• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

21.06.2012 Матбугат

"Кәгазьгә газет бастыру шушы унъеллыкта бетә"

АКШ медианалатигы Кен Доктор: Газетларны кәгазьгә бастыру шушы унъеллыкта бетә, алар дигитал җиһазлар аша таралачак ди.

Традицион киңкүләм мәгълумат чараларының дигитал форматка күчүе котылгысыз. Бу күренеш инде шушы унъеллык ахырына ук тәмамланырга мөмкин. Басмалар үз укучылары белән бәйләнешләрнең яңа төрен, шулай ук акча эшләүнең дә яңа ысулларын эзләргә мәҗбүр булачак. Мәскәүдә үткән “Киләчәк медиасы” исемле форумда чыгыш ясаган белгечләр шундый фикерләр әйтте.

 

Анда абруйлы аналитиклар һәм дөньядагы киңкүләм мәгълумат чаралары белгечләре журналистика тәрәккыятенең төп юнәлешләре, интернетның тәэсире һәм гадәти вакытлы матбугатның киләчәге турында фикер алышты.

 

​​Америка медианалатигы Кен Доктор: “Элекке хәбәрләр дөньясы үткәндә кала. Зур тизлек белән ерагая бара. Без моны танырга тиешбез”, диде.

 

Кен Доктор әйтүенчә, дигитал форматка күчү инде барлык төп киңкүләм мәгълумат чараларында да күзәтелә. Ул шулай ук медиа базарында реклама керемнәренең кими, укучылардан җыелган акчаның арта баруын әйтә.

 

Дөнья киңкүләм мәгълумат чаралары базарында хәзер вакытлы матбугат керемнәренең 66 процентын реклама акчалары тәшкил итсә, 34 процентын басманы укучылардан җыелган акчалар тәшкил итә”, ди Доктор. Шул ук вакытта кайбер американ басмалары кеременең инде яртысын укучылардан җыелган акчалар тәшкил итә икән.

 

“Хәзер бу сәүдәнең төп өлешен реклама түгел, укучыларга тәкъдим ителгән хезмәтләр тәшкил итә”, ди ул.

 

Кен Доктор әйтүенчә, соңгы берничә елда Кушма Штатларда газетларның 20 проценты бөлеп ябылган, шул сәбәпле ун меңнән артык кеше эшсез калган. Әлегә ябылмаганнары исә кәгазь аша түгел, ә дигитал җиһазлар аша таратылганда гына исән кала алачак, ди Доктор.

 

АКШ халкының инде өчтән берендә диярлек планшетлар бар. Күп кенә илләрдә смартфон кулланучылар 50 проценттан арткан. АКШта үткәрелгән бер тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, мондый җиһазлар кулланучылар яңалыкларны көненә 13 минутка күбрәк укый башлаган.

 

Доктор шулай ук киңкүләм мәгълумат чараларына социаль челтәрләрдә актив эшләргә, интернетта укучыларны, мәгълумат таратуны һәм мобиль элемтәне контрольдә тотучы Google, Apple, Facebook, Amazon кебек  интернет гигантлары белән хезмәттәшлекне дә онытмаска тиеш, ди.

 

Киләчәктә вакытлы матбугат үз язмаларына традицион абүнә системын гына түгел, үзләре оештырган төрле төркемнәргә түләүле әгъза булып язылу тәртибен дә кертә алачак. Мәсәлән, Chiсago Tribune архив материалларын дигиталләштереп төрле темаларга электрон китаплар әзерли башлаган.

 

​​​​“Нәтиҗәле текст мәктәбе”нә нигез салучы Андрей Мирошниченко фикеренчә, киңкүләм мәгълумат чараларына киләчәктә медиабизнес белән бәйле булмаган башка керемнәр дә эзләргә туры килергә мөмкин. Интернет чорында һәрбер укучы үзе үк автор да була ала, мәгълуматның яңа чыганаклары барлыкка килү белән хәзерге киңкүләм мәгълумат чараларын караучылар, укучылар һәм тыңлаучылар инде хәзер үк кими бара", ди Мирошниченко.

 

Белгечләр дигитал форматка күчү барышында киңкүләм мәгълумат чаралары үз язмаларын онлайн тирәлеккә яраклаштырырга һәм аларны барлык мөмкин булган платформаларга таратырга тиеш булачак, дигән фикердә.

 

Кен Доктор бу уңайдан “биш экран” концепциясен тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, мәгълумат компьютер экранына, смартфонга, планшетка, интернетка тоташкан телевизорга һәм машинадагы мультимедиа җиһазына таратылырга тиеш булачак.

 

​​Бу фикерне The Boston Globe вице-президенты Джефф Мориарти да хуплады. Аның әйтүенчә, бер үк кешеләр мәгълуматны вакытына карап йә компьютер экраныннан, йә смартфоннан, йә планшеттан, йә интернет-телевизордан ала. Мәсьәлән, планшетларның иң күп кулланылган чагы кич белән булса, компьютердан көндез эш вакытында күбрәк карала. Смартфоннар исә көн дәвамында якынча бертигез дәрәҗәдә кулланыла.

 

Русия матбугаты смартфоннар белән планшетларга йөз тотарга тиеш

 

Русиядәге киңкүләм мәгълумат чараларына килгәндә исә, Европадагы газетлар белгече Джим Чизхолм аларга төп игътибарны смартфоннарга һәм планшетларга юнәлтергә чакыра.

 

“Русиядә мобиль элемтә куллану бик тиз үзә бара. Алар киләчәкне яулап алачак. Тормышыбызны нык үзгәрткән планшетлар да шулай ук киң таралачак. Бу бик зур мөмкинлекләр бирә һәм монда Русия медиасы да вәзгыятьне үзгәртә ала”, ди Чизхолм.

 

​​Татар интернеты һәм матбугат чаралары белгече Раил Гатауллин Русия бу өлкәдә алга киткән илләрдән 15-20 ел калышып бара, шуңа күрә безгә бу үзгәрешләр шул кадәр соңарып киләчәк дигән фикердә. Басма вакытлы матбугат бөтенләй бетәчәк дигән фикер белән ул һич килешми, алар бераз кимиячәк кенә, әмма бетмәячәк, ди Гатауллин.

 

Бу үзгәрешләр татар вакытлы басмаларына әлегә бик нык тәэсир итмәс, татар телен кулланучылар арта бара икән, татарлар ныклы торып телне сакларга тырыша икән, ул вакытта газетлар да булачак һәм аларны укучылар да булачак диде Раил Гатауллин Азатлык радиосына, милли басмаларның бу унъеллыктагы язмышы өчен борчылырга зур сәбәп күрмәвен аңлатып.


Наиф АКМАЛ
Азатлык
№ | 21.06.2012
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№26 (808536) / 23.06.2012 09:27:37

Сине сарыклар арасына кертмәсләр инде.Әйтерләр,бу сарык безнең кеше.

№25 (808535) / 23.06.2012 08:35:39

Сарык өчен өч вариантта барыбер. Электр чыбыгымы, хуҗа авызымы, бүре корсагымы???

№24 (808534) / 23.06.2012 08:34:14

Чын татар, ХА-Ха, чыбыркысыз көтүче буламы? Чыбыркысы булмаса, электр тогы җибәрелгән чәнечкеле чыбык була. Дөресен әйткәндә нәкъ шул турыда сүз алып барасың.
Чыбыркысы булмаса, көтүне иреккә җибәрү мнде ул. Ул вакытта сарык хуҗасы авызына керми, аерым-аерым бүреләр тота.

№23 (808531) / 23.06.2012 07:36:13

Иркә,"чыбыркылы көтүче"синең сүз.Мин аңлатып кына күрсәттем.Сүз башламасаң, язмас идем.Үзең гәепле яме.Син ачы итеп кычкыра диеп,Аллаһы Тәгалә биргән авазымны үзгәртә алмыйм.

