авылы – Баулы районындагы Кызылъярда бер ел торганнан соң, Казан хастаханәсенә күчергәннәр. Аның янына бөтен комсомоллар агылып кына тора, кызлар да өзелми. Бервакыт кызларга ияреп мин дә килдем. Миңа 22-23 яшь тирәсе. Чая, чыркылдык, сөйләшергә ярата торган идем. Аннан иптәш кызлар белән Фәниснең фатирына килеп йөрдек. Ул вакытта бит комсомол төшенчәсе бар иде, комсомол ярдәм итәргә тиеш! Бездән әллә ни файда булмагандыр инде, бәлки, авыру кешегә комачаулаганбыздыр гына, әмма Фәнис янына йөрүдән туктамадык. 1967 елда өйләнештек. Яшь чакта геройлык көчле була...

 

– Нурсөя апа, ә әти-әниегез, туганнарыгыз каршы төшмәдеме?

 

– Кая инде каршы төшмәсен?! Әни озак та тормады, йөрәк чиреннән бакыйлыкка күчте. Туганнар белән ун еллап аралашмадык. Аннан, әни нигезендә торган сеңлем авырып китте дә авылга, бәрәңге алырга кайтырга кирәк булды. Фәнис, үзем генә калмыйм, диде. Бергәләп апа йортына кайтып төштек. Шуннан туганнар белән элемтә торгызылды. Без болай тугыз туган булганбыз, ул вакытта алтавыбыз исән-сау иде. Бүген мин берүзем генә калдым. Бөтен туганнарым да бик иртә китеп барды. Безнең нәселдә озын гомерле кеше юк та инде ул.

 

– Сез Фәнис абый белән утырудан тыш, хөкүмәт эшендә дә булгансыз, ничек өлгерә идегез?

 

Без бит берара Фәниснең әнисе белән яшәдек. Ул вакытта мин мотор төзүчеләр заводында оператор булып эшли идем. Аннан каенананың шәһәрдә яшисе килмәде, авылга кайтып китте. Фәнисләр алты бала иде – ә Кызылъярдагы әнисенә дигән йортны Фәнис берүзе сатып алды. Ул вакытта аның бер китабы чыгып, 3 мең сум гонорар алган иде. Шуның белән ул әнисен йортлы итте. Минем исә хезмәт кенәгәм өзек-төзекләрдән торды. Каядыр урнашып, шунда гына эшли алмый идем – Фәнис берүзе генә тора алмады. Шулай бер эштән кайтуыма өебез янында ашыгыч ярдәм машинасы тора. Безгә икәнен шундук аңладым. Мин калдырып киткән электр чәйнегеннән чәй эчмәкче булган Фәнис. Ә куллар бит тотмый, беләзеге кайнар калаена туры килгән. Табиблар кабарган шешне тишеп, перевязка ясап яталар иде. Мин ишектән килеп тә кердем, дивар буйлап шуып та төштем... Ничек калдырыйм мин аны шуннан соң? Шундук эшне ташларга туры килде. Аннан лаборантка булып эшләп алдым, тегендә-монда урнашып карадым. Кайсы җитәкче бүген бар, иртәгә юк хезмәткәрне яратсын? Шуңа да үз пенсиям ташка үлчим генә булды.

 

– Нурсөя апа, яшь чакта геройлык белән бергә капылт кына карарлар да үзгәреп китә. Үкенү, аерылып китәргә теләү булмадымы?

 

– Аның турында уйлаганым да булмады. Фәнис минсез ничек яшәсен ди? Үкендем дип тә әйтә алмыйм, ничек бар – шулай булды. Язмыш...

 

– Һәм ярату?..

 

– Ул булмаса, кешене жәлләп кенә яшәп булмыйдыр инде ул. Мин аны үземнеке итеп кабул иттем. Фәнис үзе дә, син булмасаң, мин яшәмим, ди иде. Алай кулында күтәреп йөртмәде инде.

 

– Нурсөя апа, хатын-кызга хас әни булу теләге баш калкытмадымы?

 

– Мин балалар яратмадым, шуңа андый теләк тә булмады. Була бит ул шундый кешеләр, балалар белән мәш киләләр. Безнең Фәнис шундый иде. Бөтен күрше-тирә баласы бездә үсте. Ишекнең ябылып торганы юк, кереп тулалар иде дә Фәнис янында мәш килеп йөриләр иде. Бала-чага бик тиз тоемлый бит ул – кем баланы ярата, кем юк. Минем янга ашыйсылары килгәндә генә киләләр, ә Фәниснең өстеннән йөриләр. Берсендә шулай күрше кызы Дианага ярты көн бездә булгач, үскәнем, арыдым, зинһар, өеңә кайт, дидем. Ярар, диде дә кызчык, Фәниснең караваты астына кереп китте. Ул вакытта алагаем зур караватлар. Караватның икенче ягыннан килеп чыкты да Фәниснең юрганы астына кереп ятты. Янәсе, шулай иткәч, аны беркем дә күрми. Балаларны үлеп ярата иде Фәнис, уртак бала турында бик хыялланды. Әмма булса, кыз бала булыр иде ул безнең, ди иде. Шулай бер чак балалар йортыннан бала алу турында да сүз кузгаткан иде. Мин өметләндермәдем. Баланы бит үстерү өчен бөтен шартлар кирәк, аннан кем бирсен безгә бала? Аның өчен бит меңнән-мең документ тутырасы. Урын өстендәге кешегә барыбер бала бирмәсләр иде.

 

Бер урында гына утырмадык

 

– Нинди иде ул Фәнис абый?

 

– Ул бик пунктуаль кеше иде. Кеше киләм дип шалтыратса, ул көнне шул минут-сәгатьне көтеп берни эшләми иде. Беренче тапкырында да, икенчесендә дә ул кеше килмәсә, өченчесендә кабул итмәде. Һәр кешенең үз планнары бит – ә сүзендә тормаганнар өйдә яткан кешенең нинди эше бар дип уйлаганнардыр, бәлки, соңыннан үпкәләп тә йөргәннәрдер. Фәнис алдакчы кешеләрне дә өнәмәде. Ялагайлануны сөймәде. Безнең өйдә беркайчан ялган булмады. Икебез дә үпкәләп йөрү дигәнне белмәдек. Әни дә исән чагында, бер яктан әрләшәсең, икенче яктан килеп эндәшәсең, дип көлә иде миннән. Кайберәүләр бит эндәшми йөри ала. Без икебез дә сөйләшми тора алмый торган кешеләр. Кайвакыт, төшке ашка утырган килеш, өстәлне җыярга, кичке ашны пешерергә дә онытып, караңгы төшкәнче гәпләшеп утыра идек.

 

– Сезнең уртак сәфәрләр турында да Фәнис абыйның әсәрләре аша укып белә идек.

 

– Без бик йөремсәк идек. Утырдык та чыгып киттек. Кунакка еш йөрдек. Мин үзем 1972 елдан башлап машина йөртәм. Ул вакытта «Запорожец»ка утырып кая гына бармадык. Авылга, бакчага баруны әйтеп тә тормыйм инде. Кырымга бардык без, Ташкент, Дүшәнбегә барган идек. Ул сәяхәтләрне сөйләп тә торасы юк инде. Алар, безнең Фәнис белән икебезгә бер уртак гомер кебек, тулаем аның иҗатында урын алган. Әле ул шул сәяхәтләрдә кемнәргәдер гашыйк булып, соңрак шулар белән хатлар да алышып торды. Хәтерлим, Ташкенттан бер танышы ел саен туган көненә посылка сала иде. Почтадан шуны бергәләп барып алдык. Эчендә сыеклык чайпалган кебек. Кара, димен Фәнискә, «булькает». Ачып карасак, ике коньяк шешәсен чәк-чәк белән уратып алган ике «таучык». Аннан озак та тормады, ул ханым йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Фәнис бик тиз гашыйк булучан иде. Кәрәзле телефоннар чыккач, өй телефоныннан кызларга-ханымнарга шалтыратып, көннәр буе сөйләшә иде. Икешәр-өчәр мең счет килә. Мин аны андый аралашудан тыймадым. Урында яткан кеше өчен аралашудан да зуррак бәхет була димени? Әле ярый аякларың йөрми, чыгып чабар идең, дип көлә идем үзеннән.

 

51 китапның күбесе – үз хисабыбызга

 

– Сез аңа иҗатын кәгазьгә төшерергә булыштыгызмы?

 

– Юк, ун бармагының берсе хәрәкәтләнмәсә дә, ул каләмне ике йодрык арасына кыстырып үзе язды. Аның иҗаты бик зур. Бергә күпме яшәп тә, мин аның тик торган вакытын хәтерләмим. 24 сәгатьтән торган тәүлекнең 20 сәгатен сызланып, перевязкалар ясатып ятканда да, калган 4 сәгатен иҗатка багышлый иде ул. Юкса каян килсен ул 51 китап? Ә бит ул китапларның күпчелеген үз хисабыбызга чыгардык. Аның хезмәтен күрсеннәр, ди идем. Ишектән ишеккә йөрдем. Әле әнә бер өем беркайда да басылмаган хикәяләре калды. Татарстан китап нәшрияты аларын 75 яшенә чыгарырга вәгъдә итте.

 

– Авырлыкларның исемлеге кыска булмаган...

 

– Безнең Фәнис белән булган ЧПлар инде ул... Мусин урамындагы фатирыбызда торганда коридордагы электр щитыннан янгын чыкты. Бишенче катка кадәр менде ялкын. Рупордан: «Документларыгызны алыгыз да фатирлардан чыгыгыз», – дип кычкыралар. Фәнис миңа, бар чык, ди. Мин ничек аны калдырып чыгыйм ди? Чыкмыйм, дидем. Әгәр ул вакытта ишекне тимергә алыштырырга өлгермәгән булсак, утырып янасы идек. Кешеләрнең дә ваемсызлыгына шаккаттым инде – күршеләр чыгып киткәннәр, ә мин янгын инде бөтен коридорны камап алгач кына белдем. Юкса өйдә авыру бар икәнен беләләр иде. Аннан утны сүндерделәр, өйгә сулап булмаслык көек исе кереп тулды. Үзебез елыйбыз, үзебез исән калганыбызга шаккатабыз... Аннан Жуковский урамында фатирга күчү белән ишек төбендәге документлар, акчалар салынган сумканы урлап чыгып киттеләр. Без бит гомер бакый ишек бикләп тормадык. Участковыйга хәлне аңлаткан идем, сумкагызны тротуарга чыгарып утыртасыгыз калган, диде. Ярдәмгә Зилә Вәлиева килде. Өч көн эчендә бөтен документларны эшләп бирделәр. Без ул яктан Зилә Вәлиевага зур рәхмәтле – аннан күргән игелекнең чуты-чамасы юк. Бу фатирны да ул бирдертте, телефонлы итте, һәрдаим Фәнисне тыңлады, кунакка килергә дә вакыт таба иде. Ул сумка урлаудан айнырга өлгермәдек, без ике сәгатькә очрашуга киткәч, ачкыч яратып кереп, бөтен өйне чистартып чыгып киткәннәр иде. Бөтен алтыннарымны, ремонтка дип җыйган шактый зур күләмдәге акчаны алганнар. Ул бит тотмаган куллар белән, зур газаплар белән иҗат итеп тапкан акчалар... Ничек рәхәтен күреп булсын аның? Төгәл ике сәгать өйдә булмадык. Әле ул көнне очрашуга барып җиткәч, Фәниснең йөрәге тотты, аңын җуйды. Сизенгән, күрәсең...

 

– Тән ярасына җан яралары өстәлә торган...

 

– Бер тапкыр Тукай музеена очрашуга чакырдылар. Фәнис 14 китапка музей исеменә автограф куеп, шуларны бүләк итәргә алып бардык. Ул вакытта музей директоры аларны куярга урын тапмаган, анда өлкән яшьтәгеләр белән Рафаэль Сальмушев кичә оештырган иде. Музейга дип атап алып килгән китапларны шунда җырлаган-биегәннәргә тоткан да тараткан. Менә шул Фәниснең хәтереннән җуелмады. Сезнең газета аша ишетүчеләр булса, кайтарсыннар иде ул китапларны музейга. Ул бит Фәниснең музейга атап алып килгән саллы бүләге иде.

 

– Фәнис абыйның ясаган бүләкләре шактый дип беләм.

 

– Сәвияне әйтәсеңме? 54 яшендә үлеп киткән сеңлемнең кызы Сәвияне без унберенче сыйныфта чакта ук Казанга китерттек. Аның янбаш сөяге каймыккан иде, әмма операцияләр уңыш китермәде. Бишенче курста аңа Фәнис абыйсы зур, матур фатир бүләк итте. Хәзер Сәвиябез кияүдә, бәби үстерә.

 

– Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә Фәнис абыйга җорлыгы-шаянлыгы да булыша иде булса кирәк...

 

– Менә үзе бер шаккаткыч нәрсә – бер карасаң, безнең тормышта бер яктылык та юк кебек. Тәмугның күзенә карап торган чаклар булды. Китапларын бастырганда да эт итеп сүгелгән, ярдәм сорап кергәндә дә, буш вәгъдәләр белән кайтып, үксеп-үксеп елаган чаклар буа буарлык иде. Әмма Фәнис һәрвакыт шаянлыгы белән үткәреп җибәрә белде. Кыенлыклар, рәнҗетелүләр булган саен, ул тагын да ныграк үҗәтлек белән эшли башлый иде. Артка чигенмәде, күңел төшенкелегенә бирелмәде. Ә аны укыган кадәр укучы тагын кайсы язучыда бар икән? Фәнис Яруллинны бөтен җирдә беләләр, китапларны әллә кайлардан соратып алалар иде. Аның язмышы ул яктан бик бәхетле булды.

 

Миннән алда үлмә!

 

– Фәнис абый үлем турында уйлана идеме?

 

– Яшь вакытында үлемнән курка иде. Соңгы вакытта, гомерем күп калмагандыр инде, дия башлады. Соңгы ике елда бик авырды ул. Йөрәк белән бөер үзен бик сиздерде. Мин дә шактый кан басымы, күз күреме белән интеккәч, бөтен курыкканы миннән калу булды. Син китүне кичерә алмаячакмын, ике-өч көннән мине дә җыештырачаклар, ди иде.

 

– Китәр алдыннан уш-акылында идеме?

 

– Әйе. Соңгы көненә кадәр язды. Кулыннан каләме тәгәрәп-тәгәрәп төшә, ул кабат үҗәтләнеп язарга тотына... 8 декабрьдә (2011 ел. – Г.Җ.) көне буе телефоннан сөйләште. Кичке якта хәле начарланды, «ашыгыч ярдәм»гә шалтыраттык. Температурасы 38,5 дигәч, килмәделәр, кичке алтыда тагын шул ук таныш номерны җыйдык. Җиделәрдә участковый табиб килде. Мин алар әйткән фәнни тел белән әйтә алмыйм инде – йөрәге начарланды, тавышы бетте. Кичке тугызларда җылы сөт сорады. Соңгы кабул иткән ризыгы шул булды. Иртән тешен чистарттырды, аннан тагын скорый чакырттык. Кич килгән табиб та, иртән килгәне дә хастаханәгә салыгыз, диде. Ә Фәнис миңа, хастаханәгә салма, мин өйдә үләм, диде. Тугызы көнне, табиблар китүгә, өзелде...

 

– Фәнис абый нәрсә ярата иде, Нурсөя апа?

 

– Иртән-иртүк уянуга кояш нурын күреп куана иде. «Аллага шөкер, бүген дә якты көнне күрдем бит әле», – дип сабый бала кебек сөенә иде. Догалар укыды. Шундый матур бу дөнья дип, көзге аша урамдагы яшәешне күзәтә иде...

 

Нурсөя апа белән озаклап утырдык әле без. Бөек җанлы, галәмдәй зур йөрәкле, сары алтынга тиң олуг сабыр холыклы ханымга тиң сүзләрне эзләсәң дә, табып булмыйдыр ул. Аның бөеклеге тарихка да керерлек, һәйкәлгә дә әверелерлек, дөньякүләм эталонга да тиңләрлек. Рәхмәт Сезгә, Нурсөя апа! Татар әдәбиятына әнә шундый шагыйрьне иңендә дә, рухи яктан иҗатта да күтәргән шәхес буларак Сез татар хатын-кызының иң зур һәм иң матур үрнәге...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»