поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.06.2012 Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең тәнкыйтен тыңларга әзер

Республиканың яшьләр оешмаларына активрак булу, үз сафларына тагын да күбрәк яшь көчләрне җәлеп итү, төрле халыкара һәм республикакүләм бәйгеләрдә ешрак чыгыш ясау мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге тәкъдимне Татарстан президенты федераль бәйге җиңүчеләре, «Кадрлар резервы» яшьләр проекты финалистлары, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары белән узган очрашуда җиткерде. «Бүгенге көндә Татарстан үзгәрешләр кичерә. Республиканың фәнни һәм мәгариф өлкәсендәге мөмкинлекләре зур. Татарстанны тагын да үстерү, бөтен дөньяга таныту өчен безгә белемле, югары квалификацияле белгечләр кирәк. Аларны без яшьләр арасыннан эзлибез дә инде. Нәкъ менә сез Татарстанның киләчәген билгелисез», дип яшьләргә мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов кунакларны бүгенге көндә республикада яшьләр сәясәтенең торышы, актив эшләп килүче яшьләр программалары белән таныштырды.

Үз чиратында яшьләр дә җавапсыз калмады. Алар президентка үзләрен борчыган мәсьәләләр турында җиткерде, теләк-тәкъдимнәрен кертте. Сизелеп тора, чыгыш ясаган барлык активистлар да республика җитәкчелегенә ярдәм күрсәтергә, Татарстан данын еракларга таратырга, аны үстерергә ашкынып тора. Президент яшьләргә әлеге очрашуны рәсми булмаган әңгәмә рәвешендә алып барырга тәкъдим итте. «Бәлки сезне республика хөкүмәте эшчәнлегенең кайбер моментлары канәгатьләндермидер. Аларның барысы турында да миңа әйтә аласыз. Без сезне тыңлавын-тыңларбыз, ләкин тәкъдимнәрегезнең барысы да тормышка ашачак дип әйтә алмыйм», дип шаяртты президент.

Студентлар Лигасы президенты Тимур Сөләйманов Казанда ЮНЕСКОның халыкара яшьләр үзәген булдыру турындагы планнары белән уртаклашты. Ә Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ренат Садыйков исә яңа төзеләчәк «Иннополис» инновацион иярчен-шәһәргә россиякүләм яшьләр төзелеше дигән статус бирергә тәкъдим итте. Тагын бер кызыклы теләк яңгырады очрашуда. Яшьләр сүзенә караганда, Татарстанда фанатлар белән эшли торган махсус оешма булдыру кирәк. Бу халыкара уеннар, ярышлар вакытында җанатарларны контрольдә тотарга, стадионнарда тәртип урнаштырырга булышыр иде, дип саный алар.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов яшьләр оешмалары активистларына мактау билгеләре тапшырды, аларга алга таба уңышлар теләде. Яшьләр көне уңаеннан оештырылган әлеге чарада 200дән артык яшь буын вәкилләре катнашты. Араларында чит ил студентлары да булу әлеге бәйрәм көнен әһәмиятле итеп кенә калмыйча, аның халыкара дәрәҗәдә мөһим булуын да ассызыклагандыр, мөгаен.

 Яшьләр көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстанның эчке эшләр министрлыгы каршындагы Казан юридик институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасында да катнашты. Югары белем алу турындагы документ һәм лейтенант исеменә быел 190 студент лаек булды. Аларның 30ына кызыл дипломнар тапшырылды. Яшь лейтенантлар Татарстанда гына түгел, ә Чуашстан, Марий Эл, Удмуртия, Чечен республикасы һәм башка төбәкләрдә дә хезмәт итәчәк. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 27.06.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»