|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2012 Авыл
![]() Керосинда үлә, утта янаМоннан 20 еллар элек бәрәңге бакчаларында әллә нинди кортлар барлыкка килде. Әй шул вакытта авыл халкының куркуы! "Бәрәңгесез калабыз". "Ул кортка каршы берничек тә көрәшеп булмый икән." Утта да янмый, керосинга салсаң да, үлми, ди". Сытып үтердем дип уйлыйсың, кабат тернәкләнеп яши икән, дип сөйлиләр иде. Еллар узгач, аңа ияләштек. Бер-ике тапкыр бакчаны агулап чыгабыз да аннан инде тынычланабыз. Соңгы елларда кайбер урыннарда алар саны шактый кимеде. Ләкин җиләк кебек "пешеп" утырган урыннар да күп әле. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бүлек җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева ышандырганча, бу корткычларны җиңеп була. – Колорадо коңгызы саранча кебек тиз үрчи. Авылларда яшәүчеләр бәрәңге исән калсын дип бер-ике тапкыр химикат сиптерә дә, шуннан соң алар белән көрәшү турында уйламый, – ди Фәния Фәйзрахмановна. – Кайбер бакчаларда коңгыз күренми. Сәбәбе бик гади. Чөнки бу урыннарда үз вакытында чаралар күрелгән. Хәзер нәкъ менә коңгызлар җир өслегенә чыккан вакыт. Әлеге эре бөҗәкләрне җыеп алсагыз, бакчаны химикатлар белән эшкәртергә дә туры килмәскә мөмкин. Фәния ханым белдергәнчә, колорадо коңгызына каршы көрәшнең башка юлы да уйлап табылган. Бәрәңге бүлбеләре утыртыр алдыннан эшкәртелә. Сабак өлешенә химикатлар сиптергәнгә караганда, бүлбеләрне ашлау күпкә отышлырак икән. Чөнки бер ана коңгыз 500ләп йомырка сала. Алар йомырка салганнан соң көрәшү күпкә кыенлаша. Гадәттә, бездә кешеләр, нәкъ менә шушы личинкалар күренә башлагач, колорадога каршы көрәш алып бара. Кибет, базарлардан агу-химикатлар ала башлый. Фәния ханым, күз күргән теләсә нәрсә сибәргә ярамый, дип белдерә. Чөнки төрле химикатлар белән файдалы бөҗәкләрне дә юк итәргә мөмкин икәнбез. Менә шуңа да ул бары тик актара, конфидор препаратларына өстенлек бирергә киңәш итә. Аларны чиратлаштырып сипсәң, нәтиҗәсе күбрәк булачак. – Быел бәрәңге үсәр өчен менә дигән һава торышы. Иртә утыртылды. Тиз тишелде, яңгырлар да вакытында яуды. Тик яңгыр Россиянең барлык өлкәләрендә дә бездәге кебек булмаган. Саратов якларында, мәсәлән, корылык, диләр. Башка төбәкләрдә бәрәңге булмаса, мул уңыш үстерә алсак, бәрәңгедән шактый акча кертә алыр идек, – ди Фәния Җамалиева. Ләкин мул уңыш алу өчен, аларны җәй буе тиешенчә карау кирәк бит әле. Гадәттә, коңгызларга каршы бәрәңге сабакларын июль башларында эшкәртәләр. Быел яз иртә килгәнлектән, бераз иртәрәк керешергә туры килмәгәе. Хәзергә җир өслегенә чыккан коңгызларны җыярга ашыгыгыз. Фәния ханым аларны сулы банкага салырга киңәш итә. – Суга бераз гына кер порошогы өстәсәң, алар бик тиз үлә. Баштагы елларда керосинда да үлми, утта да янмый икән, дип сөйлиләр иде. Хәзер инде аны бик тиз юк итеп буласын халык та акрынлап төшенә башлады, – ди бәрәңге белгече. Кайбер бакчачыларның колорадо коңгызына каршы көрәшүнең үз алымнары бар. Фәния Җамалиева фикеренчә, аларның нәтиҗәсе бик юк. Ләкин коңгызларны куркытырга ярдәм итәргә мөмкин. Ачы борыч (кызылы да, карасы да ярый) төнәтмәсе. 100 г борычны 10 л суга салып кайнатырга. 2 сәгатьтән соң сабын салып, бәрәңге сабакларына сибәргә. 1 кг чамасы помидор яфракларына бер чиләк су салырга. 3-5 сәгать чамасы төнәтергә. 2 аш кашыгы сыек сабын яки 30-40 г кер сабыны салып болгатырга. Бәрәңге сабакларын шушы төнәтмә белән эшкәртергә. Әрем белән агач көле дә колорадо коңгызын куркыта. 150-200 г яңа өзеп алынган әрем, 1 стакан агач көле, бер чиләк су салып, 2-3 сәгать төнәтергә. Барлыкка килгән катнашманы бәрәңгегә сибәргә. Бәрәңге араларына сарымсак утыртсаң, аның исенә коңгызлар килми. Чиләккә сыйган кадәр яшел яки кипкән канлы үлән тутырырга. Шуңа су салырга. Кайнатып чыгарып, 10-15 минут кайнатырга. Төнәтергә. Суынгач, 0,5 л әлеге төнәтмәне 10 л суга салып, бәрәңгегә сибәргә.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|