|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2012 Мәдәният
![]() Шәмдәлләрдә яна иҗат уты...Үткән атнаны, 29 май көнне редакция каршында эшләп килгән әдәби клубның чираттагы утырышы булды. Клуб әгъзалары, ерак авылларда яшәүләренә карамастан, бу утырышка килү җаен таптылар. Соңгы очрашудан ел чамасы гына узса да, бигрәк сагындырган – сөйләшеп сүзләр бетми, хатирәләр йомгагы сүтелә, хатын-кызның күзләре дымлана. Ниһаять, тынычланып өстәл янына утырыштык һәм газетаның баш редакторы җыелуның төп сәбәбе белән таныштырды – ул Зур Рбишчада гомер кичерүче шагыйрәбез, газетаның Һади Такташ исемендәге әдәби премиясы лауреаты Нуриям Закированың “Зәңгәр күктә ялгыз аккош” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрүгә багышланган иде. Китап редакция ярдәме белән Сергач типографиясында басылып чыкты. Анда авторның йөзгә якын шигыре тупланган. Нуриям Закирова укучыларыбызга яхшы таныш, аның шигырьләре газета битләрендә егерме еллап даими басылып килә. Иҗаты күпкырлы: анда лирика, туган ягына, халкына мәхәббәт, тормыш күренешләре, табигатькә соклану – барысы да чагыла. Дусларына, балаларына, якыннарына багышлап язганнары күп. Ярты гасыр укытучы булганлыктан, коллегаларына, укучыларына, мәктәп тормышына атап язылган шигырьләр байтак. Нуриям апага күп кенә тормыш сынауларын җиңеп яшәргә туры килгән, шатлык белән бергә югалтулар да кичергән ул – өч нәни баласын тотып 26 яшендә тол кала. Күптән түгел 50 сен генә тутырган кызын да үлем тартып алды. Нуриям апа көчле рухлы кеше, барысына да түзә, һәрвакыт кеше арасында булырга, тормышның уртасында кайнап яшәргә тырыша, ә кайгы-хәсрәтләрен кайнар яше тамган дәфтәр битләре генә йота. ...Ходай биргән язмышларга Сабыр итәм, чыдыймын. Башка хәсрәт бирмә, диеп Бер Ходайдан сорыймын. Холкы белән оптимист булган Нуриям апа борчуларга бирелеп яши торганнардан түгел, март аенда инде сиксәнне тутырса да, бигрәк җитез хәрәкәтле, йөзеннән елмаю төшми. Моны клуб әгъзалары да билгеләп үттеләр, ә алар күбәү җыелганнар иде бу көнне: Зөхрә Сөләйманова, Кадрия Армиханова (Красный Остров), Нәймә Фатехова (Татар Моклокасы), Роза Юнисова (Бозлау), Вафа Камалетдинов (Сафаҗай), Ләйлә Вагапова (Уразавыл), Тәнзилә Паламарчук, Рифат Ибрагимов (Сергач). Остазын, район үзешчәннәренең иң актив артисткасын хөрмәтләргә район мәдәният комитеты җитәкчесе Максут Яруллин да килгән иде. Беренче сүз, әлбәттә, тантана сәбәпчесенә бирелде. “Мин бик озак көттем бу очрашуны. Барыгызны да бик сагындым, чөнки каләмдәш дусларым миңа бик якын, туганнар кебек. Рәхмәт килүегез өчен”, - диде Нуриям апа һәм кыскача китапның эчтәлеге, үзенчәлекләре белән таныштырды. Бу китабында аның төрле жанрлы шигырьләре тупланды – җитдиләре дә, шаяннары да, мәрхүм кызы Фәрзәнәнең дә кайбер шигырьләрен кертте ул анда. “Һәр шигыре - тормыш дәресе, чынбарлык, аларны укып уйланасың, авыр чакта алар көч бирә, канатландыра”, – бу сүзләр барлык клуб әгъзаларының уртак фикере булып яңгырады. Ляль Вагапова һәм Вафа Камалетдиновның аңа атап язган шигырьләрендә дә шагыйрәгә булган хөрмәт, аның көчле рухына соклану чагыла. Яшәү дәрте шундый көчле аның, Зәм-зәм суы кебек агыла. Шуңа инде шигырь юлларында Төрле яктан тормыш чагыла, дип яза Вафа Камалетдинов. “Мин Нуриям апамны мондый зур эш башкаруы белән чын күңелдән котлыйм, чөнки язылган шигырьләрне китапка туплау зур көч таләп итә, ә ул үзендә шундый көч тапкан. Мин аның барлык шигырьләрен яратып укыйм. Юмористик шигырьләре бигрәк ошый, аларны укыгач күңел күтәрелеп китә, яшәү көче арта”, - бу Тәнзилә Паламарчук сүзләре. Нуриям апаның иҗатына барлык клуб әгъзалары югары бәя бирделәр, яңадан яңа шигырьләрең белән безне шатландырып тор, диделәр, уңышлар теләделәр. Бу очрашуда байтак кына темалар кузгатылды – арадан мәңгелеккә киткән клуб әгъзаларын сагындылар һәм юксындылар, яшь талантларның азлыгы барысын да борчый. Рифат Фатехович ешрак очрашырга, тематик утырышлар уздырырга кирәк дигән тәкъдим кертте һәм аны барысы да хуплады. Күбесе клуб әгъзалары электә укытучы булып эшләгәнлекләреннән, барысын да мәктәпләр ябылу, татар теленең фән буларак бетүгә баруы борчый, шул хакта да йөрәкләре әрнеп сөйләделәр. Тик бу замана китереп чыгарган проблемага каршы тору, аны чишү юллары әлегә күренми шул. Һәрхәлдә, мондый очрашулар клуб әгъзалары өчен бәйрәм кебек. Ляль Вагапова үзенең шигырендә дә шулай дигән. Бәхет, шатлык алып килсен, Бүгенге бәйрәм көне. Кайгы-хәсрәт ерак йөрсен, Күңелләр пөхтә булсын. Әйе, күңелләр тыныч булсын, ә иҗат чишмәләре саекмасын дигән теләктә калып хушлаштылар бу көнне шагыйрьләребез. Автор фотосы.
Найлә ЖИГАНШИНА |
Иң күп укылган
|