• 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 21.11 "Яңа татар жыры". Гала-концерт "Пирамида".17.00
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 21 Октябрь Рауза Әхмәрова
  • 21 Октябрь Илдус Зиннуров
  • 21 Октябрь Фәйзи Гаскәров (1912-1984)
  • 21 Октябрь Раил Шәмсуаров
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 17 мең сум. т.89375830280
  • Апас районы Каратун станциясендә кулай бәядән генә бер бүлмәле фатир сатыла . Якында гына кибетләр, балалар бакчасы , мәктәп урнашкан . Телефон 89673645355
  • Дипломированный специалист. Делаю Взрослый и детский массаж. (так же делаю массаж особенным детям) не дорого с выездом на дом. Кому интересно пишите в ватсап.89063313174 (Гульфина) мой инстаграм _massage_kazan._
  • Казаннын Дружинная 4 адресы буенча урнашкан 2 булмэле квартиранын (1 булмэсендэ 2 кыз яши) 2 нче булмэсенэ тэртипле, начар гадэтлэре булмаган, вакытында тулэп бара ала торган татар кызы эзлибез. Квартирада яхшы ремонт, барлык унайлыклар, техника да бар. Ерак тугел ТЦ Тандем, Пятерочка, Магнит итп, метро Козья слобода. Заселение ноябрьдэн. Фотоларны в лс жибэрэбез. 89503177076
  • дворник,уборщица кирэк,центр 89872053927
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89393318928 пенсионерларга ташлама каралган!!!
  • Бала кровате сатам, яхшы хэлдэ. Кирэк булса матрацы да бар. Казан. 1500 сум. 89027159146
  • Квартира статуслы 2 булмэле гостинка сатам,Казан,А.Кутуй тукталышы 89867130203
  • Бер булмэле фатир арендага,Дубравная м.ст.янында89393746053.
  • Казан. Урман чиклэвеге сатып алам, тел. 89172956589

 
 

 
Архив
 

               

05.07.2012 Җәмгыять

Мокытлык энциклопедиясе

Телеэкранда «Дом -2» атлы реалити-шоуның мәшһүр алып баручысы, янә килеп, соңгы вакытта Мәскәүдәге оппозиция митингларында җемелдәләгән Ксения Собчакның «Мокыт энциклопедиясе» (Энциклопедия лоха) дип исемләнгән, хәтәр генә фотолар белән сипләнгән китабы дөнья күрде. Шушы уңайдан танылган журналист Дмитрий Быков белән корган әңгәмәсендә Собчак: «Русия генетик әтрәгәләмнәр иленә әйләнде», – ди.

Ксения туташ китабында кулланылган атамаларга үзенчәлекле аңлатмалар бирә. Без фәкыйрьләргә мокыт (лох) дигән cүз эт типкесендә яшәүче, төрле финанс пирамидаларына алданып, төп башына утыртылучы, кыскасы, кәкре каенга терәтүләрдән башы чыкмаучы беркатлы гади халык дип аңлашыла. Ксения Собчак бу төшенчәнең мәгънәсен тирәнәйтә, офыкларын киңәйтә төшә. Аныңча мокыт (лох) – янәшә-тирәсендәгеләргә басым ясарга һәм үзен тәти итеп күрсәтергә көчәнүче кеше. Әңгәмәдәшенә үзенең дә мокыт (лох) булуын, хәттә «ана мокыт» икәнен дәлилләп, Собчак «Дом-2» тапшыруын ил мокытлыгы символы дип атый. Ә Русиянең уптым илаһи гомуммокытлыкка тару сәбәпләрен туташ 1917 нче елдагы хәлләргә сылтый, шәхесне изгән-сыткан 1937 нче һәм сугыштан соңгы елларны искә алып шәрехли. Илебездәге бүгенге тынычлык һәм җәмгыятебездә азатлык урынына колбаса дигән килешү төзелүе турында сөйләп, колбаса бетүгә әлеге килешү дә төкәнәчәк дип искәртә... Белеме буенча ул халыкара мөнәсәбәтләр белгече, ә дипломын «Франция һәм Русиядәге президентлык институтларына чагыштырма анализ» дигән темага язган. Ксения Собчак миллиардлар «эшләүчеләрне» баблонафтлар дип атый, ә акча «эшләү»гә сәләтне музыкадагы слух белән чагыштыра. Бәгъзе хәтәр түрәләрне, кәттә, ялтыравыклы һәм кыйбатлы нәрсәләргә һәвәслекләреннән чыгып, «дәү бәби»ләр дип тә «олылый».

 

Тәти күренергә көчәнү җәһәтеннән әле кайчан гына Татарстан да әллә ниләр кыланган иде. Кол Шәриф мәчете хозурында бушлай сыра эчеп күбенешкән туташларның трусик төшерешле «Золотая попа» конкурслары дисеңме, «Сотворение мира» атлы «пәри туйлары» дисеңме, төрледән-төрле мисс бәйгеләре, татар уенчыларының дәһеле дә булмаган хәтәр спорт командаларының җиңүләре, миллион баш чучка үрчеме алуга ирешү, татар сәнгатен якын җибәрү каралмаган халыкара фестивальләргә миллионнар ыргыту... Кыскасы, санап бетерешле түгел. Бәлки Тукай яшәгән йортны җимерү, Казандагы Бауман урамындагы татар китабы кибетен подвалга төшерү, кайбер сәер һәйкәлләр шаукымы да кемнәрдер алдында тәти күренергә көчәнү галәмәтедер?

 

...Тукай дигәннән, күптән түгел Төркиянең Истанбул каласында аңа һәйкәл куелдыЙ Әлбәттә, мәшһүр «Пар атны» гына түгел, ә «Китмибез!»не дә язган Тукаебызның «солтан җирендә» һәйкәлен калкыту – хәерле гамәл. Тик менә гәүдәләнеш кенә байтак сораулар уята. Бу хакта Интернетта да (Матбугат ру) төрле фикерләр яңгырады. Тап-тар кием кигән хәлсез һәм йончыган кыяфәтле, шактый карт чырайлы шагыйрьне сынчы эскәмиягә утырткан. Тукай бер кулы белән (егылып китмәскә дипме) утыргычка таянган, ә терсәктән бөгелгән икенче кулында – каләм. Аның пәке түгел, ә нәкъ менә каләм булуын искәртү өчен бәлки өстәмә язу кирәктер? Каләм икәне тәгаенләнсә дә, сын шагыйрьдән бигрәк (бу бинем шәхси фикерем) колхоз хисапчысын, кыр бригадирын хәтерләтә. Бу бит Тукай! Җитмәсә үзе «анда унбиш шпион» дип язган Төркиядә... Вера Мухинаның эшчене – чүкеч, колхозчыны урак тоттырып ясаган үрнәгенә иярүме соң әллә бу шагыйрь кулына һөнәри эш коралы тоттыру?.. Хуш, рәссамны пумала тоттырып мольберт хозурында шулай күрсәтү мантыйкка сыйсын да ди. Рәссамнарның иртән яки көпә-көндез ачык һавада сурәт төшерүләре була торган хәл. Шагыйрьләр төнлә яза түгелме соң? Һәрхәлдә Тукайның шушы рәвештә үзенең тылсымлы, я булмаса утлы давыллы шигырьләрен укмаштырып утыруы, миңа калса, бик икеле...

 

Казанда, Идел-Пресс бинасы (Декабристлар урамы, 2) тирәсендәге әфганчыларга багышланган һәйкәл дә күпләрдә каршылыклы фикер уяткан иде. Бер таныш әфганчыдан шул хакта фикерен сорагач: “Бармы, бар”, –дип кенә җавап бирде. Бу һәйкәл турында да шуннан артыкны әйтеп булмый... Күрәсең сынчы туган телен белми һәм шуңа да Тукайны, аның рухы тукылган шигъриятен аңлаудан ифрат дәрәҗәдә ерак.

 

...Мин сынчы түгел, бәлки автор идеясен аңлап җиткермәгәнмедер, әмма Тукай һәйкәле нинди буласын хәл итүне фәкыйрегезгә тапшырсалар, аны чапкан пар атта гәүдәләндерер һәм туган көнендә генә булса да (көн саен мәгълүм бер вакытта булса тагын да әйбәт) ул сын хозурында Заһидулла Яруллинның «Тукай»маршы» яңгыратылуын хәл итәр идем...

 

...Олугъ, кадерле, милләт сөеклесе затларыбызның җеназасыннан фотолар Интернетка эленүенә күнектек. Ни гаҗәп, түрәләремез, сүз куешкан кебек, анда баш киемсез йөри... Мәрхүмнәр җеназасында баш киемсез булу ул бит православ урысларга хас... Татар түрәләренең дә шул модадан тайпылмавы көфер уйларга этәрә. Бигрәк тә Рәшит Әхмәтов үз газетасында (“Звезда Поволжья”) Русия эчке эшләр министры булып эшләгән якташыбызны, милләттәшебезне православ дине кабул иткән дип язгач, аның үрнәге йогышлы булды ахрысы кебек шикшө-бһәләргә турылый күңелне. Дөрес, бездә вөҗдан иреге анысы һәм, халкыбыз әйтмешли, җаны теләгән җылан ите ашый...Православ динне сайлыймы шәхес, исламнымы – иң мөһиме ихласлык һәм иманлылык. Файда хакына иман алмаштыру яки ике якка да ярап буталу гына җирәнгеч күренеш, андыйлар монафикълар санала һәм, диндарлар фикеренчә, аларны тәмугның соңгы, җиденче каты көтә....

 

Бар иде заманнар. Ниндидер китап чыгу, әсәр басылу җәмгыятебез тарафыннан зур вакыйга буларак кабул ителә иде. Татарда Адлер Тимергалин, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, яңарак 85 яшен тутырган Миргазиян Юныс әсәрләре милләтебезне кузгатып җибәрә торган иде... Тукай әйтмешли, үтте инде ул гомерләр, очтылар шул кош кеби...Алай да... Ксения Собчак китабы әйбәт сатыла, имеш... Шәрә дөреслек белән дә алдырган автор, ихласлык ягыннан да кимен куймаган...

Зәет МИРЗАНУРОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (809508) / 12.07.2012 12:41:07

2006 нчы елны Анкарада Тукайның чәчмә әсәрләре һәм шигырьләре тупланган китабы чыгарылды. Аңа сүз башын Төрксой генераль директоры Полад Бөлбөлоглы һәм Татарстанның премьер министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева язган.Тышлык бик затлы, Сөембикә манарасы фонында Тукайның искиткеч матур фотосы урын алган.
Төрек һәм татар телләрендә Тукайның 100 шигыре 12 данә мәкаләсе басылмыш әсәр(татарчасы шулай язылган) , ягъни китап, Төрксой оешмасы һәм Татарстан Җөмһүрияте Мәдәният Министрлыгының уртак эшчәнлеге белән бастырып чыгарылган.Тукай әсәрләре татарча һәм төрек телендә янәшә бирелсә әлбәттә төрек укучысына Тукай шигъриятенең аһәнен аңлау бәлкем мөмкин дә булыр иде. Ни өчендер китап төзүчеләр башта барча әсәрләрне төрекчә, ә аннары уптым илаһи татарча биргәннәр һәм укучыны чагыштырып танышу мөмкинлеген чикләгәннәр. Җитмәсә төрекчәгә тәрҗемәне тәрҗемә үк дип тә булмый, ул юлга юл әйләндерелешкә тарта. Тукайны андый әйләндерелештә укыган бәгъзе төрекләр Тукайны да милләтебезне дә мокытка санап, кызганырга мөмкиннәр дип куркам. Рәхим итеп , мөхтәрәм укучылар, һәммәбез белгән “Туган тел” шигырен кирил хәрефләрендә төрекчә яңгырашта танышыгыз һәм нәтиҗәне үзегез ясагыз.

АНАДИЛИМ
Әй анадилим, әй гүзәл дил, ангамын, бабамын дили!
Сенин саендадыр, дөньяда өгрәндегим һәр шәй,
Бу дил илә әввәлә, аннәм нинни сөйләмеш,
Сонлары, гечәләр буе нинәм масал анлатмыш.
Әй анадилим!Һәр заман ярдамынла синин,
Күчүклүктән бери хиссидерим севенчими, кәдереми
Әй анадилим! Сенинлейди эттигем элек дуам :
Аффет демиштим, бәни, аннәми вә бабамы Танрым.

Милли моңнарыбыздан тукылган , җырлап торган шигырьләрнең төрекчәсе беткәнче шушы дәрәҗәдә. Тукайның шигъри толпары аксак корчаңгы алашага әйләндерелгән дә куйган ...Әлбәттә мондый “кәлҗемә” ләр авторына куелган һәйкәлне төрекләр , бәлкем таман дип тә санар?http://rustemzaripov.blogspot.com/2011/06/blog-post_8786.html

№16 (809490) / 12.07.2012 08:38:42

Лохлар -ягъни Собчак әйткән экспертлар бар да шушында утыра инде.

№15 (809489) / 12.07.2012 08:35:02

"Данның төбе хөрмәт, хөрмәтнең төбе хезмәт" - менә ни өчен халык төпкә батырыла икән...

№14 (809457) / 11.07.2012 20:22:55

"Хранительница" кирәк.Мокытлыгыбызны тарика кертер очен!

№13 (809396) / 11.07.2012 09:18:56

Собчак -акылллы, дурочка булып уйный гына,э безнен политдамалар и афэнделэр акыллы булып куренергэ тырмашучы надан бушкуыклар.

№12 (809388) / 10.07.2012 23:42:25

Үзеңне бел инде.

№11 (809387) / 10.07.2012 22:57:51

Сорыйм әле, Иркэ турында шикелле...

№10 (809377) / 10.07.2012 19:52:07

...Лох... любит выглядеть экспертом по всему АКТУАЛЬНОМУ.
К.Собчак(Энциклопедия лоха)
Халык язучыларыбыз, шагыйрьләребез, телле депутатларыбыз турындамы бу?

№9 (809366) / 10.07.2012 16:57:30

Кремль янындагы Әсгать Галимҗанов хәйкәле дә Асия Миннуллинаныкы.Аты да, Әсгать абый да чат үзләре, сынчы фотографик тәңгәллеккә ирешкән, молодецтан башка сүз юк.!

№8 (809288) / 09.07.2012 14:28:59

Каплана идем чәкчәккә,
Сабый чакта, саф чакта,
Җаным фида дия имеш
Чәкчәк өчен Собчак та...

№7 (809279) / 09.07.2012 10:29:09

Дом-2 дән күрсәтәләр
Дөньяның бап шапшагын;
Ә бит булгандыр,булгандыр,
Собчакның да саф чагы

№6 (809243) / 08.07.2012 16:05:35

\"Хранительница\"ны профессионально ничек браковать иткэнен белэсен килми инде?

№5 (809194) / 07.07.2012 14:16:46

На фик нищему,бог пдаст! Читай сам.

№4 (809191) / 07.07.2012 10:37:52
№3 (809185) / 07.07.2012 07:35:15

Лох всегда находится в погоне за модой, и хотя никогда не может ее по-настоящему догнать, любит выглядеть экспертом по всему АКТУАЛЬНОМУ.
К.Собчак(Энциклопедия лоха)

№2 (809184) / 07.07.2012 06:51:24

Даут син нәрсә турында????

№1 (809183) / 07.07.2012 02:40:46

КАмал театры янындагы шурале,Туркиядаге Тукай,афганецларга хайкал Асия Миннуллинаныкылар.И ул "Хранительница" турында яхшый айтте.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте