поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.06.2012 Сәясәт

Исем алыштыру уенымы?

Рәхәт бит. Оешманың исемен алыштырасың да, элеккеге гөнаһлар инде аныкы түгел кебек. Бу алымнан бигрәк тә җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыятьләр оста файдалана. Муеннан бурычка чумалар да шыпырт кына үзләренә башка исем табалар.

Алары бер хәер. Хәзер әнә милицияне дә полиция дип үзгәрттеләр. Нәтиҗәсе күз алдында. Кызганыч, үзгәрешләр моның белән генә чикләнмәс, шәт. Югары даирәләрдә ­озакламый Россия Авыл ху­җалыгы министрлыгының исемен үзгәртү турында кызу бә­хәсләр бара.

Исем үзгәртү нәтиҗәсендә, элегрәк Россия Авыл ху­җалыгы министрлыгы карамагында булмаган байтак кына оешмалар бер түбә астына тупланачак. Хәер, мондый үзгәрешләр инде башланып та китте, дияргә була. Россия Президенты итеп сайланган Владимир Путин “РФ Хөкүмә­тенең яңа структурасы турында”гы Указы нигезендә “Балык үрчетү Федераль агентлыгы” үзенең барлык максат-бурычлары белән бергә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына күчерелде. Чиратта – Россия Федерациясе Аучылык хуҗалыгы идарәсе булыр, мөгаен. Һәрхәлдә, белгечләр шулай фаразлый. Тик шунысы аяныч. Өч ел элек әлеге идарә Россия Авыл ху­җалыгы министрлыгы структурасыннан чыгарылып, бер тетрәнү кичергән булса, хә­зер яңадан шул хәл кабатланырга мөмкин. Бер структурадан икенчесенә күчерелеп йөртүләрнең кайчагында файдасыннан зыяны күбрәк була бит. Алдын-артын уйламыйча “РФ Аучылык хуҗалыгы”н министрлык структурасыннан чыгару да әллә ни­кадәрле өстәмә мәшәкатьләр алып килде. Африка чумасы дигән афәтнең кыргый дуң­гызлар аша берничә өлкәдә кинәт таралып китүен истә тотып әйтүем. Нигә дигәндә, Россия Ветеринария хезмә­тенә Көньяк һәм Төньяк ­Кавказ федераль округларында Африка чумасына каршы нә­тиҗәле эш алып бару түгел, хәтта заказникларга керергә дә тыелган. Россия Ветеринария хезмәте һәм РФ Экология министрлыгы чи­новник­лары арасында мондый тарткалаш бүген дә бара әле. Нәтиҗәдә соңгы елларда мондый заказникларда яшәү­че кабан дуң­гызлары арасында дистәләрчә тапкыр куркыныч чир таралу фактлары ачыкланды.

Россия Авыл хуҗалыгының исеме күпләр күңелендә сорау да тудыра. Югыйсә Татарстанда да әлеге министрлык башкача атала, ягъни авыл хуҗалыгы белән янәшә “азык-төлек” кушымчасы тора. Сәбәбе гади: Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек эшкәртү өчен җаваплылыкны үз өстеннән төшермәкче. Янәсе, авыл ху­җалыгы министрлыгы бары тик җитештерү тармагы өчен генә җаваплы! Россия Федерациясе Бәрәңге үстерү берлеге җитәкчесе Алексей Красильников раславынча, авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүне эшкәртүдән аерырга ярамый. Бигрәк тә уз­ган елдагы кебек мул уңыш алынганда. Җитештерү, саклау, эшкәртү – чылбыр боҗ­ралары кебек берсе берсенә нык бәйле. Бу бәйлелек оешманың исемендә һәм көндә­лек гамәлендә чагылырга тиеш, дип саный А.Красильников. Хәер, Татарстанда ул күптәннән шулай инде.

Хикмәт исемдә генә тү­гел анысы. Һәр министрлыкның конкрет үз юнәлеше булырга тиештер. Бер үк эш өчен берничә министрлык­ның җавап­лы булуы аяныч нә­тиҗәләргә дә китерүе мөмкин. Гади генә мисал. Авыл кешеләренең үзәгенә үткән пай җирләренә кагыла ул. Хәтерегездәдер, 2001 ел ахырында Россиядә “Җир Кодексы” кабул ителде. 2003 елда исә “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир­ләрнең әйләнеше турында” Закон кабул ителде. Шулай итеп, Татарстанда 2,7 миллион гектарда 1 миллионнан артык җир милекчесе барлыкка килде. Аларны ничек рәсмиләштерергә? Пай җирләре бе­лән алыш-биреш гамәлләрен ничек башкарырга? Пай җир­ләре ияләре алдында көн саен яңадан-яңа сораулар туа торды.

Татарстанда авыл хуҗалы­гына кагылышлы барлык сорауларны, шул исәптән җир турындагыларны да халык беренче чиратта җирлек җитәкчеләренә, район авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә бирә иде. Озак еллар шулай га­дәтләнелгән. Бүген дә шулай дәвам итә. Әмма ул елларда ни өчендер авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше мәсьәлә­ләрен җайга салу башка министрлыкка йөкләнде. Нәти­җәсен пай җирләре ияләре бик яхшы белә. Җир әйлә­неше мәсьәләләренә контрольлек итүне тулысынча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырган булсалар, нәтиҗәле­рәк булыр иде диюем. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 115 | 14.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»