поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.06.2012 Мәдәният

Җыр чәлдерүчеләр

Радиодан бер җыр яңгырый башлауга әнием радио тавышын көчәйтебрәк куйды. Яшьлек мәхәббәтен сагыну хакындагы әлеге җырны гаҗәпләнү катыш елмаю белән тыңлады да, соңгы ноталар яңгыраганда: “Их, менә бу туры чиерәк калган икән!” – дип куйды. Аннан, сораулы күз карашымны аңлап: “Бу җырның сүзләрен минеке дияргә дә мөмкин. Көен шәп язганнар!” – диде. Менә сиңа мә! Уйлавымча, әнием шигырь язу белән мавыкмый иде кебек...

Моннан берничә ел элек бер танышы үзе иҗат иткән шигырьләрне укып-төзәтеп чыгуын сорап килгән аңа. Әни үзенең шигырь язарга сәләте юклыгын исбатлап маташса да, әлеге абзый бик инәлеп сорагач, дәфтәрен алып калган. “Шагыйрь” абзыйның иҗат җимешләре тегеннән-моннан йолкынган, ниндидер мәгънәсез сүзләр тупланмасы икәнен бик тиз аңлап алса да, арадан берсендә бераз фикер шәйләп алып, шуны баштанаяк, үзенчә төзәтеп язган. Ходайның рәхмәте, абзый, әлеге дәфтәрен күтәреп бер композитор янына барган, ә тегесе шул “күмәк хезмәт” җимешен менә дигән итеп көйгә салган. Җыр шактый гына популяр җырчыга эләккән. Тик җырчы егет “шагыйрь” абзыйның исемен телгә алып азапланмый. Җырына ияреп исеме танылмаса да, абзыебыз горурланып туя алмыйдыр, мөгаен.

 

Карак дип тә булмый бит үзен! Имеш, төзәттереп кенә алган... Хәер, мондый иҗатчылар бездә буа буарлык. Караклары да шул чама. Плагиатның, ягъни әдәби караклыкның чиге кайдадыр – анысын төгәл әйтә алмыйм. Берәүләрнең иҗади әсәрен уптым-илаһи чәлдереп, үз исеме астында дөньяга танытучылар сирәк, ә менә фикер чәлдерүчеләр бихисап. Хәзерге мәгълүмат ташкыны арасында фикереңнең кай тарафка барып чыгуын күрми дә калырга мөмкин. Шулай да, берничә төрле газета алдырган, матбугатны җентекләп карап барган кешеләрнең: “Бу турыда каян ишеткән-укыган идем әле мин?” – дип утырганнары бардыр. Яшь автор буларак, мин фикеремә кемнеңдер теләктәшлек күрсәтүенә һич кенә дә каршы килмәс идем. Тик фикереңне куәтләү бер хәл, ә менә җөмләләреңне үзгәртеп-нитеп тә тормастан үз сүзе итеп матбугатта бастыруларына минем дә ачуым килер иде.

 

Иҗади караклык уку йортларында да киң таралган гадәти күренеш. Диплом проектларының сату-алу объектына әйләнүен әйтүем. Производствода да йокламый кеше бөкресенә атланып тауга менүчеләр. Тәҗрибәле, гади эшче хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү, үзенең һәм хезмәттәшләренең эш шартларын җиңеләйтү өчен рационализаторлык тәкъдиме ясый, ә бер шома нәчәлник абзый ул уйлап тапканны үзенеке итеп күрсәтеп, патент ала.

 

Плагиатлыкның закон тарафыннан эзәрлекләнүе хакында беләм. Тик ул закон күп очракта дәшми дә кала бугай, чөнки плагиатны исбатлавы бик четерекле, авыр мәсьәлә. Исеме беркемгә дә билгеле булмаган авторның иҗатымны урладылар дип дәү-дәү нәшриятлар яки әдәбият “акула”лары белән судлашырлык хәле юк шул. Дөнья әдәбиятындагы “акула”ларның Вольтер, Золя, Дюма кебекләре дә плагиатлыкта гаепләнгәч, бөтен нәрсә урлана торган Русиядән ни көтәргә ди? Бездә бит бөтен нәрсә урлана. Музыка сәнгатен генә ал. Бер-берсенә охшаш, игезәк җырлар, урланган аранжировкалар тулып ята. Андый җырларны дистәләп санарга мөмкин. Шулайдыр шул, җиде нотадан ниләр генә уйлап чыгарып бетерәсең, чәлдермичә ни чара?! Әйтик, чит ил җырларының аранжировкаларын үзләштерәсең – этем дә сине авторлык хокукларын бозуда гаепләмәячәк. Чит ил сәнгать әһелләре арасында татар җырына кул сузучы табылмас, чөнки инглизләргә яки французларга татар җырларының барып җитүе шикле.

 

Яз көне ТНВ каналыннан “Мәдәният дөньясында” тапшыруында авторлык хокуклары хакында әңгәмә үткәргәннәрен караган идем. Үзем чиксез хөрмәт иткән шәхесләрнең берсе – мәрхүм Туфан ага Миңнуллин да катнашкан иде әлеге тапшыруда. Бу әңгәмә вакытында бик тә мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Әлбәттә, авторлык хокукларын яклау бик вакытлы һәм кирәкле эш. Ник дигәндә, шагыйрь шигырь яза, композитор аны көйгә сала, җырчы шуны башкарып тамак туйдыра. Бик күп очракларда авторларга – шымытыр. Хәтта концертларда исемнәре дә телгә алынмый. Иҗади хезмәт бәяләнергә тиеш, килешәм. Хәер, соңгы елларда күп авторлар башкаручылар белән килешеп, заказ буенча эшли башладылар. Җырчы тамашачы яратырлык, хитка әйләнерлек яңа җырны сатып ала һәм үзе теләгәнчә файдалана. Концертлардан, дисклар сатудан кергән табыш авторларга да гонорар китерергә тиешме – монысы килешү буенча эшләнәдер дип фаразлыйк.

 

Тапшыруда күтәрелгән проблемалар, ягъни иҗади хезмәтнең интеллектуаль милек буларак сакланырга, якланырга тиешлеге хакындагы сүзләр, мантыйкый фикерләсәк, дөрес анысы. Шулай да бер “әмма” күңелгә тынгылык бирми. Әңгәмә вакытындагы “җыр күңел ачу урыннарында, бәйрәмнәрдә яңгырый, башкарыла, рөхсәтсез файдаланыла” кебегрәк сүзләр белән килешәсем килми. Татар җыры тоташ табыш алу коралына әверелсен микәнни? Безнең халык җырларга ярата. Радиодан, телевидениедән ота да, бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп җырлый. Татарда үзешчәнлек көчле. Җырларга яратучы яшь кеше каян, ничек алырга тиеш “чебен дә кунмаган” җырны? Ул бит үз кумирларына ияреп җырларга өйрәнә. Зур җырчыларыбыз да музыка уку йортларыннан түгел, үзешчәнлектән күтәреләләр бит. Инде җырларыбызга хосусый милек мөһере сугылып бетсә, җырчы халыктан тыңлаучыга гына әйләнмәбезме? Шуңа күрә авторлык хокукларын яклау оешмаларына үз эшчәнлекләрен профессиональ башкаручылар арасында шактый популяр “җыр чәлү”гә юнәлдерсәләр дөресрәк түгелме? Аннан тагын бер хакыйкать бар. Безнең халык “оста барда телең тый” ди. Югары осталык белән башкарылган чын сәнгать әсәрләрен осталар артыннан кабатлап җырлап, зур сәхнәгә алып менәргә, радио-телевидениегә яздырырга җөрьәт итүчеләр юк та. Илһам, Хәйдәр абыйлар артыннан җырлап үзеңнең фәкыйрь мөмкинлегеңне күрсәтүдән ни файда? Шылтыр-шылтыр “чидибр”ларыңа патент яулап йөреп кенә халык күңеленә керә алмыйсың. Миңа калса, берәр шәп җыр иҗат итә алсам, аны онытмыйча, үз итеп, һәркайда җырлауларын теләр идем. “Күн авылы”, Сарман” һ.б. үлемсез җырларны да авыллары белән утырып язмаганнар ич, кемдер моңланып язган да, халкына тапшырган. Халык күтәреп алса гына үлемсез шул җыр дигәннәре. Ә акчаның бармак арасыннан ага торган гадәте бар...


Ильяс ШӘЯХМӘТОВ
Татарстан яшьләре
№ 73 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»