поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.06.2012 Мәгариф

Танышлык белән кабул итмиләр

Хәзер республиканың иң ерак районнарында яшәүче мәктәп укучыларының да Казандагы абруйлы уку йортларының берсендә - КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейда белем алу мөмкинлеге туачак.

Биредә сентябрь аенда уңайлы бүлмәләре, ашханәсе, спорт мәйданчыгы һәм хәтта кер юу урыны да булган интернат ачарга ниятлиләр. Лицей директоры Павел Шмаков сәләтле балалар өчен интернат ачу турында инде күптәннән хыяллануы турында әйтә. Талантлы балалар шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да бар. Кайвакыт авыл мәктәпләрендә, бигрәк тә физика һәм математикадан, балаларның табигый сәләтен үстерә, югары уку йортларына керергә әзерли алырлык югары квалификацияле укытучылар җитми. Хәтта ата-аналарның акчаларына да. Ә лицейда балалар бушка укыячак һәм яшәячәк.

- Әлегә без 9 һәм 10 сыйныфларны тәмамлаган сәләтле 19 укучыны кабул итәчәкбез, - дип аңлата Павел Шмаков. - Тулырак мәгълүматны рәсми сайттан табарга, шулай ук Интернет аша элемтәгә керергә була. Лицейга кабул итү яздан башланырга тиеш иде. Әмма Кави Нәҗми урамындагы бинада ремонт эшләре ике атна элек кенә башланып китте. Иске бинадан тышкы диварлар гына торып калды, эчтә исә барысы да яңадан төзеләчәк. Сентябрьгә өлгерербез, дип өметләнәм, чөнки төзелешне Казан мэры контрольдә тота. Безгә шулай ук Татарстан президенты, КФУ ректоры да ярдәм күрсәтә. Мин аларга бик тә рәхмәтле.

Проект буенча, бинаның беренче катында - ашханә, подвалда - кер юу һәм душ бүлмәләре, ә икенче катта лицейчылар һәм хезмәткәрләр өчен торак бүлмәләр урнашачак. Башта укучылар өчен ике катлы караватлар куярга уйлаганнар, ләкин директор интернат казарманы хәтерләтеп тормасын дип, бу фикердән кире кайткан. Аның сүзләренчә, балалар интернатта үзләрен өйләрендәге кебек хис итәргә тиеш.

Талантлар эзлиләр

Лицейга кабул итү май аенда башланган. Бер урынга 8 кеше дәгъва кыла. Лицейда барлыгы биш параллель сыйныф исәпләнә - 7  сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр, иң күп балалар - 7 сыйныфта. 

Конкурс ике этапта уза. Башта балалар имтихан тапшыра - аларның профиль фәннәр буенча белем дәрәҗәсе тикшерелә. Имтиханны уңышлы бирүчеләр икенче этапка үтә: укучылар биш көн дәвамында лицейда физика, математика, тарих, инглиз теле буенча лекцияләр тыңлап, шул материаллар буенча контроль биремнәр эшли. Соңыннан тикшерелгән эшләр, авторның исеме күрсәтелмичә, лицейның рәсми сайтына урнаштырыла. Һәр укучыга аерым код билгеләнү сәбәпле, ата-аналар балаларының контроль эшен үзләре дә карый ала. Билгенең гадел булуы шик тудырган очракта, биремнәрне «ирекле экспертларга» да күрсәтергә ярый.

Бүгенге көндә лицейга 45 яңа укучы кабул ителгән. Әмма кабул итү әле дәвам итә - соңгы «дулкын» август урталарында булачак. Барлыгы йөзгә якын укучы җыю күздә тотыла.

Камчы белән дә, прәннек белән дә

Директор сүзләренчә, лицейга кабул итү ачык нигездә оештырыла.

- Иң беренче һәм мөһим таләп - баланың сәләтле булуы. Бездә танышлык белән керүчеләр юк һәм булмаячак та, - дип белдерә Павел Шмаков. - Чыннан да, кабул итү кампаниясе башлану белән без әледән-әле югары урында эшләүче кайбер түрәләр, бай ата-аналар тарафыннан басымына юлыгабыз. Куркытып та карыйлар, җайлап-майлап хәл итмәкче дә булалар. Кабул итүне башларга да өлгермәдек, тикшерүчеләр ишек шакырга кереште. Ришвәт бирергә тырышучылар да юк түгел иде. Кемдер газиз баласын, туганы яисә күршесенең малаен яки кызын кертергә тели. Хәтта Казандагы хокук саклау структураларының берсендә икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсе җитәкчесе шалтыратып, дачадагы күршесенең малаен лицейга кабул итүләрен сорады. Шундый җитди урында эшләгәч, нәрсә эшләсә дә ярый дип уйлыйдыр, күрәсең. Ә күптән түгел салым хезмәтеннән бер ханым килде. Ул иң элек безнең бухгалтериягә шалтыратып, кемнедер лицейга урнаштырырга теләвен әйткән икән. Миннән исә ул бернәрсә дә сорамады, укырга керүнең шартлары турында гына белеште. Ә ул киткәннән соң, өстәлдә коньяк салынган пакет күреп алдым. Артыннан чыксам да, соң иде инде. Инде нишләмәк кирәк, җае чыкса, ул коньякны укытучылар белән бергә бушатырга туры килер, мөгаен... 


Елена МЕЛЬНИК
Интертат.ру
№ | 30.06.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»