17.06.2012 Матбугат
"ТНВ-планета" телеканалы эшли башлады
15 июньнән "ТНВ-Планета" каналы үз эшен башлап җибәрде. Ә 2012 елның 30 августыннан канал планлы рәвештә эшли башлаячак. "ТНВ-Планета" – Россиянең төрле регионнарында, БДБ илләрендә, чит төбәкләрдә гомер кичерүче, Татарстанны тарихи ватаннары дип исәпләүче күпсанлы милләттәшләребезне берләштерүче мәдәни-мәгърифәтче спутник телеканалы.
2002 елгы халык исәбен алу буенча, Россиядә 5,5 млн татар яши. Барлыгы илдә 7,5 млн татар исәпләнә.
"ТНВ-Планета" телеканалы ул бөтен Россия һәм галәм дәрәҗәсендә Татарстанны таныту:
• регионның күәтле икътисадын, мәдәниятен һәм спорт потенциалын яктырту;
• татар телен һәм милли традицияләрне саклап калу;
• Россия территориясендә һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар диаспорларнын берләштерү, аларның мәдәни һәм рухи байлыкларын яңарту.
"ТНВ-Планета" каналы тәүлек буе эшли. Телевизион программа нигезендә 8 сәгатьлек блоклар ята. БлоктаТНВ каналының татар телендә булган иң яхшы спектакльләре, концертлары, фондта сакланучы тапчырулар урын алган.
Шулай ук каналда татар һәм рус телләрендә федераль форматта "Яңалыклар", "Татарлар" тапшырулары (атнага 5 тапкыр) планлаштырылган."Татарлар" тапшыруында Республикадан читтән яшәүче татарларның тормышлары яктыртылачак.
"ТНВ-Планета" телеканалы ачык режимда ABS спутнигыннан кабул ителә. "ТНВ-Планета" каналын "НТВ-плюс" (пакет "Базовый"), "Триколор ТВ" (пакет "Оптимум") абонентлары карый ала. Бүген "ТНВ-Планета" каналының башка кабель челтәрләрендә теркәлүе буенча килешүләр алып барыла. "ТНВ-Планета" телеканалының эшчәнлеге интернет челтәрендә дә яктыртылачак.
"ТНВ-Планета" каналын көйләү буенча тулырак мәгълүмат – tnv.ru сайтының "О компании/настройки" бүлегендә.
---
ТНВ
№ --- | 17.06.2012