|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2012 Мәдәният
Ә бездә “Буран әбиләре” бармы?Татарстанда бу елдан өлкәннәр арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале уздырыла башлый. Бу чараны оештыру тәкъдимен ветераннар үзләре ясаган. Ничек уйлыйсыз, бездә “Буран әбиләре” кебек Евровидение бәйгесендә катнашырлык өлкәннәр бармы? Геннадий МАКАРОВ, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы: – Бездә андый потенциал – олы яшьтәге сәнгать яратучы актив әбиләр-бабайлар, һичшиксез, бар. Ветераннар хоры бар иде безнең, гармунчы бабайлар бәйрәмнәрнең яме булып тора. Буран әбиләре халыкчанлык белән рок музыканы бергә катыштырганга күрә чыкты Евровидениегә. Бездә андый күренеш әлегә юк. Заманча эшли белә торган, яңа юнәлеш булдырган продюсерлары булмаса, чыга алмас иде алар бу бәйгегә. Бәлки, бездә дә андый кешеләр бардыр. Башлап җибәрергә кирәк. Зөһрә ШӘРИФУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты, җырчы: – Бөтен кешегә дә Евровидениегә барырга димәгән бит. Өлкән яшьтәге кешеләр еш кына кая барырга белмичә, өйдә утырып авырый башлыйлар. Мәдәният йортына, хорга йөрү, үзешчән сәнгатьтә катнашу ул авыруларны оныттыра. Менә аны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Кайвакыт югары температура белән чыгам сәхнәгә, җырлаганда авыруым онытыла. Өлкән яшьтәгеләрне менә шулай сәнгатькә тартуны хуплыйм, бу бик кирәк. Бәлки бездә Буран әбиләреннән дә әйбәтрәк ансамбль килеп чыгар. Николай ВЛАДИМИРОВ, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе: – Буран әбиләре кебек башкаручылар республика төбәкләрендә шактый. Безнең халыклар дуслыгы йорты уздырган чараларда катнашучы мари, мордва коллективлары бар. Тәтеш районында мордва коллективы 20 елдан артык эшләп килә. Әмма халыкара бәйгедә катнашу өчен алар белән күп эшләргә, көч кертергә кирәк. Быелдан башлап мондый фестивальне оештыру бик дөрес эш дип исәплим. Әле без күрмәгән коллективлар килеп чыгарга мөмкин. Салават ЮЗЕЕВ, кинорежиссер: – Әлбәттә, бар. Менә мин өч көн элек кенә Әлмәт районында Илтән-Бута дигән керәшен авылыннан кайттым, без анда Троица бәйрәме үткән көннәрдә фильм төшердек. Анда шулхәтле үзенчәлекле җырлар, киемнәр, Буран әбиләреннән һич тә ким түгел. Татар авылларында да андый башкаручылар бар. Татар мәдәнияте бик көчле, бездә төрле мәдәниятләр гасырлар буена янәшә үскән. Фестиваль булуы файдага. Биредә алар бер-берсеннән өйрәнәләр, үз осталыкларын күрсәтәләр. Буран әбиләренең Евровидениегә чыгуы очраклы гына түгел. Миллилек, халыкчанлык хәзер елдан-ел таныла бара, аңа игътибар тагын да артачак. Моннан файдаланып калырга һәм үзебезне күрсәтергә, танытырга кирәк. Евровидение генә димәгән, дөньяда этник фестивальләр бик күп. Халидә ГЫЙСМЕТДИНОВА, укытучы: – Буран әбиләреннән дә әйбәтрәк җырлаучы әби-бабайлар бар бездә. Аларны табып алып, Евровидение кебек дөньяның күпчелек илләрендә танылган халыкара бәйгедә катнаштыру татар халкын таныту өчен бик әйбәт булыр иде. “Балкыш” бәйгесе әнә шуңа кирәк тә.
|
Иң күп укылган
|