поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.06.2012 Җәмгыять

Мондый афәтне оныту мөмкин түгел!

Туган илебезгә афәт килде. Сугыш башланды. Аның беренче көннәреннән үк әтине алып киттеләр. Балалар арасында иң олысы мин. Миңа - 15, энемә - 13, сеңелемә 3 яшь, ә әни дүртенче балага йөкле иде. Ул вакытта 7нче классны тәмамлаган идем инде, тик укуымны дәвам итә алмадым. Әнигә ярдәмче кирәк булганга, колхозда эшли башладым. Дүртенче ноябрьдә дүртенчебез - энем туды.

Беренче мәлләрдә әтидән хатлар еш килә иде. “Безне көне-төне сугышка хәзерлиләр, озакламый фронтка озатачаклар, минем янда Камышлы районыннан да кешеләр бар”, - дип язганы исемдә.

 

1941 елның декабрь азакларында ирләре янына бер төркем хатын-кызлар барачагы билгеле булды. Әнинең сәламәтлеге дә яхшы түгел, энемә дә 1 - 2 ай чамасы гына. Аның беркая да бара алмаячагын белеп, мин үзем әтием янына барырга булдым.

 

Шул вакыттан бирле 70 елдан артык гомер үтеп киткән бит, ирләре янына баручыларның кайберләрен онытып та бетергәнмен инде. Исемдә калганнардан Дәүләткол авылыннан Сафин Фатыйх абый янына Гыйльмениса, Гәрәев Фатыйх абый янына Гашия, Бозбаштан ирләрен күрергә Каюмова Минегаян һәм Бәдретдинова Җәүһәр апалар барды.

 

Әни мине юлга хәзерли башлады. Әтигә ипи, тәмәке, җылы оекбаш, бияләйләр һәм башка кирәк-яракларны барлап капчыкка тутырды. Кайбер сәбәпләр аркасында ирләре янына бара алмаган хатын-кызлар үтенеп күчтәнәчләрен баручыларга тапшырырга тырыштылар. Безгә дә, Камышлыдан Зәйнуллин Әхмәдулла, Йолдыздан Сафин Рәхимҗан абзыйга бирергә дип, хатыннары әйберләр китергәннәр иде. Барлык азык-төлекне, күчтәнәчләрне ике зур капчыкка тутырдык, капма-каршы китереп, ныгытып бәйләп иңбашыбызга асарга ясадык. Көтелгән көн килеп тә җитте. Чаналарга җигелгән атлар көч-хәл белән кар ерып баралар. Әйберләребез дә шактый күп җыелды бит. Үргә менгәндә төшәбез, түбән төшкәндә утырабыз. Юл карлы, көчле буран иде. Ниһаять, аның белән көрәшә-көрәшә Кләүле станциясенә барып җиттек.

 

Вокзалга барсак, анда ахырзаман диярсең, картлар әйтмешли, кыямәт купкан.  Халык вагоннарга керер өчен сугыша, тәрәзәдән сикерәләр, бер-берсен тартып алалар. Акырыш-бакырыш. Билетлар юк. Без билет ала алмыйча вокзалда өч кич кундык. Дүртенче көнне ике капчыгымны җилкәмә астым да тәвәкәлләп вагонга таба киттем. Хәзер дә исем китә. Ничек шул ике капчык белән шундый халык диңгезен үтеп, вагон ишегенә сыйганмын да, кергәнмен икән?!

 

Вагонга кергәндә күп хатын-кызларның берәр капчыгы төшеп калган, минем икесе дә исән иде. Моңа барысы да гаҗәпләнде. Бу баланы фәрештәләр саклагандыр, диештеләр. Ничек үземне таптамаганнардыр инде. Поездыбыз озакламый кузгалып китте.

 

Рузаевка станциясенә килеп төштек. Аннан безгә Качалай исемле авылга барырга кирәк, ә ул станциядән 3 чакрым ераклыкта, диделәр. Хатын-кызларның күбесендә берәр генә капчык булганга, алар шуны күтәрделәр дә китеп бардылар. Мин капчыкларымны кузгата да алмыйм, ач, хәлсезләнгәнмен. Җилкәмә асу түгел, сөйри дә алмыйм.

 

Вокзал тулы халык, солдатлар да бик күп. Ул авылга хәзер ничек барыйм инде дип уйлап, үзәгем өзелеп еларга тотындым. Солдатлар җыелды, сораша башладылар. Солдатларның бер-икесе: “Илтер идек, тик тиздән поездыбыз китәчәк”, икенчеләре: “Без каравылга барабыз”, - диделәр. Шунда әтием яшендәге бер абый: “Ипи бирсәң, үзем илтеп куярмын”, - дип шатландырды. Аның артыннан иярә-иярә үземне көч-хәл белән сөйрәп, авылга таба киттем.

