поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.06.2012 Җәмгыять

Бәхет өчен күп кирәкми... бары 2-3 миллион гына

Байлыкның да, күп акчаның да ахыр чиктә кешене бәхетле итмәгәнен без беләбез инде. "Байлык – бер айлык", – диләр һәм дөрес әйтәләр. Тик икенче як та бар шул әле. Бәхет китерми дисәк тә, акча кешегә бәйсезлек, ирек алып килә.

"АиФ" атналыгы 2011 елда илдә ярлылар саны тагын 200 меңгә арткан дип яза. Эш бирүчегә, вәзгыятькә, аның үзгәрүенә бәйлеләр, шуның белән күпмедер дәрәҗәдә бәхетсез кешеләр саны бу. Газета шундый мәгълү­мат та өсти: ярлыларның тормышын яхшыртырга дип башланган бөтен реформалардан бездә байлар гына ота икән! Ә без өметләнәбез тагын...

 

Байлар. Инде хәтсездән бирле алар бездә – аерым каста, бүтән дөнья кешеләре. Аларның үз тормышлары, үз мәнфәгать­лә­ре, хәтта үз уеннары. Калын кесә аларга абсолют диярлек бәйсезлек, ирек бирә. Әле яңа­рак кына табадан төшкән миллиардерларыбыз, әллә шунда бүтән шөгыль таба алмыйча, ап­тыраганнан, сәмән тыгар башка ярык булмаганнан диимме, акчаларын төрледән-төрле кыйммәт­ле уенчыкларга тотарга бик тә яраталар. Шатлык, сөенеч, үз­ләренчә бәхет эзләүләредер ин­де. Кемдер Фаберже күкәй­ләре сатып ала. Шулар белән уйнап үзенә юаныч тапмак була. Кем­гәдер алтын йөгертелгән унитазлы яхтада йөзүе кызык тоела. Кемдер Куршевельгә пачкалап кызлар ташый. Ә инде үз футбол командаң булу – баланың тере уенчыклы булуыннан һич тә ким түгел.

 

Әйе, аларның үз уеннары, үз мавыгулары. Тик бәхетлеме соң алар? Бөтенләй бәхетсез булмасалар да, артык бәхеткә дә ия түгелләрдер. Үзен бәхетле сиз­гән кеше, мәсәлән, шул ук Абрамович ике яхта өстенә өчен­чесен сатып алмас иде. Алар акчалы, маллының түгел, ә булганына шөкер итә белгәннең бай икәнен аңлый алмыйлар. Шунлыктандыр, бәлки, аларның да бар булган бәхет-шатлыклары вакытлы...

 

Берничә ел элек газеталар акча белән байлыктан туйган (ялгыш әйтмәдем, чын-чынлап шулай) бер билгеле кеше турында язып чыкканнар иде. "Коммерсантъ" матбугат йорты хуҗасы Владимир Яковлев турында. Ычкынган, акылдан язган, псих, имеш. Нәрсә генә сөйләмәделәр аның турында. Мондый кискен бәянең бердәнбер сәбәбе шул: ул үзенең "империясен" сатып, төрле эшкуарлыкка "лач" итеп төкереп, дөнья буйлап сәяхәткә чыгып киткән иде. Шуннан соң аны йә АКШта, йә Япониядә, йә Тибетта күр­гәләделәр. Әйе, ул – бирел­гән буддист. Тибетка "чистарынырга" элек тә йөргән. Тик барып кайту – бер, ә көйләнгән биз­нес­ны, акчалы эшне ташлап, ничек инде бер шөгыльсез сәя­хәтче булып китәргә була? Безнең кү­бебезнең фикер йөреше шулайрак. Ничек? Тик була икән шул менә. Ул чын бәхетен шунда тапкан. "Империя" даими китереп торган акчадан түгел. Менә шундый сирәк, стандарт булмаган йөреш. Андый очраклар ешрак булса, бәлки, җәмгыять тә азга гына булса да икенчерәк, чистарак булыр, акчага, байлыкка табыну кимер, йомшар иде...

 

Кешеләрнең, аерым алганда, тәүлегенә 24 сәгать буе чабучы эшкуарларның хәтсезенең күңел төбендә шундыйрак уй йөри: менә тормыш өчен җитәрлек, картайганчы бер нәрсә турында да уйламаслык күләмдә акча эшлим дә туктыйм. Аннан соң үз көемә, үз җаема рәхәтлә­неп яшим дә яшим.

 

Ләкин акча артыннан чабудан, комсызлыкта узышудан туктау ифрат та авыр икәнлеге билгеле. Саранлык якаңнан бер алсамы? Менә коттеджны гына салып бетерәм дә... Менә машинаны гына алыштырам да... Яхта гына алам да... Ярар, саналганнар инде барысы да булды ди: коттедж да, машина да, яхта да. Тик кеше туктый алмый. Аның инде банктагы счетта түгәрәк сан булдырасы килә. Мәсәлән, миллион доллар. Анысы булгач бу зат, Форбс исемлегенә эләгәсе иде, дип хыяллана башлый. Шулай итеп туктап калу күпләр өчен мөмкин булмаган әйбергә әйләнә. Тагын шул ук сорау: мондый узыш бәхетле итәме икән аларны?

 

Компьютерымда "Интервью с Богом" дигән зур булмаган видеосюжет бар. Имеш, журналист төшендә Аллаһыдан интервью ала. "Сине кешеләрдә булган нинди сыйфатлар бигрәк тә борчый?" – дигән сорауга ка­ләм әһеле шундыйрак җаваплар ишетә. "Алар башта сәламәтлекләрен югалта-югалта, ашкына-кабалана акча эшлиләр, "алтын бозау" артыннан чабалар. Аннан соң шул акчаларына югалган сәламәтлекләрен кире кайтару артыннан йөри башлыйлар. Алар дөньяга мәңгегә килгән кебек итеп яшиләр, һәм гел яшәмәгән дә төсле итеп үлеп китәләр..."

 

Байлык белән бәхет бәйлә­неше турында язганда тагын бер мәсьәләгә кагылмыйча булмый торгандыр.

 

Россия халкыннан: "Бәхет өчен сезгә күпме акча кирәк?" – дип сораштырганнар иде. Халык бездә тыйнак шул: бар халыкның 90 процентына ике-өч миллион сумнан да артык акча ки­рәкми икән. Дөресрәге, бу тыйнаклык түгел, куркаклык. Без башта әйтеп киткән бәйсезлеккә омтылыш булмау. Бездәге кеше баштан ук үзенә: шул кадәр акча белән мин нишләрмен дигән сорау куя. Мондый караш – үз-үзеңә, булдыклылыгыңа ышаныч, үзеңне ярату, үзеңне бәяләү күрсәткече. Ул – түбән. Бу – бездәге гавамның менталитеты билгесе. Бездәге кеше үзеннән соң да йөз ел торырлык проектларга тотыну турында уйламый. Моның өчен "үсәргә", җаваплы булырга өйрәнергә кирәк шул. Күп акча бәйсезлек, ирек белән бергә зур эшләр дә алып килә. Ә балалыктан чыкмаган кеше андыйдан курка. Ул аны "зурлар" җилкәсенә салырга тырыша. Фәкыйрьлек психологиясе беркайчан да активлык китерми. Шунлыктандыр инде, халыкның хәлен яхшыртырга дип башланган реформалар да, ахыр чиктә, байларыбызны баета. Тик бәхетле генә итми.


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 116-117 | 15.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»