|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2012 Мәгариф
Укытучылар әзерләү дәвам итә20 июньдә вузларга документлар кабул итү башланды. Бер төркем уку йорты Казан федераль университеты составына кергәннән соң, гомумиләштерелгән вуз студентларны беренче тапкыр җыя. Бу төркемдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да бар. Моннан соң укытучыларны кем укытыр? Педагогик белгечлекләргә студентлар кабул ителәчәкме? Бу сораулар белән без педагогика университетында озак еллар эшләп килгән Россия тарихы һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире Гөлшат Мөдәррис кызы Мостафинага мөрәҗәгать иттек. – Бу сорау безне дә нык борчыды, чөнки педагогика университетында мәктәп программасында каралган бөтен юнәлешләр буенча укытучылар әзерләүнең бай тәҗрибәсе тупланган иде. Без эшләгән тарих факультетына килсәк, тарих укытучылары әзерләү 1918 елдан, Казан педагогия институты оешкан мәлдән үк башланып китә. Бер гасырга якын чорда меңләгән укытучылар әзерләнде. Алар республика мәктәпләрендә һәм вузларында гына түгел, башка төбәкләрдә дә уңышлы эшләделәр һәм эшләп киләләр. Араларында җөмһүриятебезнең бердәнбер СССР халык укытучысы Әнәс Сәләхов, күренекле галимнәр Сәлам Алишев, Равил Фәхретдинов, Фаяз Хуҗин, язучы Мәдинә Маликова һәм башкалар бар.
– Кушылу вакытында сезнең факультет язмышы ничек хәл ителде?
– Безне университетның тарих факультеты белән берләштерделәр, шулай итеп тарих институты төзелде. Аның составында укытучылар әзерләүгә юнәлдерелгән тарих белеме бүлеге бар. Шөкер, тарих институтының җитәкчеләре педагогик юнәлешнең әһәмиятен аңлый.
– Димәк, педагогик юнәлешкә дә абитуриентлар кабул ителә?
– Әйе, безнең бүлек бакалавриатка ике профиль буенча гаризалар кабул итә. Аның беренчесе – “Тарих”, икенчесе – “Тарих һәм инглиз теле”.
– Билгеле булганча, быел мәктәпне тәмамлаучылар саны азайды, ә белгечлекләр саны, шул исәптән гуманитар юнәлешне сайлаучылар өчен дә шактый артты. Мондый шартларда яшьләрне педагогик юнәлеш кызыксындырырмы?
– Киләчәген ачык күзаллаган яшьләр яңа стандартлар буенча әзерләнгән укытучыларны мәктәпләр көтеп торуын аңлар, билгеле. Бездә алган белем башка өлкәләрдә эшләргә дә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, музейларда, архивларда, массакүләм мәгълүмат чараларында, радио-телевидениедә. Бүген актив эшләүче археологларның шактый өлеше – безнең шәкертләр. Шулар арасында Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Фаяз Хуҗин, археологик тикшеренүләр үзәге җиткәчесе Айрат Ситдыйков. Безнең бүлекнең тагын шундый үзенчәлеге бар: бездә әти-әнисе, туганнары дәвамчылары буларак килгән студентлар шактый күп.
– Шулай да, педагогик уку йортларын бетергән яшьләр мәктәптә эшләүдән баш тарта, дигән фикер яшәп килә...
– Андый проблема юк түгел. Ләкин мин бу мәсьәләне уку-укыту белән түгел, бәлки социаль-икътисадый вәзгыять белән бәйләр идем. Мәктәпкә омтылган, укытучылык эшен яраткан күпме яшь белгеч, эш хакы гаять түбән булу сәбәпле, башка эшкә китте. Шунысы куанычлы: соңгы елларда бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Мәктәптә төпләнеп калган студентларның саны елдан-ел арта. Бүлекне тәмамлап, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең электрон базасын төзибез. Бу инде бүлек эшчәнлеген ачык күрсәтәчәк. Быелгы чыгарылышта 10 студентыбыз ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “Безнең яңа укытучы” грантына гариза бирде.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|