поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.06.2012 Авыл

Бурановода без дә булдык

Әгерҗегә сәфәр кыласын белгәч, танышым: «Анда инде ерак калмый, Удмуртиянең Бураново авылына да кереп чыгыгыз», – дигәч: «Юк ла инде», – дип, кул гына селтәгән идем. Ашыгыбрак кырт кискәнмен икән. Бураново авылы Әгерҗедән 15 чакрым гына дигәч, кызыктык. Чынлыкта исә ул 25 чакрым булып чыкты. Шулай да, без дә бардык, күрдек Европаны шаккатырган удмурт әбиләренең туган ягын.

Гап-гади авыл иде...

Әгерҗе районыннан Татарстанның чиген үтеп, Удмуртиягә килеп кергәнеңне тоемламыйча да каласың. Ул якларда тоташ урман: табигатьнең матурлыгыннан башлар әйләнә, юлда калган авыллар күзгә дә чалынмый кебек, гүзәллеккә хозурланып туеп булмый. Югыйсә рус, татар, мари авылларының һәркайсының үз йөзе була. Бураново да гап-гади удмурт авылы, меңләгән юлаучылар аны моңарчы игътибарсыз гына узып киткәндер. Йортлар бик гади, мәдәният йорты да кечкенә генә. Сүз дә юк, авыл кайчандыр зур булган, һәрхәлдә, мәктәбе ике катлы. Төгәл санны белеп булмаса да, укучылар күп түгел, диделәр. Урманга сыенып, язмышына буйсынып бер көйгә яшәп, тагын да дөресрәге, яшәргә тырышып ятканда, бу авыл өстендә күк капусы ачылгандай булды бит әле менә. Бүген авылда сәгать телләре дә кызурак йөри башлаган кебек. «КамАЗ» машиналары юл салырга балчык ташый, элемтәчеләр телефон, интернет суза, урамнар бизәлгән. Без килеп кергәндә, авыл башында ук җыелыш үткәреп яталар иде. Тоткарланып тормадык, машиналарына карап фикерләсәң, шактый зур түрәләр булырга охшап торалар. Шоферлары гына аңлатты. Авылны киләчәктә үзгәртеп коруны планлаштыралар икән.

Нинди колорадо коңгызы ди ул

Кичтән генә әбиләрне авыл халкы зур бәйрәм ясап каршы алган. «Нигә кичә килмәдегез?» – дип бик «үкендерделәр», без барган көнне аларны Удмуртия Президенты үзенә дәшкән булып чыкты. Матбугат битләрендә, әбиләрнең бакчаларын колорадо коңгызы баскан, туган авылларына кайткач та, бакчага чыгасылары бар, дип язганнар иде. Хәзер инде кая бәрәңге бакчасы да, әбиләр кая?!. Хуҗалыклары белән танышып чыгыйк дип, артистларның берсе – Галина Коневага кергән идек. Болдырына данлыклы сәхнә күлмәген юып элгән, ишекләре ачык, төп сакчы – ишегалдындагы нәни көчек. Элегрәк татар авылларында да ишек бикләгән кеше сирәк иде. Удмурт әбиләренең бүген дә урламасыннар дип саклар әйберләре юк. Ишекләре дә күңелләре кебек ачык.

Бум бум! Кам он Энд Денс...

Дан китергән җырның сүзләрен тәрҗемә итеп карасак, алай ук кәефне күтәрә торган дип әйтмәс идем. Күп балалы яшь хатын, кырга чыгып, каен белән серләшә, ярдәм сорый. Ничек итеп тормыш алып барырга, ничек итеп балаларны туендырырга? Бу җырны ун ел элек Елизавета Зарбатова язган. Аңа бүген 84 яшь. Без аны җил-җил атлап урамнан барганда очраттык. Кулындагы таягын читкә атып бәреп, фотосурәткә дә төште.

– Йөрәгемнән өзелеп төшкән җыр бу. Яшьрәк чакта җырладым, хәзер инде булмый. Иптәшләрем өчен чиксез шатмын. Күрсәгез иде без аларны кичә ничек каршылаганны, бөтен авыл гөр килде, – ди Елизавета Зарбатова.

Авыл халкы белән аралашканнан чыгып, Елизавета әбинең, бөтен авыл шатланды, дигән сүзенә бераз гына төзәтмә кертер идем. «Сез шатмы?» – дигән сорауга арада җилкә сикертеп кенә узып китүчеләр дә булды. Ә менә җирле рәссам Зоя Лебедева әбиләрне бөтенләй күралмый диярлек.

– Мин – Мәскәүдә торып кайткан кеше. Шоу-бизнесның нинди пычрак нәрсә икәнлеген беләм, безнекеләр дә шуның корбаны. Храм салдырабыз дип йөрүләре дә янәдән шул пиарның бер төре. Йөргән кешегә безнең чиркәвебез бар, аларның анда булганнары юк.

Әгәр чиркәү дип саналган йортны күрмәсәк, ә, алай икән дигән фикер белән кайтып киткән булыр идек. Чиркәү дигәннәре зуррак кына агач йорт, өй кыегына тәре сыман әйбер әмәлләп куйганнар, бары шул гына. Әлбәттә, яңа, тиешле шартлар тудырылган бина кирәк.

Җитмештә дә, сиксәндә дә гашыйк итәләр кызлар

Беркайчан бер генә мәсьәләгә карата да бөтен кешедә дә уртак фикер булмый торгандыр инде ул. Юк кына нәрсә дә әллә ничаклы низаглар китереп чыгара. «Буран әбиләре»нең җиңүенә карата да ни генә әйтмәделәр. Имеш, ни өчен удмурт әбиләре, бездә дә бар андый ансамбльләр. Әлбәттә, бар. Бу юлы менә кояш башкаларга елмайган. Ә инде акыллы кешеләр сүзенә колак салсак, җиңүнең нигезләре тирәндәрәк, ул борынгы тарихка барып тоташа. Удмурт милләте – угро-фин халыкларының бер вәкиле. Күз алдына гына китерик: ничаклы милләт, ил вәкиле алар өчен тавыш биргән. Җиңүнең икенче зур сәбәбе – әбиләрнең яше һәм алардагы эчкерсезлек. Күзләреннән, йөзләреннән ниндидер җылылык сирпелә аларның. «Швеция – беренче урынны, ә Россия йөрәкне яулады», – дип язалар чит илләрдә чыккан газеталарда. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Үзләре түгел, исемнәре гауга чыгара

«Буран әбиләре»н акча да, мал да кызыксындырмаса да, аларның исемнәре белән акча эшләргә теләүчеләр җитәрлек. Ижевскидагы «Комос групп» ААҖ, аларның исемнәрен кулланып, ит ризыклары чыгарырга әзерләнә. Роспатентка мөрәҗәгать тә иткәннәр инде. Мәскәүдәге сөт ризыклары җитештерүче «НЕО Продукт» сәүдә йорты да бу исемне үзләренә бренд итеп алмакчы икән. Ә менә ансамбльнең продюсеры Ксения Рубцова сүзләренә караганда, алардан бу исемне кулланырга рөхсәт сорап, бүгенгәчә әле бер кеше дә мөрәҗәгать итмәгән һәм бер генә компания белән дә килешү төзелмәгән. Ә кем рөхсәтсез генә бу эшкә бара, аны судка бирәчәкләр. Чөнки «Бурановские бабушки» исеменә патентны алар инде алганнар, шул исәптән ризык исемнәрен куллану өчен дә. Шулай итеп, удмурт әбиләре, үзләре дә сизмәстән, төрле низагларның сәбәпчесе булалар. 


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»