поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
25.06.2012 Җәмгыять

Казан артык рекламадан арына

Тиздән Казан урамнарында реклама такталарының саны өчтән бер өлешкә кимиячәк. Хакимияттәгеләр, беренче чиратта, шәһәр үзәген аннан-моннан эшләнгән һәм чуар рекламадан арындырырга ниятли.

Быел Казанда урнаштырылган барлык стационар реклама корылмаларыныңда диярлек бишьеллык «гамәлдә булу вакыты» чыга һәм аларның хуҗаларына Башкарма комитет белән килешүләрне озайтырга кирәк. Шуннан файдаланып, хакимияттәгеләр рөхсәт ителгән реклама такталарының санын чикләргә булды.

 

Казан мэриясендә узган чираттагы «эшлекле дүшәмбедә» Башкарма комитетның тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында реклама такталары 1670 тән 1138 гә калачак. Тышкы реклама объектларын урнаштыру буенча яңа кагыйдәләр кабул ителгән инде. Шулай итеп, законлы реклама урыннары аукционда сатылачак, ә законсыз урнаштырылган рекламаларны исә аларның хуҗалары ел азагына кадәр сүтеп алырга тиеш булачак. Юкса, бу эшкә мэрия үзе алыначак һәм тотылган чыгымнарны хуҗалардан суд аша кире кайтарачак.

 

Түрәләр фикеренчә, бигрәк тә Казанның тарихи үзәгендә реклама язуларын киметү файдага булачак. Өстәвенә, шәһәр хакимиятен инде күптәннән реклама такталары һәм баннерларның борынгы биналар һәм урамнарны ямьсезләп торганы өчен тәнкыйть утына тоталар. Нәтиҗәдә, яңа тәртипләр буенча тарихи үзәктә 10 квадрат метрдан зуррак булган реклама корылмалары калмаячак.

 

- Беренче чиратта Кремль, тимер юл вокзалы янындагы, Мәскәү һәм Ершов, шулай ук башка урамнардагы 3x6 метр зурлыгындагы билбордлар алыначак. Бу эшләр шәһәрнең тышкы күренешен яхшыртуга юнәлдерелгән, - ди Ирина Дябилкина.

 

Шунысын да искәртергә кирәк, Ауропа илләренең күп кенә шәһәрләрендә, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Омск, Ярославльдә тышкы реклама урнаштыруда мондый чикләүләр күптәннән гамәлдә. Моннан биш ел элек Казан да бу «хәрәкәткә» кушылды. Әмма ул чакта шәһәр хакимиятләре яңа реклама такталары урнаштыруны гына тыйды, хәзер исә булганнарын киметергә керештеләр.

 

Реклама такталары шәһәр үзәгеннән генә түгел, шулай ук юл кырыйлары, күперләр, җәяүлеләр кичүе, транспорт чишелешләреннән дә алыначак. Калган реклама калканнары яңа тәртипләр буенча бер-берсеннән - 90-100, светофор һәм юл билгеләреннән – 60, җәмәгать транспорты тукталышларыннан 25 метр ераклыкта торачак.

 


Кәрим МИҢНУЛЛИН
Интертат.ру
№ | 25.06.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы