• 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 19.09 Микулай, 12+,Кариев театры, 16.00
  • 21.09 Дима Билан. Пирамида. 19:00
  • 28.09 Премьера! "АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК...",12+, Кариев театры,18:30
  • 28.09 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры. 11.00, 13.00
  • 06.10 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театры, 13.00
  • 06.10 "Болгар радиосы" концерты. КДК "Ленина", 18:30
  • 07.10 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 07.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 08.10 "Супер кияү", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 09.10 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры,13.00
  • 09.10 "Нигез ташлары", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 10.10 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18.00
  • 13.10 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 15.10 "Сәлам, Актәпи", 3+, Кариев театры, 13.00
  • 15.10 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18.30
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 18 Сентябрь
  • Алмаз Хәмзин - юмор остасы
  • Гариф Ахунов (1925-2000) - язучы
  • Ләйсәнә Садретдинова - журналист
  • Гөлнара Габдрахманова - дәүләт эшлеклесе
  • Ильяс Җиһаншин - дин әһеле
  • Подселенига бер кыз эзлибез. Ибрагимова урамында 2 бүлмәле кв.(Тандем янында) Ватсап: 89871854511
  • Сдаётся чистая, уютная комната в 2-х комнатной квартире на улице Фучика. Развитая инфраструктура, удобная транспортная развязка, рядом ТЦ Франт. Открывается прекрасный вид с балкона(15 этаж). Вся необходимая мебель и техника имеется. В другой комнате проживают две девушки. Ищем воспитанную, платёжеспособную девушку без вредных привычек. 9000 руб. все вкл. Заселение с 1 октября. WhatsApp 89372902288.
  • Казаннын Зэкиев урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Яна домда. Барлык унайлыклар да бар. 89274880627 (ватсап) Риэлтор тугел. 18 мен.
  • Услуги ассенизатора. КамАЗ-10 кубов. 89172681882. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов (ЖБО), выгребных ям, септиков, уличных туалетов, колодцев. Аварийная откачка. Шланги 40 метров. Цены от1200 в зависимости от отдаленности очистных сооружений.
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице ак.губкина(советский район) +7(905)023-89-59
  • Авиатөзелеш районында урнашкан Горбунов исемендәге СНТ-11 дә җир участогы сатыла, су, ут бар, киләчәктә газ кертү дә планлаштырыла. Тел. 89274031387
  • Үзебезнең умарталыктан бал сатам. Казан буенча китереп тә бирәм. 3л-1300, кәрәзле бал- 500сум/кг. 89625497103
  • Сдается однокомнатная квартира на улице ак.губкина 89050238959
  • Мавлютова братья Касим урамында студия гостиница сатып алам риэлторсыз хужадан 12 кв. Метр дан башлап 18 кв. Метр га хэтле 89393825975
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
 
 

 
Архив
 
08.06.2012 Спорт

Euro 2012: нәтиҗәне хайваннар "әйтәчәк" (ВИДЕО)

8 июнь җомга көнне Европа футбол беренчелеге башлана. Кем чемпион булыр? Бу сорауга белгечләр төрле фаразлар китерә. Футбол нәтиҗәләрен фаразлау эшенә хәтта хайваннар да җәлеп ителә.

Дүрт елга бер уза торган бу бәйге футбол сөючеләрдә зур кызыксыну уята. Бер ай буе барачак тамашаны йөзләрчә миллион кеше карар дип көтелә.  

Euro 2012 берьюлы ике илдә – Польша һәм Украинада уза. Чемпион исеме өчен сайлау иләге аша үткән 16 илнең җыелмасы катнаша. Җиңүче 1 июль көнне Киевта үтәчәк финал уенда билгеләнәчәк.

Кем чемпион булыр? Бу сорауга белгечләр төрле фаразлар китерә. Иң еш телгә алынганнар арасында хәзерге чемпион – Испания, шулай ук Германия, Англия, Франция җыелмалары бар.

Футбол нәтиҗәләрен фаразлау эшенә хәтта хайваннар да җәлеп ителә. 2010 елда Көньяк Африкада үткән дөнья беренчелегендә Пауль кушаматлы сигезаяк нәтиҗәләрнең күбесен алдан әйтеп бар дөньяны шаккаттырган иде. Шул чемпионаттан соң ул дөнья куйды.

Быелгы бәйгедә Пауль эшен берьюлы берничә хайван давам итмәкче. Алар арасында аерым бәйге булыр сыман. 2012 елның "күрәзәче" хайваны исеменә дәгъвачылар белән таныштырабыз:

1. Хряк кушаматлы дуңгыз

Euro 2012 бәйгесенең һәр уены алдыннан бу дуңгыз алдына ашамлык салынган ике савыт куелачак. Савытларга уйныйсы илләрнең әләме ясалган булачак. Хряк сайлаган савыт (ил) җиңәр дип көтелә. Борылып китсә, уен тигез нәтиҗәгә бетә дигән сүз. Салынган фаллар туры килерме, юкмы – әйтүе кыен, ләкин чемпионат дәверендә Хрякны тотып суймаслар дигән өмет бар. 5 июнь көнне бу дуңгыз Киевта халыкка күрсәтелде. 

2. Фред кушаматлы көзән

Харьков каласы башкала Киевтан калышырга теләми. Анда да үзләренең күрәзәче хайваннары бар – Фред кушаматлы көзән. Һәр уен алдыннан аның алдына да ашамлык салынган ике савыт куелачак. Фред сайлаган савыт (ил) җиңәр дип көтелә. 

 3. Читта кушаматлы фил

Euro 2012 бәйгесен оештыручы икенче ил, Польшаның да үз күрәзәчесе бар – Краков зоопаркында яшәүче Читта кушаматлы фил. 

"Күрәзәче" хайваннар башка илләрдә дә бар. Германиядәге Сисси кушаматлы эт һәм Англиядәге Никола кушаматлы лама күптән түгел Европаның чемпионнар лигасы җиңүчесен дөрес фаразлады.

Русиянең дә үз "күрәзәчесе" бар икән – Харук кушаматлы болан. Коми башкаласы Сыктывкар шәһәрендәге бу болан Русиянең ярымфиналга чыгачагын "фаразлаган" диләр.

Хөрмәтле укучылар, ә сез Euro 2012 бәйгесендә кем җиңәр дип уйлыйсыз? Әйдәгез, фаразлап карыйк. Тавышыгызны шушы биттә бирә аласыз.


Али Гильми
Азатлык
№ --- | 08.06.2012
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (807603) / 11.06.2012 12:22:03

Нишләп әле бездә необитаемый остров Русскийдагы күпер төзелешенә 300 миллиард, тропик Сочида КЫШКЫ Олимпия уеннары үткәрергә бер триллион, армияне перевооружать итәбез дигән сылтау белән 25 триллион, бар эшләүчеләре мең генә кеше булган үзәк телевидение каналларына 300 миллиард субсидия ел саен акча бүләләр дә, ә 50 миллионлы авыл халкына нибары 120 миллиард акча каралган дип тә әйтергә кыюлыклары җитәргә тиеш.
Яки пенсионерларга нишләп пенсионный фонд акчаларының яртысын накопительный фонд дигән алдау уйлап табып чын хакы йөзмеңнәрчә тапкыр арттырылган халыкара төрле финанс оешмаларының кыйммәтле кәгазләрен, акцияләрен сатып алынырга тотынылып яндырыла, нишләп материнский капитал пенсионерларның акчасыннан түләнә соң ел саен ярты триллион сумлык дип тә.
Яки ни өчен 2012 елгы приватизация вакытында, Роснано, тимер юллар, Роснефть, Газпром, Сбербанк, Росатом һәм уннарча башка корпорацияләрне чынбарлыктагны хакыннан мең тапкыр очсыз хакка (Ә 90-чы елларда миллионнан бер хакына очырганнар иде, яки гомумән бушка биргәннәр иде залоговый аукцион дигән бер алдау уйлап табып) саталар соң дип гауга күтәрергә. 300 миллиард сум, 9 миллиард долларга саталар ул компанияләрне барысын бергә, ә бер ГУГЛ компаниясе генә дә 312 миллиард доллар тора. Чехлар бер-бер металлургия компанияләрен генә дә аннан ике-өч тапкыр кыйммәткәрәк хакка сатканнар иде. Ул корпорацияләрне барлыкка китергәндә дә триллионлаган сум акча тотындылар бит.
Аннан соң ни өчен бар нефтегаз табучы илләрдә акчаларын кая куярга белмиләр, 200 % бюджет профициты, бензиннарын 3 сумга литрын сатып яталар, халыкка бирелгән льготалар, социаль ярдәмнәр уннарча тапкыр артты, ә безнекеләр умудрились бюджет дефициты эшләргә дип. Шул ук вакытта бар позицияләр буенча халыкны кысып яталар дип.
яки ни өчен шул ук митингка чыккан өчен генә дә ни өчен 300 мең штраф түләү турындагы дракон законы кабул итә безнең хәтта эшкә дә йөрмәгән депутатларыбыз дип.
Әлбәттә бар эше водку пить, бл..ку ходить, друг в друга в морду бить, и этим самоутвердиться булган сарык көтәеннән ни көтәргә?
Шул ук вакытта бар уе моя хата с краю, мин бик акыллы, башкалар булдыра алмаган бер вакытта мин ничек җайлаштым, шәп яшим, машинасын да алдым, коттеджын да төзим, доходларым да бик шәп бит минем дип яткан (пока! Хәзергә, бер ун елдан соң нинди хәлдә калачагын аңламаган, аңлый да алмаган) җан иясенә?

№3 (807602) / 11.06.2012 12:20:39

Икмәк белән тамаша.
Бу сарык көтүенә башка берни дә кирәкми дигән Нерон.
Ул Колизей биргән дә, икмәк биргән, башка әйбер кирәкми бу бараннарга дип исәпләгән. Үзе шул вакытта дөньяда күпме бозыклык, күпме җинаять, күпме зина бар, - барысын да эшләгән, барысын да урлаган, әләф-тәләф иткән, Рим империясен нигезенә кадәр таркаткан. Аннан соң шул икмәк белән тамашага алданып утырган Рим империясе халкы көрчектә калган, илдә сугыш башланган, халык ачлыкка кара канга баткан, империя җимерелгән.
Халык чынлап та сарык көтүенә әйләнгән инде шул футболлар, Евротурнирлар, Акбарслар, башка тамашалар белән алданып утыргач, хәтта бүгенге реалийлар вакытында да.
Ә чынлыкта бар халык бүгенге көндә тамаша белән алданып утырырга тиеш түгел, без ни өчен ВТОга андый кабал шартларда керәбез дип шауларга тиеш, бар ил белән, нишләп бездә аграрийларга субсидияләр Европаныкыннан 50 тапкыр азрак каралган бу договорда дип чаң сугарга тиеш, башларында бер грамм гына миләре булса да.
Полякларны шулай утыртырга тырышып караганнар иде ВТОга кергәндә.
Поляк фермерлары бар Варшаваны икмәк белән тутырдылар, меңнәрчә автомашина бодайларын хөкүмәт алдындагы мәйданга бушатып, Варшавага керә торган юлларга тракторларын аркылы тезеп куйдылар сваврить итеп, бер-берләрен богаулап юлга аркылы яттылар.
Бер атна буена Варшавада бар хәрәкәтне парализовать иттеләр. Үзләренекенә ирештеләр дә. Хәзер поляк фермерларына Евросоюз җиргән субсидияләр генә дә 50 миллиард евро. Ә Рәсәй фермерларына бар субсидияләр 4 миллиард доллардан артмаска тиеш, европаныкыннан 50 тапкыр кимрәк. Хәзергә федерал бюджеттан бирелгән субсидияләр дә аннан артык.

№2 (807506) / 09.06.2012 22:57:37

Ак әтәчемнән сорап карыйм әле.

№1 (807422) / 08.06.2012 15:43:27

чучка эйтсэ дэ, дунгыз эйтсэ дэ-безнкелэр группадан чыга алмаячаклар..Польша хужа, Чехлар жинэчэклэр-алга шушы 2 команда утэчэк!!

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar