• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
  • 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 26.06 "Яңа Сабантуй". Урам стрим-парк 17.00 - 21.00
  • 26.06 На территории экстрим-парка «Урам» пройдёт молодёжный фестиваль «Яна Сабантуй», начало в 17:00.
  • 30.06 "Галәм.Әгъләм" шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы. 18:30 сәгатьтә, Тинчурин театры.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июнь
  • Илназ Сафиуллин - җырчы
  • Вадим Захаров - җырчы
  • Николай Никифоров - дәүләт эшлеклесе
  • Эльза Әхмәтҗанова - журналист
  • Марсилия - җырчы
  • Галия Булатова (1906-1985) - актриса
  • Рәсимә Гарифуллина - шагыйрә
  • Лионель Месси - футболчы
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
 
 

 
Архив
 

               

26.06.2012 Җәмгыять

Лаеклы яшәү шул була

Лаеклы яшәү өчен россиялеләргә аена уртача 27 мең 200 сум акча кирәк. “Левада-Центр” үткәргән социологик сораштыруның нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Ә чынлыкта Россия халкының яшәү минимумы хәзер 12 мең сумннан аз гына күбрәк.

Сораштыруда Рос­сия­нең 45 төбәгендә яшәү­челәр катнашкан. Ни гаҗәп, аларның күпчелеге яхта, шәһәр чи­тендәге зиннәтле йорт турында да, сәяхәт итү, чит ил автомобиле, кыйм­мәтле яңа технология җиһазларына ия булу хакында да хыялланмый икән. “Күпчелек өчен лаеклы яшәү ул – нәрсәгәдер мохтаҗлык күрмичә генә, әҗәткә алмыйча гына, очны очка ялгап бару һәм аз булса да җыелган акчага ия булу ди­гән сүз”, – ди “Левада-Центр”ның директор урынбасары Алексей Гражданкин. “Мөгаен, бу илнең тарихына бе­лән бәйледер”, – дип аң­лата ул моны.

 

“Лаеклы яшәү бәясенең шундый кечкенә булуы Россия халкының фатир алырга ашкынып тормыйча, әти-әни­ләре белән бер түбә ас­тында яшәүне кулайрак күрүенә дә бәйле”, – ди «Норд Капитал» инвестицияләр төркеменең аналитика департаменты директоры Владимир Рожанковский. Аның фикеренчә, яшь­ләрнең ипотека өчен түләүләре дә исәпкә алынса, бу сумма ике тапкыр зуррак булыр иде.

 

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, россияле­ләрнең яртысыннан артыгы гаиләсенең матди хәлен уртача дип бәяләгән. 17 проценты үзләрен яхшы һәм бик яхшы хәлле гаилә дип саный. Сораштырылганнарның 25 проценты начар һәм бик начар хәлле гаилә вәкилләре булуын белдерә. Шундый ук сораштыру узган ел да үткәрелгән. Аннан күренгәнчә, былтыр россиялеләргә лаек­лы яшәү өчен уртача 24 мең сум акча кирәк булган.



Ватаным Татарстан
№ 126 | 26.06.2012
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (808746) / 27.06.2012 09:42:42

Эшләгән кешенең хәзердә кадере бар.Аллага шөкер, акчасында алабыз, бар ягыбызда җитүле..үзебез теләгән вакытта үзебез теләгән җиргә барып ял итәбез.

№8 (808745) / 27.06.2012 09:22:59

Сез әйтеп киткән кебек уңышлы хуҗалыклар бөтен Советлар Созына да 5 бөртек кенә иде.Күз өстендәге каш..Бөтен ярдәм шуларга булды
Әйе, ул заманда эшләгән кешенең кадере булды.. Тик кесәңдә кызыл тышлы партия билеты булса..

№7 (808744) / 27.06.2012 08:57:48

Миңа Советлар Союзының иң өлкән, зур һәм уңышлы бер хуҗалыгында эшләү бәхете тиде. Производство-экономик күрсәткечләр - ил буенча иң алда; бар күчмә кызыл байраклар, ВДНХ вымпеллары һ.б. – гел аларда иде. Халыкның уртача хезмәт хакы 250 сумга менеп бара иде, ел азагында гына да эшләүчеләр ул вакыттагы акча белән мең-ике мең премия, өстәмә түләү алалар иде. Хуҗалыкта бар социаль мәсьәләләр дә хәл ителгән: урамнар асфальт, үзәкләштерелгән, һәр фатирга диярлек кертелгән водоснабжение, үзәкләштерелгән отопление, фатирлар белән тәэмин итү - 95 %, (хуҗалыкта 500 дән артык фатир гына, күбесе - коттедж формасында), прачечная, мунча, клублар, балалар бакчалары, балалар иҗаты йорты, ике спортклуб, халык иҗаты ансамбле, һ.б. - юк әйбер юк, һәм дә күбесе – хуҗалык исәбенә.
Менә анда, ул вакытларда эшләргә була иде, эшлә дә эшлә генә. Эшлә, продукция бир, эш күрсәт, - сиңа бар шартлар да бар.
Чынлап торып эш кешесенең, чын авыл хезмәт кешесенең кадерен белә торган иделәр ул вакытта.
Бер генә дә начар яшиләр иде дип әйтә алмыйм мин ул вакыттагы бу хуҗалык эшчәннәренең.
Хәзер аның миллионнан бере дә юк.

№6 (808742) / 27.06.2012 08:42:04

менә укый утыргач, иркәнең (№4) килеп җиттем.

дөрес язган бит Ф.Н. !!!

иркәнең язганнарын бик сиерәк хуплыйм,ә бу язмасын хупламый мөмкин түгел.

иркә язганнар хыял түгел,ә кәнкрит эш.
молодис Ф.Н.!!!!

№5 (808739) / 27.06.2012 08:20:51

Гади халык кайчан, кайсы чорда лаеклы яшәде?
Колхозчылар кайсы елдан пенсия ала башлады? Мин әбиемнең 8сум пенсия ( 70еллар башы)слганын хәтерлим..Бу акчага ялгыз карчыкка яшәү итү мөмкин идеме..Ә андый эбиләр ул чорда, ирләре сугышта үлеп калган"солдаткалар" илдә миллионлап иде,Авыл җирендә кыш чыгу өчен, мич ягарга 20куб.утвн кирәк иде

№4 (808736) / 27.06.2012 07:45:14

Минималка, сез бик хаклы.
вкт турында әйтәсез дә әйтүен, безнең халык үз проблемасын үзе хәл итәргә күнекмәгән.Бу соңгы эштә охрана труда белән дә шөгыльләнәм әле))) Хокуларын, тәртипләрен әйтеп-әйтеп күрсәтәм.Әмма халык алар хокукын администрация үз инициативасы белән якларга тиеш, яки кемдер башка кеше якларга тиеш дип уйлыйлар. Хокукларны аларга кемдер китереп бирергә тиеш. Ф.Н. -вы скажите диләр. Мәйтәм, сез нәрсә, мин сезгә профсоюзмы әллә? Сезнең хокуклар яклаган өчен мине ботарлаганын карап читтә торыр идегезме, дим? Төзегез профсоюз, димен. Юк, берсе дә әзер түгел.
Бу бик озак процесс. Иң беренче халыкта хакимияткә табыну бетәргә тиеш моның өчен. Эчтән бит барысы хакимияттә булырга кызыга, анда булса, тагын да узгын булыр иде әле, тик кулдан гына килми.Кәнәфигә табынуны бетерү өчен кеше үз-үзен хөрмәт итә башларга тиеш. Әнә анда бер тамашачы тинтәк, артистлар өстә, халык аста булырга тиеш дип пропагандалый. Бу пропаганда массовый төстәз бара. Әз генә оешу моменты барлыкка килсә,монда да халыкка сарык, фәлән, таркау дип зомбилаштыра башлыйлар. Боларның барысына карршы тора алу өчен ныклы рух, үзеңә хөрмәт һәм ышаныч кирәк. Болар исә бала чактан,бишектән тәрбияләнә торган әйберләр.

№3 (808733) / 26.06.2012 23:41:18

Минимал хезмәт хакының, кеше өчен яшәргә кирәкле (продуктлар, кием, торак һ.б) минимал чыгымнарның күпме икәне үткән гасырның 80-че еллар ахырында ук ВКТ (Всемирная конфедерация труда, дөньядагы бар профсозларның берләшмәсе) тарафыннан урнаштырылган инде ул. Аның күләме - 3 доллар сәгатенә. Аны дөньяның 100-дән артык илләре ратификацияләгән дә инде, бар Европа илләре дә, Азиянең алдынгы илләре, Латин Америкасы илләре, Африканың күп кенә илләре дә үәтта.
Тик безнең илдә генә ВКТның бу карарын күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышалар. Һәм дә дөньяның иң бай илендә, нефтегазларга шундый фантастик хаклар вакытында. Аның урнына бар акчаны үзләренә җыеп алып, эткә сөяк ташлаган кебек төрле демагогик суммалар биргщн булып яхшатланып кыланалар. Шул ук Америкада фермерларның айлык хезмәт хакы безнең акчага күчергәндә 215 мең аена.
Бездә аның 20-дән бере дә юк. чөнки бездә аграр сектор Американыкына караганда 50 тапкыр азрак финанслана.
17 мең хезмәт хакы ВКТ куйган минимал хезмәт хакыннан да түбәнрәк инде ул, Япония, Америкадагы минимал хезмәт хаклары белән чагыштырып та торасы юкинде. Франциядә мәсәлән (ЕСның башка илләрендә дә) минимал хезмәт хакы сәгатенә биш евро, сәгатенә 208 сум, аена 36 мең тәңкә!

№2 (808725) / 26.06.2012 21:37:53

россиялеләрнең яртысыннан артыгы гаиләсенең матди хәлен уртача дип бәяләгән.)))))
Чуплектэн ашамагач, урамда яшэмэгэч узен хэерче дип атый алмый бит!

№1 (808723) / 26.06.2012 21:02:50

Их, мескен Рэсэй..., 800доллар акчаны яхшы акчага чутлагач....

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar