|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2012 Милләт
Россиядә татарлар һәм руслар кимиРоссия халкы кими бара, татарларның саны да артмый. 29 июнь көнне игълан ителгән 2010 елгы халык исәбен алуның рәсми нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2010 елда уздырылган халык санын алуга рәсми нәтиҗәләр ясады. Җомга көнне әлеге хезмәт тарафыннан илдәге халыклар, аларның саны, башка демографик һәм социаль-икътисадый күрсәткечләр дөнья күрде. Билгеле булганча, нәкъ менә халык санын алу Россиянең милли составы – илдә нинди халыклар яши, аларның саны күпме кебек сорауларга җавап алырга мөмкинлек бирә. Хәер, бу саннар төп-төгәл дип әйтәсе кыенрак, чөнки җанисәп вакытында да кешенең милләте турындагы сорауга җавап бирү мәҗбүри түгел иде. Шуңа да 2010 елдагы халык санын алу вакытында 5 миллионга якын кеше үзенең милләтен атамаган. Әйтергә кирәк, узган – 2002 елдагы җанисәп вакытында үз милләтен атамаган кешеләр саны күпкә азрак – 2 миллион тирәсе генә булган. Россиядә барлыгы 142,86 миллион кеше яши. Узган җанисәп (2002 ел) белән чагыштырганда россиялеләр саны 2,31 миллионга кимегән. Ил халкының милли составына килсәк, сан буенча беренче урында, әлбәттә, руслар тора. Аларның саны 111,02 миллион (2002 елда алар 115,89 миллион булган). Процентлап санаганда, руслар Россиядә яшәүчеләрнең 80,9 процентын тәшкил итә (2002 елда – 80,64 процент булган). Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә татарлар саны да кимегән, һәрхәлдә, үз милләтен күрсәтүчеләр арасында. 2002 елда татарлар 5,55 миллион булса, 2010 елга без нибары 5,31 миллион гына калган. Ягъни милләтебез Түбән Кама кебек зур бер шәһәр халкын югалткан. Хәер, процентлап алганда, татарлар узган җанисәп вакытындагы кебек үк Россия халкының 3,87 процентын тәшкил итә. Башкортлар саны да кимегән. 2002 елда илдә 1,67 миллион башкорт яшәсә, 2010 елга аларның саны 1,58 миллионга гына калган. Кимүчеләр арасында шулай ук украиннар, чувашлар, мордва һәм башкалар. Халык саны артучы милләтләр дә юк түгел. Алар арасында чеченнар, әрмәннәр, аварлар, даргиннар, лезгиннар, якутларны әйтеп китәргә була.
Гүзәл КАМАЛОВА |
Иң күп укылган
|