№22 (808530) / 23.06.2012 07:27:36

Әйдәгез \"көтүчеләр\" мәсьәләсенә икенче яктан килеп карыйк.Хәрберегез белгәнчә,Аллаһы Тәгалә кешеләргә тигез ирекләр һәм хокуклар биргән.Ирекләр һәм хокуклар чиктән ашмасын өчен,кеше кешелек сыйфатларын югалтмасын өчен,Аллаһы Тәгалә әдәп,әхлак кануннарын иңдергән.Димәк,кешеләргә тизез хокуклар һәм ирекләр бирелгән.Бу яктан чыгып караганда,барча кешеләрнең ирекләре һәм хокуклары тигез,шулай ук президентларныкы да.Сайлап куелган президент,аны сайларан сайлаучылардан аермалы буларак,өстәмә ирекләр,хокуклар ала.Бу иреләр һәм хокуклар Конституөмядә язылырга тиеш.Шулай иткәндә, САЙЛАУЧЫЛАР белән САЙЛАП КУЕЛГАН ПРЕЗИДЕНТ арасында вәкаләтләр бүленеше барлыкка килә.Сайлап куелган президентларларның ирекләре һәм хокуклары сайлаучыларга билгеле булырга тиеш.
Хәтерегездәдер,Госдумага депутатланың беренче чакырылышы җыелгач,беренче сорау булып Госдума белән президент арасында вәкаләтләр бүленеше каралды.Вәкаләтләрне бүлделәр,сайлаучылар турында оныттылар.Менә хәзер искә төшерәсе була.

№21 (808528) / 23.06.2012 07:15:50

Гомумән, ахыргача аңлашылдың, игнор!!! Синең дә, минем дә сүзем з үз көчендә калсын, минем яктан игнор. Кеше мыскыл итеп сөйләшү аргумент түгел икәненә өйрән.Аргумент юклык дигән сүз һәм тәрбиясезлекне аңлата. Кеше мыскыл итеп аралашыр өчен мин мыру да утырмыйм.

№20 (808515) / 22.06.2012 19:56:41

Иркә,үзең которттың язырга.Язмаган булыр идем шул.Үзең җавап бирәсең шул.Мин яшь әле.Төзәлергә тырышырмын.
Дәүләт абыйның иң чибәр хатынында марксизм-ленинизм сызылмаган шул.Идеология барлыкка китерәче булмаганда,марксизм_ленинизм белән сугарылган,агартылган,Маркс,Ленин бакчасыннан үсеп чыккан чиновниклар(намеклатура)кала шул.Рәсәйдә бүгн дә шул измнардан башка яңа изм күренми шул.
Бер кеше беркешене көчләми шул.Эш урыныңны гына югалтасың диләр шул.
Иркә җүләр сатма,яме.

№19 (808512) / 22.06.2012 19:36:55

1. №8 комментта ни яздың? Шуңа карап кына яздым сарыкны.Ягъни синең авыздан чыккан сүзне куәтләдем. 2."Рәсәйдә генә бүген халыклар сайлап куйган президентлар,депутатлар сайлап куйган халыклар өстеннән чыбыркылы көтүче булып яшиләр." Ни өчен Россиядә генә алай???

3."Ленинның ВЛАСТЬ турындагы төшенчәсен үзгәртмәгәндә,без,дөрестәндә,үзебезгә чыбыркылы көтүчеләр сайлап куябыз." Ленинизм чүплектә энем, уян??? Сиңа маркситик-ленин теориясен генә өйрәттеләрмени соң??
Веберне укып кара әле. Аның тагын да кызыклы әйберләре бар.

4."Безнең сайлау системасы бар.Без,вакыты җиткәч,президент сайлап куябыз,сайлана торган хөкүмәт органнарына депутатлар сайлыйбыз" сайлауга күпме кеше йөри? Күпмесе йөрми? Сайлау ни дә хәл итсен өчен, ким дигәндә 80-90процент кеше йөрергә тиеш. Шул вакытта сайлау була. Сарыклар шул без ни эшли алабыз, бездән башка да сайлыйлар дип утыра. Укытучыларны кара син хәзер?! Иң алдынга кешеләр артка сөйрәлүчегә әйләнде. Мәҗбүр итәләр димәгез. Беркемне беркем мәҗбүр итми. Кичә бер редактор көчләп компартиягә алдылар дип көлдерде. Беркем беркемне көчләми,беркемгә муенчак салмыйлар күптән. Һәркемнең эшләргә яки эшләмәскә дигән хокукы бар.

№18 (808502) / 22.06.2012 17:46:59

Рәсәй халыкларын сарык көтүе белән тиңләү,инде күптәннән бара."Сарык көтүе" сүзеннән чыксак ханнар,шахлар,патшалар,корольлләр,Юлбашчылар,генсеклар,президентлар,кулларына чыбыркы тоткан, Сарык көтүчеләре була.Шулаймы?Шулай ,шулай.Ленинның әйткән сүзеннән чыксак:"Диктатура есть власть,опирающаяся непосредственно на насилие."Икенчечә әйткәндә,"Власть есть насилие."
Дөрестәндә Рәсәйдә бүгенге көнгә кадәр шулай бара һәм бара бирә.
Ә хәзер бүгенгесе көн белән уйлап карыйк.Безнең сайлау системасы бар.Без,вакыты җиткәч,президент сайлап куябыз,сайлана торган хөкүмәт органнарына депутатлар сайлыйбыз.Ленинның ВЛАСТЬ турындагы төшенчәсен үзгәртмәгәндә,без,дөрестәндә,үзебезгә чыбыркылы көтүчеләр сайлап куябыз.Моны булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәк.Беренче,Ленинның ВЛАСТЬ турындагы төшенчәсен алып атарга кирәк.Рәсәй халыклары сайлап куйган президент,Рәсәй халыклары өстендә чыбыркылы көтүче була алмый.Рәсәй халыклары тарафыннан сайлап куелган президент һәм депутатлар Рәсәй халыкларына хезмәт итәргә тиешләр (Во благо народов России).Икенче,менә бу язган сүзләрне алтын хәрефләр белән Конституция нигезенә язып куярга кирәк.Бер Рәсәйдә генә бүген халыклар сайлап куйган президентлар,депутатлар сайлап куйган халыклар өстеннән чыбыркылы көтүче булып яшиләр.Алай гына да тәгел,урлашалар,бурлашалар.Барысы да кәҗә тәкәсе өммәтендә.Башта халыкны имәләр,өственә гыйшык уйнамак келиләр.

№17 (808492) / 22.06.2012 15:46:37

Сарыкны кем итмәкче буласың?)))) Сарык барыбер шашлык булачак инде ул. Азат кешеләрне кечкенәдән тәрбиялиләр.Балалар бакчасыннан.Баштагы коллыкны бүтәнчә бетереп булмый.

Моның өчен иң беренче үзеңне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Сарык көтүчене генә хөрмәт итә ул.Үзен хөрмәт иткән кеше сарык булудан туктый. Әмма кеше үзен хөрмәт итсен, әлбәттә, ул үзе белән горурланырга тиеш. Бездә кызгынычка каршы, һаман сарыкча, акча һәм кәнәфи генә горурлык була ала, ягъни көтүче чыбыркысы.

Утыра битәле ЕГЭ битендә берәү, математикадан ике алган, безнең дә хыял бар дип. Көтүче булырга хыяллана ягъни мәсәлән.
Математика белмәсәң, бәлки кулың алтындыр. Эшләп күрсәт, башкалар сокланырдай эш.Кем әйтте көтүче чыбыркысы дәрәҗә дип. Син үзеңнән салдырып алынган йоннан эшләнгән әйберләр белән горурлан!!! Чыннан да, йонсыз яши алабызмы? юк!Көтүче дә яши алмый, сарык үзе дә.

Менә шундый фәлсәфә...

№16 (808488) / 22.06.2012 14:45:22

Газетларны кәгаз*гә бастыру бетәсен шәхси гәҗит хуҗалары(ИлфатФ+Габделфәт +Ранис Г)) сизми микәнни.Аларның борыны яңалыкка аеруча сизгер булырга тиеш бит.Бизнес таләп итә. Гәҗитләрен һаман балалату ягын карыйлар(1 гәҗитләре 3-4,7-8 гәҗитчиккә таркалды)

№15 (808482) / 22.06.2012 12:36:28

яклыйм әле.
Зимагур татарча язган,урысча түгел!!!
син үзең ДИСИРТАСИЯ язганда урыс теленнән хаталар җибәрә күрмә,татарга 50%(прансит)скидкә булса да,высукии ёучёныиии! а ту правалишшшш дисиртасияңне.

№14 (808479) / 22.06.2012 12:25:40

Зимагур, чын татар дигән нигың ошамый башлады мәллә?

производствА түгел, производствО дип языла ул наданым, акыл сатканчы язарга өйрән башта!

№13 (808469) / 22.06.2012 10:11:53

Бер дә курыкмагыз,безнең артта калган Россияда дигитал җиһазлар йөз елсыз да булмый әле.Кәгазь газета-җурналлар бик озак булачак әле.Бюрократлар да әлегә кәгазсез бер эш тә майтара алмыйлар.

№12 (808467) / 22.06.2012 09:20:23

Узып барышлый,син "коллык" сүзенең мәгънәви ягын аңлап сөйләшмисең.Соңгы вакытта "Акчаң булса син ирекле"дигән идея яши.Син шул идея аша карыйсың. Акчаң булып,син ирекле булырга мөмкин тормышның кайбер өлкәләрендә.Бу очракта да син кол булып каласың.Ни өчен?Мин сезгә коллык турында күп әйттем.Тагын бер тапкыр кабатлыйм.Революөиядән соң,Хөкүмәт милке барлыкка килү булдымы?Хөкүмәт милке барлыкка килгәндә СРЕДСТВА ПРОИЗВОДСТА лар да хөкүмәт милке булды.Кем уйлаган ул вакытларда,СРЕДСТВА ПРОИЗВОДСТВА белә бергә ЭШЧЕ КӨЧЛӘР дә хөкүмәт милке булыр диеп ЭШЧЕ КӨЧЛӘРНЕҢ хөкүмәт милке булулары,аларның хөкүмәт коллары булулары ул.Бу пункттан чыксак,колларны "Людские резервы","Пушечное мясо","Сарык көтүе",... диеп була.Алай гына да түгел,аларны үтерергә дә,Җазаларга да,сөрергә дә мөмкин.Шулай булды да.Коллар өчен югары партияле кешеләр җавап бирмәделәр.Бүгендә шулай.Синең сүзләрең шуны аңлата.

№11 (808466) / 22.06.2012 09:01:04

көтүчесез(җүнле көтүчесез) бүгенге сарыкларга яшәү бик авыр. бүреләр берәм-брәм ашап бетрәчәкләр...

көтүче була алмагач, көтү куучы "көтүче ярдәмчесе" буласың инде...

№10 (808465) / 22.06.2012 08:53:45

Нинди форматка күчерләр, ансы миңа караңгы..Чынлыкта кәгазгә бастыру бетәчәгенә ышанам.Чөнки кирәге булмаячак..Алучы, яздыручы, укучы булмаячак.Хәреф җыеп, иҗекләп укучы буын вәкилләренә хаҗәте булмаячак.

№9 (808462) / 22.06.2012 07:26:48

Зимагур,№8, син котудэгелэргэ хезмэт иткэч бер ирегендэ юк.Колнын колында нинди ирек булсын?

№8 (808461) / 22.06.2012 07:10:42

Мин көтүчесез яши белмәүчеләр ягында,аларга хезмәт итәм.Аларны зур көч итәсем килә,алар идарә итсеннәр дим,алар яхшы яшәсеннәр дим,...Сүзләрем,бер яктан,шушы кыйбладан чыгы.

№7 (808460) / 22.06.2012 07:02:56

Иркә,минем бер нинди дә конспект юк.Зиһенемдә (хәтер дөнъямда)барысы да язылган.Шуннан алам да язам.

№6 (808453) / 22.06.2012 06:05:25

зимагур, №8,))) мин дә шулай дип әйтәсе килә. Яки ул кайбер эшләр буенча бик яхшы әзерлекле егет.Ул чыганаклар укып азапланмый. Әзер конспектларны гына куллана. Конспектта язылмаса, димәк юк.

№5 (808452) / 22.06.2012 05:16:44

кода,кетүчесез яши белмәгәннәргә-сиңа ирек нәрсәгә?

№4 (808446) / 21.06.2012 22:08:15

Әни,  мама, сүрәттәге бармаклардан көлә бит,күрмәдең мени.

№3 (808444) / 21.06.2012 21:20:08

мама, ник көләсең?

№2 (808438) / 21.06.2012 20:20:09

Рәсәйдә ничек булыр икән бу?Кәгазъ матбугат шикеллә хөкүмәткә буйсынган,кыек сүз әйтергә ярамаган,хөкүмәт чиновникларын мактаучы,дан җырлаучы булыр имди.Темаларыда шулай чырды-бырды калыр имди.Рәсәйдә ирекле булмас.Ай-хай малай,ышанасы килми.

№1 (808433) / 21.06.2012 17:24:15

дигитал җиһазлар!!

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar