|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2012 Җәмгыять
Халык азрак эчә башлармы?Аракыга янә бәя арта. 1 июльдән 28 градустан да катырак алкоголь эчемлекләр 30 процентка кыйммәтрәк булачак. Моннан ары ярты литрлы бер шешә аракының бәясе ким дигәндә 125 сумга сатылачак. Ә сез ничек уйлыйсыз, бәя күтәрелүдән соң халык азрак эчә башлармы? Игорь Марченко, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе: – Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Чөнки халык аракыдан сырага күчәргә мөмкин. Ә аны бездә болай да күп эчәләр. Республикада яшәүче һәр кешегә елына 78 литр сыра туры килә. Ялган аракы, көмешкә кайнатучылар да артырга мөмкин дигән фараз бар. Чөнки былтыр аракының минималь бәясе 98 сумга күтәрелгәч әнә шундый хәлләр булды. Ә гомумән алганда, халык азрак эчә башлар дип уйламыйм. Төнлә аракы сатуны тыйгач, эчү күләме кимер дип уйлаган идек. Тик алай булып чыкмады. Хәтта аракы сату күләме 1 процентка артты да әле. Миңа калса, дәүләтнең максаты бәяне күтәреп, акциздан күбрәк акча җыюдан гына гыйбарәт түгел. Ничек тә булса каты эчемлек куллану күләмен киметү теләге дә бар. Әмма халык моңа әзер түгел әле. Шуңа күрә илдә алкоголь куллану күләмен киметү турындагы консепция дә 2020 елга кадәр исәпләнгән. Василий Соколов, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары: – Халыкның бер өлеше азрак эчә дә башларга мөмкин. Әмма кеше аракы эчүнең юньлегә алып бармавын үзе аңламыйча, вәзгыять үзгәрмәячәк. Моның өчен исә тәрбия эше алып барырга кирәк. Миңа калса, тормыш үзе дә азрак эчәргә мәҗбүр итә. Әйтик, күпләр машина йөртә. Ә салган килеш эләгү ул әле машинасыз гына түгел, эшсез дә калдырырга мөмкин. Шуңа күрә ирләр азрак эчә башлады. Әмма хатын-кызлар аракы белән мавыга. Менә шунысы бик борчый. Элеккеге еллар тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: бәя арту салган килеш кылынган җинаятьләр санын да вакытлыча киметә. Әмма безнең эш барыбер артачак. Чөнки базарда ялган аракы һәм көмешкә күбәергә мөмкин. Марсель ГАЙНЕТДИНОВ, студент: – Миңа калса, эчкән кеше аракының бәясенә карап кына аннан баш тартмаячак. Ә менә яшьләргә мондый үзгәрешләр йогынты ясарга мөмкин. Тик алар сыра эчә шул. Ә табиблар анысының аракыдан да куркынычрак булуын әйтә. Сыра исә хәзер еш кына лимонадтан да очсызрак. Менә эшне кайдан башларга кирәк. Фәрит Фәттахов, республика наркология диспансерының баш табибы: – Кайберәүләр азрак алкогольле эчемлекләргә күчәргә мөмкин. Монысы да әйбәт нәтиҗә. Әлбәттә, һәр әйбернең чамасы булырга тиеш, болары да яхшы нәрсә түгел. Тик бездә каты эчемлек кулланучылар бик күп. Бәя күтәрелү андыйларга йогынты ясый икән, димәк, файдасы бар. Горбачев заманында күрелгән чаралардан соң өч ел эчендә алкоголь психозы белән бәйле очраклар бик нык кимеде. Ә без вәзгыятьне әнә шуннан чыгып бәялибез. Халыкны аракыдан саклау өчен чыгарылган карарларның файдасы бар. Әмма нәтиҗә булсын өчен берьюлы берничә чара күрергә кирәк. Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты: – Дөресен генә әйткәндә, кемнең күпме эчкәнен белмим. Миңа калса, эчкән кешене бәя белән генә туктатып булмый. Ул бит аракының барыбер иң очсызын ала. Икенче яктан, аракы бәясенә ни өчен бу кадәр игътибар бирелгәнен аңлап бетермим. Башка әйберләр дә кыйммәтләнә түгелме соң? Гомумән алганда, бездә эчү күләме кими башлады кебек. Хәзер аракы модада түгел. Ә кемнең күпме эчүе кешенең үзеннән тора. Монысын законнар белән генә билгеләп булмый.
|
Иң күп укылган
|