поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
26.06.2012 Мәгариф

Яңа стандарт белән!!!

Россия мәгарифендә тагын бер уку елы соңгы аккордларын бирә. Бердәм дәүләт имтиханы дигән спектакль инде төгәлләнде дияргә була, бары тик резерв көннәрендә имтихан бирүчеләр генә әле гельле каләмнәрен җыеп куймадылар. Мәгариф түрәләре елдагыча күрсәткечләрнең берничә процентка яхшыруы турында тантаналы рапортлар бирәләр. Күрсәткечләр, чынлап та, яхшыра, ә мәгарифтәге реаль хәл еларлык булып кала бирә.

Тик яңалыклар кыры мәгарифкә кагылышлы хә­бәрләрдән бушап тормый. БДИ белән параллель рә­вештә мәйданга килгәнлектән, ул хәбәрләргә күпчелек битарафлык күрсәтә, чөнки алдагысы түгел, бүгенгесе мө­һим­рәк булып тоела. Шуңа да 2011 елда мәгълүмат кырында көчле шартлау тудырган, өлкән класслар өчен Федераль дәүләт мә­гариф стандарты дип аталган доку­ментның Юстиция министрлыгында теркәлеп, инде гамәлгә керүе чагыштырмача тыныч үтте. Хәтерләсәгез: моннан бер елдан аз гына артыграк вакыт элек бу документны кире кагуны таләп итеп хөкүмәткә язылган хатка 20 меңнән артык укытучы кул куйган иде. Ул чакта нәфрәт ташкыны бө­тен Россия буйлап үтте. Нәфрәтләнмәслек тә түгел иде, чөнки реформаторлар 10-11 классларда мәҗбүри укытылырга тиешле өч кенә фән калдырганнар иде: физкультура, тормыш иминлеге ни­гезләре һәм “Россия бүгенге дөнья­да” дип аталган эчтә­леге бик үк анык булмаган фән. Стандарт­ларның га­мәлгә кертелгән яңа вариантында мәҗбүри укытылырга тиешле яңадан өч фән өстәлгән: математика, рус теле һәм әдәбия­ты, чит тел. Табигать фәннәренә караган физика, химия, биология кебек фәннәрне өлкән класс укучылары үз теләкләре белән сайлап алганда гына өйрә­нә­чәкләр. Һәр пред­­метны база дәрәҗә­сендә һәм ти­рә­н­тен өйрә­нергә мөмкин. Укучы бюджет хисабына атнага 37 сәгать белем алачак (хәзерге вакытта дәүләт 36 сәгать өчен түли).

 

Беренче карашка, яңа стандартлар уңай эчтәлек белән баетылган һәм Россия мәгарифендә позитив үзгә­решләр барлыкка китерерлек булып тоела. Укучы­ларның фәннәрне үз теләкләре белән сайлап алып өйрә­нүләре, үз сәләтенә караган профильгә өстенлек бирү­ләре, чынлап та, ымсындыра. Шунысы да бар: укучы үзенә индивидуаль расписание төзеп тә шөгыльләнә ала, әзер биш профильнең берсе кысаларында белем алу мөмкинлеге дә каралган. Бу профильләр табигать фән­­­­нәре, гуманитар, со­циаль-икътисадый, технологик һәм универсаль дигән юнәлешләрне үз эченә сыйдырган. Универсаль профиль дигәне үз сәләтен ачык­лап бетерә алмаган укучыларның гомуми үсешен тәэ­мин итүне үз өстенә йөкли. БДИда да яңалыклар бар: чит тел буенча имтихан мәҗбүри итеп кертелә, моннан тыш тагын укучыларга төрле катлаулылыктагы имтиханнарны сайларга мөмкинлек би­релә. Югары уку йортлары, әлбәттә, иң катлаулы дәрә­җәдәге имтиханны тапшыручыларга гына үз ишек­лә­рен ачачак.

 

Реформаторларның һәрвакытта да каш ясыйм дип күз чыгаруларына күнеккәнгә, яңа стандартлар, әлбәттә, та­ләпчән күңел­ләрдә сораулар да уятмый калмый. Иң беренчесе – бүген бер генә мәктәп тә югарыда телгә алынган профиль­ләрне тәэ­мин итәрлек дәрә­җәдә тү­гел. Бердән, кадр­лар мәсь­әләсе бугаздан алачак. Икенчедән, финанслауда кыенлыклар туачак. Әйтик, мәктәптә җиде-сигез укучы гына физика өйрәнергә те­ләсә, алар өчен аерым класс ачылып финансланачакмы? Әллә инде класста укучылар санын тутыру өчен, анда кайбер укучыларны мәҗбүри­ләп куып кертергә туры килә­чәкме? Эре мәктәпләрдә дә БДИ сайлаган укучыларның санына ка­ра­саң, кайбер фәннәрне өйрәнергә теләгән укучылар саны шул җиде-си­гездән артмаячак бит. Кечерәк районнар да хәтта аерым фәннәрдән БДИ тапшыручы­ларның санын унбишкә тутыра алмыйча, укучыларын имтиханга күрше районнарга ташыйлар бүген. Класстагы укучыларның санын 25кә җит­керергә дигән таләп куелса, бу районнар хәтта кайбер профильләрне район масштабында да тәэмин итә алмаячак ич. Монда инде эшсез калган химиклар һәм физиклар мәсь­әләсе дә көн тәртибенә килеп басачак. Параллель сыйныфлары булмаган мәктәпләрдә бу фән укытучыларына сәгать­ләр табу бүген дә проблема булып тора. Димәк, яңа опти­маль­ләштерү – бөтен районга ике-өч кенә урта мәктәп калдыру мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басачак. Тормыш моны үзе таләп итәчәк. Нәтиҗәдә физика, химия, биология кебек фәннәр акрынлап укыту процессыннан бөтенләй төшеп калуы да ихтимал.

 

Үткән гасырның алтмышынчы еллары башында Гагарин галәмгә очкач, Америка Президенты Кеннеди үз ки­ңәшчеләрен җыеп алган да совет мәктәбенең тәҗ­ри­бәсен өйрәнергә кушкан. “Югыйсә без озакламый барыбыз да рус телен өйрә­нергә мәҗбүр булачакбыз”, – дип әйткән, имеш. Бүгенге Россия мәктәбенең төп проблемасы стандартларда тү­гел, ә системаның котчыкмалы дәрәҗәдә күз буяуларга һәм ришвәткә батуында. БДИ­га ияреп инде авыл мәктәпләренә дә ургылып килеп кергән ришвәт теләсә нинди реформаларның нәти­җә­сен юкка чыгарып торачак. Ә ришвәткә каршы кө­рәшергә министрлар да, мәгариф тү­рәләре дә, укытучылар да теләми бүген. Бердән, күпләр шуңа бәйле рәвештә кул җылытырга өйрәнеп, иялә­неп өлгерде, икенчедән, риш­вәт күрсәткечләрнең өскә таба үсешен тәэмин итә.

 

Стандартларны 2013 елдан башлап акрынлап гамәлгә кертергә вәгъдә итәләр. 2020 елда бөтен мәгариф шул стандартларга күчеп бетәргә тиеш. Дөрес, ул вакытка кадәр яңа реформаторлар реформаларның яңа дулкынын әтмәлләп ташларга да мөмкин.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 125 | 23.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы