|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2012 Мәдәният
![]() Туксанга җиткән карчык тальянда татар халык көйләрен өздерә (ВИДЕО)Тальян гармунда уйнаучы Маһикамал апа Мәскәү өлкәсендә яшәүче җырчы Әлфинә Әхмәтҗанның әнисе. Кызының иҗат кичәсендә тамашачы аның тальян уйнаганын тын алмый гаҗәпләнеп тыңлап торган. Әлфинә Әхмәтҗан “Ватаным Татарстан” газетасына биргән бер әңгәмәсендә әнисенең ничек итеп гармунда уйнарга өйрәнгәнен искә ала. Моннан ике ел элек Мәскәүдә узган концертымда аны да тальянда уйнарга күндердем. Башта: “И, кызым, мин бит намаз карчыгы”,– дип карышкан иде. “Әни, бу талантны сиңа Ходай биргән, синнән безгә күчкән. Килешмәс дип торма, чык инде сәхнәгә”, – дигәч, күнде тагын. Халык аны кат-кат алкышлап чыгарды”, ди Әлфинә Әхмәтҗан. Ә хәзер Маһикамал апаның тальянда уйнаганын карыйк:
--- |
Иң күп укылган
|