 

Ул авылга барып җитеп, әтинең фатирын тапкач, солдатка зур табага салынган ипиемне бирдем. Ул куанып, минем белән саубуллашып китеп тә барды. Әти өйдә түгел иде. Төнге сәгать икедә генә ул бер абзый белән бергә кайтып керде. Иптәше Зәйнуллин Әхмәдулла абзый икән. (Аның улы Фәрит Әхмәдуллович озак еллар Камышлы районы администрация башлыгы урынбасары булып эшләде).

 

Икесе дә тирләп пешкәннәр, яндырган аттан пар бөркелгән кебек, алардан да пар бөркелә. Аларны биредә сугышка бик нык хәзерлиләр иде. Мине күргәч, аптырап ук калдылар. Капчыкларымны күтәреп карагач, шаккаттылар. Бер бөтен ипи бирдем озатучыга, дигәч, әти: “Хәзер, кызым, шундый заман, бер телем ипи өчен Мәскәүгә кадәр күтәреп илтергә әзерләр”, - диде. Ә Әхмәдулла абзый: “И-и кызым, кечкенә дә, төш кенә икәнсең, синең ничек итеп килеп җитүеңә аптырыйм”, - дип әйтеп куйды, “балакаем”, дип башымнан сыйпап, мине йомшак сүзләре белән күмде.

 

Әхмәдулла абзыйга хатыны җибәргән күчтәнәчне биргәч, ул елый-елый миңа рәхмәт укыды, өйдән килгән ризык һәм әйберләрне сыпырып, өйдәге хәлләрне, хатынымны, балаларымны күрдеңме дип, һәркайсының хәлләрен сорашты. Арып кайтуына карамастан, Сафин Рәхимҗан абзыйның күчтәнәчен дә шул төнне үк үзенә илтеп тапшырды Әхмәдулла абзый.

 

Аннан алар бер шинельне баш очларына куеп, берсен ябынып берәр сәгать йоклаганнардырмы, тревога булып, каядыр чыгып йөгерделәр. Шул китүләреннән төнге сәгать икедә генә кайтып, дүрттә тагын китеп бардылар. Өч кич кунып, миңа аларны 3 - 4 сәгать генә күрергә насыйп булды.

 

Без кайтырга җыендык. Сугышчыларга фронт киемнәре, кирәк-яракларны биргәннәр иде инде. Өйдән киеп барган киемнәрен әти, анда сезгә кирәгер, дип миңа биреп җибәрергә булды. Әхмәдулла абзый да кыенсынып кына: "Кызым, минекеләрне дә алып кайта алмассыңмы", - дигәч, нишлисең, алдым. Шундый мәрхәмәтле, йомшак күңелле кешегә ничек каршы киләсең инде? Ул миңа рәхмәтләр укыды. Сафин Рәхимҗан абзый да үзенең киемнәрен китерде. Тагын шул ике капчыгым әйбер белән тулды.

 

1942 елның башында бер төркем хатын-кызлар Рузаевка станциясенә юл тоттык. Барыбыз да хәлсез, буран, ачы суык, юл юк. Бер-беребездән калмаска тырышып, капчыкларыбызны сөйрибез. Станциягә килеп җиттек. Поездга утыруы да бик авыр булмады. Вагонга килеп керү белән, артымнан мунчадан чыккан сыман тирләп-пешкән әти килеп керде. Ул командирыннан мине озатырга соралган икән. “Шөкер, кызым, сине басып җиттем. Әйтәсе сүземне әйтермен. Минем исән-сау кайтканны теләгез. Укуыңны ташлама, укы, берүк укы”, - диде дә вагоннан чыгып китте.

 

Кләүлегә кичкә табан килеп төштек, урамда һаман буран, зәмһәрир суык. Без кемгә кирәк? Каршы алучыбыз юк. Менә шунда тәмуг газаплары башланды да инде. Ул елның суыкларын олылар хәтерлиләрдер әле. Җәяү башта Камышлыга, аннары Бозбашка кайтырга кирәк бит. Көч-хәл, бик кыенлык белән булса да кайтып җиттек, Аллаһыга шөкер, бер җиребезне дә туңдырмадык.

 

Менә өстәлдә әтиемнең сугыштан килгән хатлары, башка кәгазьләр. Сугышка 1941 елда китеп (аңа 43 яшь кенә була), 1942 елның январенда Көньяк фронтның 414нче укчы полкы составында минометчы булып утка барып керә, ул шул ук елның азагында каты яраланып госпитальга эләгә. Аннан чыккач, башта Сталинград шәһәре өчен барган сугышта чолганышта кала. Ач, һәр йорт өчен сугыша-сугыша, безнең гаскәрләр фашистларны Сталинградтан куып чыгаралар.

 

Тик әтием тагын каты яралана. Бераз дәвалангач, яңадан фронтка китә. Ул, гади солдат, Дон, Днепр, Днестр елгаларын кичеп, күп авырлыклар күреп, бөтен Европаны үтеп, Берлинга кадәр барып җитә.

 

Ул зарланырга, мактанырга, үзе турында сөйләргә яратмый иде. Искиткеч бит. Биш ел тоташ сугышта, көне-төне атыш, уннан артык яра, күп контузияләр ала. Биш ел буе бездән бер хәбәр ишетмичә яши. Без язабыз, ә хатыбыз барып җитми, чөнки әтинең кыр почтасы адресы гел үзгәреп тора.

 

Берлинны алгач, әтидән хат килеп төшүен хәтерлим. Ул анда: “Тиздән сезнең янга кайтам”, - дип язган. Бу хәл күптән булды бит инде, шуңа да күбесен онытканмын. Аның кайчан Кләүле станциясенә кайтып җитүен хәтерләмим.

 

Мин аны каршы алырга барырга булдым. Әлбәттә, җәяү инде, ул чакта бернинди машина да, атлы да йөрми иде. Үзебезнең Бозбаш авылыннан Камышлыга биш чакрым, Камышлыдан Йолдызга тагын сигез, Йолдыздан әле Кләүле станциясенә яңадан 15 чакрымны атларга кирәк. Мин станциягә барып җиткәч, поезд да килде. Вагон тәрәзәләре барсы да томаланган, поезд хәтта туктамады да, китеп үк барды. Мин нишләргә дә белмичә еларга тотындым.

 

Бер апа вокзалдан чыгып: “Солдатлар белән поезд Япониягә сугышка китте”, - диде.

 

Бу хәлнең 1945 елның нинди аенда булуын оныттым инде. Ач, юка киемнән кичкә каршы кире бер ялгызыма өйгә кайтып китәргә туры килде. Бу чакта миңа бары 19 яшь кенә иде.

 

Озакламый әтидән хат алдык. “Японнарга каршы сугышабыз, минем исән-сау кайтуымны теләгез”, - дип язган иде.

 

Японияне җиңеп, исән-сау 1946 елның декабрь азакларында әти күкрәгенә Кызыл Байрак ордены, 15ләп медаль тагып кайтып керде. Аның сугышта алган егермеләп рәхмәт хатлары да бар иде. Тик ул, 48 яшендә генә булса да, таушалып беткән, тешсез бер кеше иде. Әти колхозда счетовод (хисапчы) да, гади колхозчы да булып эшләде. Коммунист түгел. Мин белә башлаганнан бирле алар әни белән бергә намаз укыйлар иде. Укымышлылыгы өчен аңа Коръән Хафиз дигән кушамат та такканнар, әтинең Коръәннең күп сүрәләрен яттан белүе турында әтинең әнисе сөйләгәне истә калган.

 

Ул да бик тә гыйлемле карчык иде. Бер уйласаң, искиткеч хәл бит. Әби өч улын (минем әти араларында олысы, икенчесе Нәгыймулла абзый, иң кечесе Сәйфулла абзый) сугышка озатканда өчесенә дә берәр дога - өч дога язып бирә: "Бу доганы саклагыз, күп авырлыклар күрергә туры килсә дә, сез сугышта үлмәссез, кире әйләнеп кайтырсыз. Тик бер Аллаһының барлыгына ышаныгыз, аңа таяныгыз. Мин генә сезне башкача күрә алмам инде", - дип өчесен дә сугышка озата.

 

Гаҗәпләнерлек хәл: әти дә, башка энеләре дә - өчесе дә сугышны тәмамлап, исән-имин кайттылар. Күп мәртәбәләр яраланып, өчесенең дә сөякләре сынып беткән булса да, гарипләнеп калмадылар.

 

Кайберәүләр шушы изге кешеләрне хәзер юкка чыгарырга, оныттырырга тырышалар. Моны мин олы гөнаһ дип саныйм. Сугыш – ул афәт. Әйе, исән калганнарга кайчакта: “Безнекеләр әнә үлгән, ә сез исән калгансыз”, - диләр. Шул газапларны кичереп, интегеп, исән калганга алар гаеплеме икән соң?

 

Шундый язмыш, сугыш булганга халыкның бернинди дә гаебе юк бит. Алар исән калганнар, хөрмәткә лаеклылар. Сугыштан соң илебез ныгыды, без бераз булса да муллыкта яшәп алдык, ә сугышта вафат булучыларны онытырга безнең хакыбыз юк. Бүгенге көндә исәннәрне хөрмәтләргә бурычлыбыз. Сугыш ачысын, газабын, сугыш афәтен онытырга һич тә мөмкин түгел.


Әфидә КАЮМОВА (САФИУЛЛИНА)
Бердәмлек
№ 26 | 23.06.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»