поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
29.06.2012 Сәясәт

Шартнамәгә биш ел: киләчәге бармы?

28 июньдә Татарстан парламентында Татарстан һәм Русия хакимиятләре арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү шартнамәсе төзелүгә биш ел тулуга багышланган "түгәрәк өстәл" сөйләшүе узды.

Түгәрәк өстәлне Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, мондый очрашу Татарстан Конституциясенә 20 ел тулу көне якынлашып килгәндә тагын да зурырак әһәмияткә ия.

​​“Бу шартнамәләрнең беренчесе 1994 елда, икенчесе исә 2007 елның 26 июнендә 10 еллык мөддәткә имзаланды. Татарстан федераль үзәк белән шушындый рәвештәге федератив мөнәбәтләр урнаштырган Русиядә бердәнбер регион булды. Бу килешүне сәяси тормышның үзенә күрә бер феномены дип әйтер идем”, дип белдерде ул.

“Түгәрәк өстәл” утырышын алып барган Татарстан парламенты депутаты Марат Галиев фикеренчә, моннан биш ел элек имзаланган килешүгә карата төрле кешедә төрле караш бар.

“Кемнәрдер бу шартнамәне бернинди мәгънәгә дә ия түгел дип әйтә, ә кемнәрдер ни өчен Татарстан белән генә шундый килешү төзелде дип белдерә. Әмма ни генә булмасын бу килешүнең нигезе бик зур мәгънәгә ия” диде ул һәм беренче һәм икенче шартнамәләрне имзалау тарихын аңлатып узды.

Галиев: "Президент атамасын үзгәртүгә ихтыяҗ күрмим"

Марат Галиев сүзләренчә, хәзерге вакытта гамәлдә булган икенче шартнамәнең төп әһәмияте – аның Татарстан конституциясен тануында.

​​“Икенче шартнамә, беренчесеннән аермалы буларак, Татарстанда уздырылган референдумны да таный һәм шушы вәзгыятьтән чыгып, минем президент статусына да тукталасым килә. Русия белән ике арада кул куелган шартнамә Татарстанда уздырылган референдумны һәм республиканың конститутуциясен дә таныганга күрә, Татарстан президент статусы темасында да ирекле булырга тиеш. Кемнәрдер куша дип президент исемен үзгәртүгә ихтыяҗ күрмим. Башка республикалар президент исеменнән ваз кичәләр икән, без моңа хөрмәт белән карарга тиешбез, үзгәртсеннәр, бу аларның үз эшләре. Аларның үз тарихлары бар, алар бу исемне кайдандыр алып куйдылар, без исә бу исемне халык референдумы белән булдырдык. Халык фикере белән санлашмауның хокукый нигезе була алмый.

Аннан соң, Татарстан бит президент республикасы да әле. Әгәр президент исеме бетерелә икән, ул вакытта республика исеме кирәк калырмы соң, дигән сорау туа. Минемчә, республика статусын саклап калу, президент атамасы белән турыдан-туры бәйле. Мин бу ачыклауларны бүген махсус ясадым, чөнки әлеге ике вакыйга уңаеннан уйланырга төпле сәбәпләр бар”, диде Галиев.

Хәкимов: "Шартнамәне сәяси фактор буларак бәяләргә кирәк"

​​Депутат Рафаил Хәкимов исә икенче шартнамәгә карата күпләрдә тискәре фикер булуын әйтеп узды. “Беренче шартнамә тарихи яктан әһәмиятле булса, икенчесен, чикләнгән булуына карамастан, безгә аны сәяси фактор буларак бәяләргә кирәк. Русиядә хакимият вертикале башланганнан соң бу шартнамә үзенә күрә бер уникаль шартнамәгә әверелде. Чөнки андый шартнамә башка республикалар белән төзелмәде”, диде Хәкимов.

Кырыктан артык дәүләт эшлеклесе, депутатлар, галимнәр катнашкан һәм ике сәгатьтән артык барган “түгәрәк өстәл” утырышының ахырында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев сүз алды.

 

Шәймиев: "Русияне шартнамә коткарып калды"

“Юлны ярып баручыларга һәрвакыт “эләгә”, бу элек тә шулай булды, хәзер дә дәвам итә”, дигән сүзләре белән Шәймиев шартнамәгә кул кую вакытындагы авырлыкларны күздә тотты булса кирәк.

​​“Әгәр ул вакытта Татарстан һәм тагын берничә республиканың инициативасы булмаса, яңа иҗтимагый үсеш чорында Русия нинди хәлдә булыр иде икән, моны әйтүе авыр. Русия белән Татарстан арасында кул куелган беренче шартнамә Русияне коткарып калды. Шунысы кызык, беренче килешүләрнең вакыты беткәч күп кенә республикалар Русия белән икенче килешү төзү турында бөтенләй сүз дә кузгатмады. Хәзер күпләребез икенче шартнамәнең эчтәлеген тикшерә. Барыннан да бигрәк безнең өчен аның төзелүе мөһим. Шуны әйтәсем килә, Русия алга таба да федератив республика буларак үсәргә тели икән, республикалар белән мөнәсәбәтләрне шушындый шартнамәләр нигезендә төзергә тиеш. Русия унитар дәүләт булып кала алмый. Демократик Русия бары тик федератив дәүләт рәвешендә генә була ала”, дип сүзен йомгаклады Дәүләт киңәшчесе.

“Түгәрәк өстәл” тулысынча урыс телендә барды. Бары тик исәнләшүләр генә татар телендә булды. 


Райнур ШАКИР
Азатлык
№ | 28.06.2012
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (808885) / 29.06.2012 23:22:00

ЮК, безең Татарстанда (мунисипал районнарда дип әйтик) мондый җитәкчелек булганда ,ЮК!!!
Гарык бу әшнәлектән, кода-кодагыйлыктан, күтәкәйлектән...Бар халык туйды...Кечкенә генә мәсәләне хәл итәр өчен Рәсәй премерына или презедентына мөрәҗәгәт итәсе, алар хәл итә.

№3 (808883) / 29.06.2012 23:00:39

"Сәясәт белән шөгылләнмәгән кеше - гражданин булып атала алмый" Аритотель.
Мин ирмен, мин чын ир-атмын дигән ирнең төп кызыксынуы, иң күп белеме, иң кирәкле шөгеле - сәясәт булырга тиеш.
Профессия дә түгел, эштә самореализасия дә түгел, гаилә дә түгел, тем более яһүдләрнең Талмудыннан алып язылган, гойларны сарыкка әйләндерергә, миңгерәтүгә юнәлтелгән “ир кеше йорт салырга, малай үстерергә, агач утыртырга тиеш" дигщне дщ түгел. "Гои должны посадить деревья, детей своих вырастить, дома строить, но не один гой не должен знать, чем мы занимаемся, что пасем то, стрижем ты их - мы", (Талмуд)
Сәясәтне белмәгән, сәясәтне аңламаган, ул сәясәткә өлешен кертмәгән, моя хата с краю дип утырган кешенең утырткан агачын башкалар кисеп алып файдаланачак, төзегән өендә - башкалар яшәячәк, үстергән малаен - башкалар бәхете өчен сугышка җибәрәчәкләр, башкалар бәхете өчен эшләргә дучар итәчәкләр.

№2 (808875) / 29.06.2012 19:50:35

бар икән ич,кәҗәләр арасында йөргән сарык.

№1 (808867) / 29.06.2012 17:25:40

Шартнамә беркемгә дә кирәкми икән, мруда.
Сәясәтне белмәгән, аңламаган кеше, сәясәт белән шөгылләнмәгән кеше - сарык инде ул, аны сарык кебек куачаклар да йөнен дә кыркачаклар, егып та суячаклар.
Аристотелнең Политикасында шулай язылган.
Мруда сарык булмаган бер генә кеше дә калмаган икән.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar