поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.06.2012 Җәмгыять

Үч алу – көчсезләр эше

Үч алган кеше, вакыт үткәч, бу эше өчен үкенергә мөмкин, ә гафу иткән кеше моның өчен беркайчан да үкенмәячәк, дип язган бөек француз язучысы Александр Дюма белән килешми мөмкин түгел.

Үзең турында берәр начар сүз ишетсәң, якын кешең, дустың, танышың сиңа начарлык эшләсә, үтенечеңне тыңламаса, әлбәттә, кәеф кырыла. Боларны эшләүчегә барысы өчен дә җавап кайтарасы килә башлый, үч алу теләге туа. Кемдер моны бераз тынычлангач оныта, гафу итә. Икенчеләр исә, шул мизгелдән башлап үч алу теләге белән янып-көеп яшәргә тотына һәм, үз максатына ирешмичә, аларны бернинди киртәләр дә туктата алмый. Кызганычка, җәмгыятьтә үч алу күренеше киң таралган. Интернет челтәре дә хәзерге көндә үч алу мәйданына әйләнеп бара кебек. Биредә нахак сүзләр, ялган фотосурәтләр һ.б. күренешләр еш очрый. Кинофильмнарның да күбесе үч алуга корылган. Ике дус дошманлашса, кыз белән егет, ике күрше, ике туган, гаиләләр, илләр һ.б. арасыннан кара мәче узса, зур бәла булып, үч калкып чыга. Шуның аркасында, тормышлар бозыла, тынычлык югала. Әмма үч алуның әле бер кешегә дә бәхет китергәне юк. Үч алучы башкаларны гына түгел, шул ук вакытта үз-үзен дә харап итә, дип белми генә әйтмидер акыл ияләре дә.

 

Редакциябезгә килгән хат та шуның дәлиле булып тора:

 

«Бу хатымны үч алу теләге белән яшәүчеләргә гыйбрәт өчен язам... Нияз белән Миләүшә студент елларында, бер-берсен яратышып, озак очрашып йөриләр. Көннәрдән бер көнне егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Нияз да, Миләүшә дә авылда туып-үссәләр дә, Миләүшәнең шәһәрдә яшисе килә, авылда калу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Әмма егетнең төп эше авыл җирендә була һәм ул шәһәргә китүгә каршы төшә. Нәтиҗәдә, яшьләрнең аралары бозыла. Үч итеп, ансыз да дөньяда менә дигән итеп яшәп булуын дәлилләр өчен, Нияз Миләүшәгә алмашны бик тиз таба: беренче очраган кызга өйләнә дә куя. Әмма хатыны аңа бөтенләй ят булып чыга – Нияз аны яратмый, шуңа күрә, тормышлары да бәхетле булмый. Гаилә башлыгы шешә белән дуслаша, әкренләп, тормыш баткаклыгына тәгәри. Бу эше белән Нияз Миләүшәдән генә үч алып калмады: бердән, үзенең тормышын да җимерде, икенчедән, бер гаепсез хатынын да шул үчнең корбанына әверелдерде. Аңа үзен яратмаган ир белән яшәргә туры килде, хәзер берүзе атасыз балалар үстерә. Әгәр дә Нияз, үч алам, дип, тизрәк өйләнергә ашыкмаган булса, барысы да яхшы булыр иде, мөгаен. Бер үч күпме кешене бәхетсез итте...

 

Әнисә, Кукмара».

 

Ә ислам динендә үч турында нәрсә диелгән, анда аңа карата нинди караш. Бу сорау белән без «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт БАКИРОВка мөрәҗәгать иттек. «Тарих битләрен ачып карасак, элеккеге вакытларда да үч алулар булган. Ислам дине буенча, Коръәндә шундый бер аять бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әгәр дә сезгә берәрсе зыян китерсә, авырлык салса, бер күзгә бер күз, бер колакка бер колак яки инде шулай итеп, сез аның җавабын кайтара аласыз», – ди. Ләкин аять әле тәмамланмаган, аның ахыры бар. Алга таба Аллаһы Тәгалә болай ди: «Әгәр дә сез гафу итсәгез, сезнең өчен хәерлерәк». Әйе, бу аять бар, аны юк дип әйтеп булмый. Кемдер зыян китерсә, үч ала алабыз, ләкин монда билгеле бер шартлар, аның күзгә күренмәгән ягы бар. Шуңа күрә, берүк, дөрес аңлый күрегез. Үч алу дигән әйбер ислам динендә бар, әмма, үч алмасаң, хәерлерәк дигән аятьне укып бетерергә кирәк. Икенчедән, үч алу шәхси булмаска тиеш. Мәсәлән, юлдан барабыз һәм бер кеше безне этеп китте ди. Тукта әле, ул мине эткәч, миңа аны этәргә кирәк, дип, аны барып этү дөрес түгел. Ничек ярый, дигәндә, бары казыят аркылы гына. Мәсәлән, ике кеше йорт салды, койма куйды. Болар арасында талаш китә. «Син минем җиремә кереп салдың», – ди беренчесе. «Юк, син дөрес әйтмисең», – ди икенчесе. Бу очракта да казыятка барырга кирәк. Үлчиме, карыймы, ике күршене дуслаштырамы – монысын казый үзе хәл итә. Шуңа да ислам дине буенча казыят бар. Тагын бер әһәмиятле әйбер. Коръәндә: «Кем үч алудан тыела, аңа әҗер-савабы бар», – дигән аять бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең тормышыннан бер хәлне мисалга китерәсем килә. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) шундый хәлләр белән килә торган булганнар. Ул бу вакытта кешеләрне беренче чиратта гафу итәргә өндәгән. Ризалаштыра алмаган кешеләрне ул инде вакыйгасына карап хөкем иткән. Әмма һәрвакытта иң беренче чиратта гафу итәргә өндәгән.

 

– Бер кеше икенчесенә ярдәм сорап керә ди. Тегесе ярдәм итми. Күп кеше бу вакытта, икенче юлы исеңә төшерәм әле мин сиңа, дип, моны аңына сеңдереп куя. Бу да үч алу буламы?

 

Шуны әйтәсем килә: кешедән берәр нәрсә сораганчы, иң элек Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк, чөнки кеше бирми бит, Аллаһы Тәгалә бирүче. Аллаһы Тәгалә көтмәгәндә дә бирә. Мәсәлән, күршебезгә акча сорап кердек ди. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә бирә, әгәр дә бирми икән инде, кешегә үч тоту дөрес түгел. Әгәр дә сез кешегә акча биреп торган булсагыз һәм ул сезгә аны кире кайтармаса, сез аңа да үч сакларга тиеш түгел. Расписка варианты булырга мөмкин. Бу очракта да казыйга барабыз. Казый әйткәч инде, ул акчаны бирергә тиеш. Ә Аллаһы Тәгалә бөтен казыйлардан да өстенрәк. Аллаһы Тәгалә бу кешегә казый булырга насыйп иткән. Шуңа күрә казыйның әйткән фикерен хөрмәт итеп, без аның хөкемен үтәргә тиеш булабыз. Андый әйбергә үч тотарга тиеш түгелбез. Мисалга якынчарак бер хис китерә алам – хөсетлек, көнләшү. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кешедән көнләшү ул агачтагы ут шикелле», – ди. Агачка ут капса, янып бетә бит, көнләшү сыйфаты да шулай. Көнләшә-көнләшә, кеше янып-көеп бетә, әмма теге кешенең моңа карап кына бернәрсәсе дә кимеми, аңа бер зыян да юк. Кешедән үч алып, сиңа файда юк бит, ә зыяны була. Әгәр дә без ярдәмгә көч куябыз һәм булмый икән, димәк, әле вакыты килеп җитмәгән дигән сүз. Икенче ягын да әйтәсем килә. Без бернәрсә дә эшләмибез икән, ул вакытта гаеп үзебездә. Син үзең хезмәт куймасаң, мәсәлән, минем абыем олы җитәкче бит, кара әле, ярдәм итми, дип, аннан үч алып яшәүнең файдасы юк. Киресенчә, Аллага шөкер, ул зур җитәкче, Аллаһы Тәгалә аңа насыйп иткән, исән-сау эшләсен, күз тимәсен, дияргә кирәк. Син дә көч куеп, тырышып, үзеңә кәсеп алып, хәләл яшәргә тиешсең. Шунда Аллаһы Тәгалә бер нигъмәтен бирәчәк.

 

Ә сез үч алуга ничек карыйсыз? Сезнең үч алганыгыз бармы?

 

Зөлфәт ЗИННУРОВ, җырчы, телевидение алып баручысы:

 

– Үч ала торган гадәтем юк минем, үч алып йөргәнемне белмим. Шулай да дуслар белән бергә утырганда, кайбер вакытта төрттереп куя, исенә төшереп, бераз гына чеметкәләп алам. Ә үч алуны кирәкле әйбер дип санамыйм. Үч белән йөрү ул – үз-үзеңне, нервларыңны бетерү дигән сүз. Иртәгә синең белән нәрсә буласын беркем дә белми бит.

 

Рәсим НИЗАМОВ, Татарстанның атказанган җырчысы:

 

– Мин үч алуга каршы. Аны кирәк эш дип санамыйм, кешене гафу итә белергә кирәк. Таш атканга аш белән ат, дигән мәкаль дә бар бит бездә. Дин дә үч алуга каршы.

 

Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, җырчы:

 

– Үч алып мәшәкатьләнеп йөрмим мин. Бу миңа хас түгел. Бардыр инде андый кешеләр дә, әмма бөтен кеше дә үч алмый бит, характердан торадыр инде ул. Үзеңә начарлык эшләсәләр дә, гафу итә белергә кирәк. Әмма гафу итү сүз белән генә түгел, ә чын күңелдән булырга тиеш. Кешегә үч саклап, үпкәләп йөрү ул әле сәламәтлеккә дә зыян сала. Мин үч сакламыйм, чын күңелдән гафу итәм.


Чулпан НӘҖИПОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»