|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2012 Җәмгыять
Эшкуарлар Универсиада ярдәмендә акча эшлиБүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы маркасы астында лицензияле продукция белән сату итәчәк беренче кибет ачыла. «Казан-2013» дирекциясе быел шушы брендны кулланып товар чыгаручы эшкуарлардан 60 миллион сум күләмендә табыш алырга ниятли. - Сездә Универсиада символикасы төшерелгән бүләкләр бармы? - дип сорыйм Казанның Балалар дөньясы кибете янында сувенир белән сату итүчеләрдән. Хәтерлим әле, биредә күптән түгел генә Кытайда ясалган Универсиадага кагылышлы төрле ядкарьләр сатыла иде. - Юк, - дип җавап бирә алар. - Хәзер Универсиада символикасы төшерелгән продукция махсус кибетләрдә генә сатылачак. Әнә, күрәсезме, яңа павильон төзиләр? Чыннан да, бүген Островский урамындагы 47 нче йортта беренче шундый сувенир кибетен ачу күздә тотыла (фотода). Кытайларда - сан, бездә - осталык Дүшәмбе көнне, 2 июльдә исә, Казанның «Корстон» бинасында журналистларга сувенирлар кибетендә нәрсә тәкъдим ителәчәген күрсәттеләр: тауарлар арасында сәгатьләр, хушбуйлар, рюкзаклар, кулчатырлар, язу кирәк-яраклары, хәтта кер кыстыргычларына кадәр бар. Бүгенге көндә барлыгы 25 компания Универсиада символикасы төшерелгән продукция җитештерү өчен рөхсәт алган, аларның 5 се генә - Татарстанныкы. - Лицензияле продукция чыгару - җитди базар, әлеге программаны гамәлгә ашыру барышында без Татарстан компанияләренә мөрәҗәгать иттек, ләкин алар безгә кирәкле эш күләмен күтәрә алмый, - дип сөйләде «Казан-2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов. Әлегә Татарстанда иң күп заказларны республиканың Һөнәрчеләр палатасы үти. Андагы һөнәрчеләр 165 мең төрдәге сувенир продукция тәкъдим итәргә әзер, шул исәптән Универсиада символы - Юни барсы төшерелгәннәрен дә. Һөнәрчеләр палатасы рәисе Нури Мостафаев сүзләренчә, хәзерге вакытта палата 500 гә якын рәссам һәм кече эшкуарларны берләштерә, алар продукцияне данәләп тә, күпләп тә җитештерә ала. Кытай тауарларына килгәндә, Нури Мостафаев әйтүенчә, Кытай җитештерүчеләре дә Универсиада маркасы астында продукция чыгару хокукын алган, чөнки, аңлашыла ки, сүз зур күләмле эш турында бара. Әмма без татар халкының милли гореф-гадәтләрен исәпкә алып, төрле эшләнмәләр җитештерәбез. Минемчә, штампланган әйбер алганчы, тиңе булмаган ядкарь сатып алу күпкә отышлырак. Билгеле инде, Кытай үз тауарларын очсызрак бәягә бирәчәк. Безгә дәүләт тә берникадәр ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Осталарга кирәкле кораллар, җиһазлар сатып алу һәм, шулай итеп, тауарның бәясен бераз төшерү өчен акча да бирелә. Бияләй урынына - плавки? Универсиада дирекциясе лицензияләр сатып кына да 23 миллион сумга якын акча эшләгән. Ел азагына кадәр аны 60 миллионга җиткерәчәкләр. Барлыгы 40 компаниягә Универсиада ядкарьләрен сатарга рөхсәт ителәчәк. Эшкуарлар өчен патентны кулланган өчен компенсация күләме, тауарның категориясе, бәясе һәм күләменә карап, 1-15 процент тәшкил итә. Дирекциядә җитештерүчеләр хокукын яклауны да кайгыртканнар. Сату базарына контрафакт тауарлар үтеп керүен кисәтү өчен, продукциягә голограммалы маркалар ябыштырылачак. - Бу марканы чынына охшатып ясап булмый, - дип ышандыра Игорь Сивов. - Заманча гаджетларны файдаланып, сатып алучы әлеге маркадан тауарны кем җитештерүен, якынча бәясе турында беләчәк. Һәр эшкуар «Гознак» компаниясе белән килешү төзеде. Барлык төр тауарның, авторучкамы ул әллә зур сәгатьме, кабы булырга тиеш, голограммалар шунда ябыштырылачак. Бүгенге көннән Интернетта онлайн-кибет эшли башларга тиеш, анда да Универсиада символикасы төшерелгән продукция сатылачак. Бәясе 3 мең сумнан артып киткән продукциягә заказ биргәндә, тауарны иясенә илтеп җиткерү өчен түләргә кирәк түгел, бәясе кимрәк булганда аларны махсус пунктлардан килеп алырга туры киләчәк. Ел азагына кадәр Казанда Универсиаданың тагын 17 павильонын ачу күздә тотыла. Игорь Сивов тәкъдим ителгән тауарларның кайберләре генә булса да халык арасында популярлашып китүе турында хыяллана. Канаданың Ванкувер шәһәрендә узган кышкы Олимпиадада, мәсәлән, бияләйләр бик популяр иде. - Анда бер компания Олимпиада эмблемасы төшерелгән кызыл бияләйләр сатты. Икенче көнне бөтен бияләйләрне дә кырылып алып бетерделәр. Компания тиз генә тагын меңләгән бияләй эшләп чыгарды. Мин үзем дә чират торып, 10 долларга шул бияләйне сатып алдым. Соңыннан Олимпиада символикасы төшерелгән продукциянең 45 проценты шушы тауарга туры килгәнлеге ачыкланды. Татарстанда да бөтен кешенең дә күңеленә хуш килерлек истәлекле тауарлар сатылсын иде дип теләктә калам. Аңлашыла ки, җәйге Универсиадада бияләй сатып дан казанып булмас, бәлки безгә плавки сатып караргадыр?
Олег ПЛАТОНОВ |
Иң күп укылган
|