поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.06.2012 Бәйрәм

Гали Сабан туе хезмәт кешесен зурлады

Гомерләре буе Сабан туйларына йөрүчеләр соңгы еллардагы үзгәрешләрне күреп шатланалардыр, дип уйлыйм. Советлар чорында рөхсәт булырмы-юкмы дип, курка-курка уздырылган мондый милли бәйрәмнәребезне күпләр әле дә хәтерлидер. Авылларда колхозлар таралып, халык ни эшләргә, кая барырга белми аптырап йөргән вакыттагы Сабан туйларның ачысын да күп татыдык. Менә хәзер авыл тармагының кабат аякка басып килүен күрергә дә насыйп булды. Дөрес, бу уңай күренешләр бөтен җирдә дә түгел, зуррак татар авылларында гына башланды әлегә. Шулай да, халык акрынлап үз җиренең хуҗасы булырга өйрәнеп килә.

Мактаулы, данлыклы Гали авылын гына алыйк. Моннан 14 ел элек беренчеләрдән булып эшкуар Наил Баһаутдинов биредә үзенең “Чулпан” шәхси хуҗалыгын оештырып, халыкның хосусый милке булып саналган җирләрне арендага ала һәм иген, көнбагыш үстерә башлый. Ул чакта аның бер иске тракторы һәм комбайны гына була. Ә бүген бу фермерның хуҗалыгында нинди генә техника юк икән? Авыл кешеләренең 1256 гектар пай җирләрен эшкәртеп, елның елында зур уңыш алып тора. Халык та буш калмый, һәркемгә бер пай өчен фермер 2 центнер бодай, 10 литр көнбагыш мае, мал асрарга печән китереп бирә. Авылның башка күп кенә эшләрен дә башкарып тора - бөтен чараларга матди ярдәм күрсәтә, кышын авылны кардан чистартырга булыша, язгы шимбә өмәләрендә актив катнаша...

Авылның икенче фермеры Камил Исхаков эшкә бераз соңрак, 2003 елда керешкән. Сигез бозау һәм бер трактордан башланган эш нәтиҗәсен күрсәгез иде хәзер! Мөгезле эре терлек фермалары, икмәк келәтләре барысы да ныклы, төпле итеп, уйлап эшләнгән. Авылның иллеләп кешесе бүгенге көндә бу хуҗалыкта үзенә эш тапкан.

Наил Баһаутдинов та, Камил Исхаков та бик тыйнак кешеләр. Аларның уңышлары белән мактануларын беркайчан күрмәссең, чөнки алар күбрәк эш белән мәшгульләр. Әнә, быелгы Сабан туе сәхнәсенә чакыргач та, Камил Исхаков микрофонны үзенең бухгалтеры Идрис Сафиуллинга тапшырды. Ә үзе алдынгы хезмәткәрләренең кулларын кысып, бүләк биреп, рәхмәт әйтеп кенә торды.

Ә бүләкләнүчеләр саны бихисап иде. Алдынгы терлекчеләр һәм механизаторлар, кранда эшләүчеләр һәм машина йөртүчеләр, кыскасы, крестьян эшен башкаручылар - Мөдәррис Йосыпов, Руслан Алтынбаев, Сәхабетдин Насыйров, Фәнис Исхаков, Хаҗиәхмәт Абдуллов, Җәгъфәр Гыйрфанов, Рәйхан Арсланов, Низаметдин Насыйров, Рөстәм Сәгъдиев, Сәйфулла Губаев, Шәфигулла Фазуллин, Әгъзам Кәримов һәм башкалар бензин пычкылары, тимер кисү аппаратлары, микродулкынлы мич яисә телевизор кебек кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Авылда батырлар да бар икән бит әле. Февраль аенда  үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әминә әби Ибраһимова һәм аның кызы Әлфия апаның өендә янгын чыккач, аларны коткарырга дип утка Айрат Кәлимуллин һәм Ядкәр Мостафин ташланалар. Кызганыч ки, Әминә әби һәлак була, ә менә Әлфия апаны күтәреп  алып чыгарга өлгерәләр. Шулай ук Асыл Әсәдуллин да икенче янгын вакытында батырлыгын күрсәтә.  Сабантуй көнне бөтен халык алдында аларны зурлап, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Афәрин егетләр!

Гали авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев иң олы кешегә, яңа туган сабыйларның ата-аналарына, сугыш ветераннарына, укуларын алтын һәм көмеш мәдальләргә тәмамлаган чыгарылыш сыйныфы укучыларына һәм тагын әллә кемнәргә бүләкләр тапшырганда, бу тамашага Татарстанның Әлмәт районы, Габдрахман авылыннан килгән үзешчән артистлар хәйран калып карап тордылар. Ә авылның грек-рим көрәше секциясе бүлмәсен җыештыручы Айсылу Талипованың авыр хезмәтен бәяләп, аңа да күчтәнәч тапшырылгач, кунакларның берсе: “Абау, техничка хезмәтен дә күрә белгән җитәкчеләр тарихта гына калган дип тора идем. Биредә гади кеше хезмәте дә югары бәяләнә икән!”, - дип, галилеләргә үзе дә сизмәстән бик югары бәя бирде.

Никтер яратам мин Гали Сабан туен. Халык аңа ашыкмыйча, бөтен эшләрен тәмамлагач кына җыела, мәйданны әйләнеп, бөтен таныш-белешләре белән күрешеп чыканнан соң гына, көрәш мәйданы тирәли куелган эскәмияләргә тезелешеп утыра да ахырына кадәр селкенмичә милли көрәшне карый. Быел ул озын-озын тәнәфесләр белән, көрәшчеләрне ял иттереп кенә алып барылды, халык моны сабырлык белән кабул итте. Финалга чыгучылар арасыннан 70 килограммлы үлчәүдә Рәфис Исхаков, 85 килограммга кадәр Ринат Кәлимуллин, 100 килограммга кадәр Фәнис Исхаков, кунаклар арасыннан Алмаз Мостафин беренчелекне яуладылар. Абсолют батыр исемен алу өчен Фәнис Исхаков һәм Ринат Кәлимуллин көрәштеләр. Ринатның авырлыгы кечкенәрәк булса да, осталыгы зуррак булып чыкты, һәм ул 2012 елгы абсолют батыр исеменә лаек булып, сарык тәкәсен һәм кер юу машинасын алып кайтып китте.

Ат чабышларында да күбесенчә Гали авылы атлары катнашты һәм җиңде. Беренче чабышта Рамиль Мостафинның “Абигайль” кушаматлы аты, икенчесендә - “Минфис” кушаматлы Башкортостан аты, өченчесендә - Таһир Латыйповның “Шайтанка”сы, дүртенчесендә - Җәгъфәр Латыйповның “Гренландия”се, бишенчесендә дә шул ук хуҗаның “Гуга”сы беренче булып килделәр.

Әлбәттә инде, татар халык уеннары да бик кызу барды. Көянтә-чиләк белән йөгерүдә уңган-булган Айсылу Талиповага, шома баганага менүдә Рузил Кәримовка, гер күтәрүдә Иван Мардяновка тиңнәр табылмады. Балалар да көне буе яшел чирәмдә тәгәрәшеп аркан тартыштылар, көлә-көлә катыктан тәңкә эзләделәр, авыш бүрәнәдән төшәргә теләмичә, ата-аналарын йөдәтеп бетерделәр.

Сәхнәдә чыгыш ясаучы балалар да байтак булды: Гали сандугачы Ислам Кәлимуллин, халык соравы буенча да, үзе теләп тә берничә тапкыр чыгып җырлады. Актанышның “Сәләт” гимназиясендә укучы бу малайның осталыгы елдан-ел арта бара. Аның эзеннән атлап баручы Фаил Абдуллин да калышмады. Игезәк кызлар Наилә белән Камилә Хәсәноваларның чыгышы да Сабан туеның матур бер бизәге булды. Ә инде Татарстанның танылган җырчылары  Закир Шаһбан һәм Фирүзә Сибгатуллина турында сөйләмим дә. Зур, матур концерт күрсәттеләр алар.

Барысы да оешкан төстә, бик шәп узды. Тик менә бу юлы Самарага кайтырга озаграк җыенганбыз ахыры. Сату, шашлык пешерү рәтләрендәге чатырлар алынып, машиналар китеп беткәч мәйданга күтәрелеп карасам, ни  күзем белән күрим - Сабан туе аланында чүп-чар, картон тартмалар, шешәләр, кәгазь кисәкләре таралып ята. Күршедәге сатучыбызның да үз урынында чүп калдырып, кузгалып китәргә торуын күреп: “Нишлисең, абзый, әнә контейнер куйганнар бит, артыңнан җыеп ал!” - дип әйтмичә булдыра алмадым. Ә ул җавап итеп: “Нәрсәгә соң мин 300 сум түләдем?” - диде дә, чигәсе янында бармагын боргалап, китеп тә барды. Кемне шулай кимсетте икән ул: үзебезнең сату урынында чүп җыеп йөрүче минеме, әллә вакытында тәрбия алмаган үзенме? Киләсе елда да шушында килеп сатарга, булмаса, бәйрәм итәргә җыенмый микәнни ул?

 

Камил ИСХАКОВ (сулда) югары күрсәткечләргә ирешкән Мөдәррис ЙОСЫПОВка төсле телевизор тапшыра.

Янгында батырлык күрсәткән Айрат КӘЛИМУЛЛИН (уңда).

Җәгъфәр ЛАТЫЙПОВның «Гуга» кушаматлы аты беренче килә.

Ринат КӘЛИМУЛЛИН (аста) көндәшен калак сөягенә салырга җыена.

 Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.  


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 27 | 01.07.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»