поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.06.2012 Җәмгыять

«Бомжлар йорты»ннан гыйбрәтле кыйссалар

Йорт стенасындагы элмә тактадагы язуга күзем төште: "Билгеле бер тору урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль җайлашу үзәге" дип язылган. Мин аны Милиция урамыннан "Бомжлар йорты" буларак эзләп таптым. Йорт-җирсез калганнарның бер тамчы булса да күңелләрен җылыта торган сыеныр почмак бу.

Әлеге үзәк, дөньяның төрле кыйтгаларыннан кунаклар чакырып, Казанның меңьеллыгын зурлап бәйрәм иткән көннәрдә ачыла. Түрәләргә тораксыз калганлыктан сукбайлыкка чыгып, шәһәр урамнарында каңгырап йөрүчеләр ямьле башкаланы ямьсезләгән кебек тоелгандыр. Барын бер түбә астына җыйгач, "бомж"ларның бик күп икәнлеге ачыклана. Шуннан соң бу йортның ишекләре бер генә көнгә дә ябылмый. Кышын ачы суык җелекләренә үткәч, төнгелеккә генә булса да кунарга кертегез, дип ялваручылар арта. Бүтән вакытларда тынычрак, ләкин ятак урыннар бушап тормый. Ихтыяҗ шулкадәр зур бу йортка: кая барырга белмәгән бичара адәмнәрне полициядән дә, дәвалау оешмаларыннан да китерәләр, урамнан үзләре дә килеп керә. "Бомж"лар йорты җәмгысы 60 кешене сыйдырышлы. Монда – 50 ятак, Федосеев урамында 10 ятакка исәпләнгән бүлек бар. Анда ятучылар аерата кызганыч: алар – башкалар яр­дәменә мохтаҗ урын-җир хасталары, соңгы көннәрен көтеп яши­ләр. Байтагының йөрәк, сулыш юлларына зыян килгән, аяк-куллары өшегән.

Үзәкнең директор урынбасары Екатерина Мартьянова биредә 7 ел эшли икән. Аның әй­түенчә, мондагы контингент гел үзгәреп тора. Бер елны балигълык яшенә җитеп, балалар йортыннан чыгучылар, урамда калганлыктан, монда торыр урын эзләсә, хәзер күбрәк олырак буын "күченә". Кайберсе алданып, йортыннан, фатирыннан колак каккан, кайсын дөнья нужасы куышсыз калдырган. Сукбай биредә, рәсми күр­сәтмәләр буенча, 3 ай тернәклән­гәч чыгып китәргә тиеш. Ләкин озаграк тоткарланырга теләүчеләр дә шактый. Документларын тәр­типкә китергәнче, эш, куыш тапканчы яки картлар һәм инвалидлар йортына урнаштырганчы күпме гомер уза. Документы булганнарның язмышын хәл итү җиңелрәк икән. Биредә эш табып, төплә­неп калырга теләүчеләр дә юк түгел. Алар территорияне җы­ештыруда катнаша ала. Мин, алай булышырга те­ләп, җир җимертеп эшләп йөр­гән кешене очратмадым. Ирләрнең күбесе ятагына сузылып яткан да йокы симертә, берничәсенең кулында китап иде.

Төрле оешмалардан килеп, эшкә чакырып китүчеләр дә була: хатын-кызларны урнаштыру җиңелрәк, сайланып тормыйлар, тиз ризалашалар, ә ирләрнең таләбе зуррак, диләр. Эшкуарлар төзәтү колонияләреннән чыкканнарны үзләре эшкә алырга ашыкмый. "Бомж"лар бер-берсенә шулкадәр охшаш кебек, ә аралаша торгач, һәркайсының үз тарихы булуы ачыклана. Хәер, бөтенесен дә ачылып, энәсеннән җе­бенә чаклы дөресен сөйлә­гән­нәрдер, дип уйламыйм. Кеше кү­ңелендә ил­гә-миргә чәчәргә телә­мәгән хатирәләр дә булмый калмый, тормышның төбенә төш­кәннәрдә андый "истәлекләр" тагын да күбрәктер. Аларны гаепләргә ашыкмыйк, ә ул язмышлардан гыйбрәт алсак иде.

Беренче тарих

Владимирга – 65 яшь. Әй­дәгез, язмышыгыз турында истәлекләрне яңартыйк әле, дигәч, ул миңа: "Ә сез мине кыйнамассызмы соң?" – дип шаяртып алды. Таушалган йөзенә, маңгаена буразна булып сузылган җөйләре аның инде болай да шактый кыйналганлыгын искәртеп тора. Ул үзе сөйли, үзе кофе эчә. Кулындагы савытын әллә ничә мәртәбә миңа да сузды. "Мә, сез дә авыз итегез инде, алайса, миңа уңайсыз", – ди. Күренеп тора: абзый кеше соңгы елларда бөтен нәрсәне бүлешергә өйрәнгән.

– Минем хәзер беркемгә дә кирәгем юк шул, әни үлде, туганнарны борчыйсым килми, – ди Володя дәдәй. – Балачак зур гаиләдә узды, бүген – япа-ялгызым. Кайчандыр гаиләм – хатыным, кызым бар иде. Арага хыянәт килеп керде, бер-беребезне кичерә алмадык. Ташладым да чыгып киттем, горур идем шул. Миңа ул чагында 27 яшь кенә иде бит әле. Нишлисең, әшнә­ләрнең дә тормыш көтәрдәйләре очрамаган. Егылганчы эчәбез дә, айныгач, тагын торып китәбез. Менә шулай гомер үткәнен сизми дә калганмын. Хәзер ул дуслар юк инде: кайсы үлде, кайсы юкка чыкты. Акча барында гына иптәшләр күп, акча беткәч, алар да бетә.

Кайчандыр монтажчы, шофер булган Владимирның бүген язмышы су өстендәге салны хәтерләтә. Кая акканын ул үзе дә белми. Эшкә урнаштырсалар, урнашырмын, картлар йортына җибәрсәләр, барырмын, миңа барыбер, ди ул битараф кына. "Ә сезнең нинди дә булса теләгегез бармы соң?" – дип сорадым. "Миңа ипи белән сөт алырга акча булса, шул җитә, – ди агай. Аның белән генә туктап калмады әле ул. – Ну, аларны алгач, ашаганда куеп торырга кечкенә генә өстәл кирәк булачак. Өстәл каршында утырганда, җил-яңгыр тимәсен дип уйлана башлыйсың. Ышыклангач, их, үзеңнең гаиләң, сөйләшеп утырырлык якын кешең булсын иде, диясең. Бер теләктән соң икенчесе уяна". Олыгайгач, шешәдәшләр түгел, аркадашлар, ягъни гаилә кирәк була башлый шул. Ә кирегә юллар ябык...

Икенче тарих

Милена (исемнәр үзгәртелде – Ф.А.) ханым үзенең күргән­нәрен сөйләгәндә, кайберәүләр, алай түгелдер, шыттырадыр, ул кадәр булмас, дияр. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төш­мәсә, диләр бит. Ике югары уку йорты дипломына ия ул. Яшьтән үк карьера үсешенә юл ачыла – бик дәрәҗәле урыннарда эшли. Тиң парын табып, матур гаилә кора, бер-бер артлы ике бала туа. Фатирлары иркен, бар нәрсәләре җитешле. Бәхет диңгезендә йөз­гән гаиләдән көнләшүчеләр дә булмый калмагандыр. Тик дөнья дигәнең гел бер эздән генә бармый шул, кайчак җете ачык төсләрне каракучкыл, тонык төсләр алмаштыра. Милена ханымның әнисен паралич суга һәм ул урын хастасына әйләнә. Кайгы килсә, өере белән килә, киткәндә, берәм-берәм китә, дигәндәй, озакламый уллары яман чир белән авырый башлый. Көчле авыру аны да аяктан ега. Гаилә тормышы, көтмәгәндә, икенче төрле борылыш ала. Хатын, ике хастаны карар өчен, эшен ташларга мәҗбүр була. Иренә бу адымы ошап бетми, гаиләдә савыт-саба шалтыраган көннәр ешая. Кайгы җиле башка яктан да сагалап торган икән: икенче уллары авариягә очрап үлә. Ир затының бу хәлдән соң гаиләсенә бөтенләй күңеле суына, ахыр чиктә өйдән чыгып ук китә. Хатынның нинди хисләр кичергәнен аңлау кыен түгел. Авыруларны карау өчен, аңа хәтта фатирын сатарга туры килә. Тик гомерләрен генә озайта алмый. Якыннарын бер-бер артлы югалтып, япа-ялгыз калган ханым өметсезлеккә бирелә. Авырлыкны хәмер белән юмакчы була. Тик бу дөньяда хәмер ярдәмендә проблемалардан котылган кеше юк әле.

Милена ханым "бомж"лар үзәгенә гомеренең иң авыр көннәрендә килеп эләгә. Ул бө­тен нәрсәдән шикләнә, журналистларны бигрәк тә өнәми. Берәр сюжет вакытында танышлары күреп калудан курка. Аны аңларга була: таудан түбән тәгәрәве, ай-һай, авыр. "Бомж"га әйләнгән кеше бүтән ул тормыштан арына алмас кебек. Милена ханымның язмышы мәрхәмәтлерәк булып чыга: психологлар ярдәме белән яңадан "терелә" ул. Югары органнарда эшләгән, ике вуз тәмамлаган хатын үзәккә җыештыручы булып урнаша. Бу аның бик дөрес адымы була, чөнки кешене һәр төрле чирдән эш кенә дәвалый. Шөгыль үткән­нәрне онытырга ярдәм итә. Ханым берничә айдан урамда бер ир-ат белән таныша. Ике арадагы дуслык мәхәббәткә әйләнә, гаилә коралар. Бүген гаиләнең уртак фатиры бар, матур гомер кичерәләр. Шөкер, ахыры яхшы тәмамланган чынбарлык бу.

Өченче тарих

Бер районда яшәгән 15 яшьлек Ренатаны клубка чыккан җиреннән шәһәрдән кайткан егетләр машинага утыртып урлап китә. Аны бер фатирда бик­ләп тоталар, фахишәгә әйлән­дерәләр. Кызны бу бәладән фатирга тентү белән килеп кергән полиция хезмәткәрләре коткара. Документсыз кызны бирегә китерәләр. Анда төзәтү колониясеннән яңа гына чыккан, барыр урыны булмаган егет белән бер-берсен ошатышалар. Ул арада кызларының табылу хәбәрен ишетеп, әти-әнисе үзәккә килеп җитә. Алар суга төшкән кебек юкка чыккан кызларының кайтып керүенә өмет җуйган була инде. Кызларын күрү сөенеченнән егетне дә үзләре белән алып кайтып китәләр. Егет тә сынатмый, тиз арада эшкә урнаша, яшьләр гаилә корып җибәрә, үз көннәрен үзләре күрә башлый. Бу очракның да азагы әкияттәге кебегрәк яхшы төгәлләнгән.

Дүртенче тарих

Динар 52 еллык гомеренең 18 елын төрмәдә уздырган. Соң­гысы – дүртенче тапкырында кеше үтереп керә. Ачуымны чыгарды да, пычак белән кададым, ди. Кайчандыр, дәрт-дәрманы, көче ташып торган ир-ат бүген – инвалид, аяк-куллары авырта. "Минем булмаган урын калмады, бөтен җирдә бөтерелдем, юньле тормыш кора алмадым, – дип искә ала үткәннәрне. – Гаиләгә исем китмәде, дуслар күп иде. Кайнар кеше идем мин, алны-артлы уйлап яши белмәдем. Хәзер суындым, ләкин тормышны үзгәртүе авыр. Гомер кыска икән бит ул. Башта гына озын кебек. Шулай да бу системадан котылырмын дип өмет­ләнәм. Хәзер бернәрсә дә калмады, хәтта көчем дә бетте. Хатын күптән вафат, кызым әбисе белән яши. Аның янына бара алмыйм. Нәрсә бирә алам соң мин аңа, хәтта сөйләр сүзем дә юк. Ничек төрмәдә утырганны, үземне генә түгел, аларны да бәхетсез иткәнемне сөйлимме?" Ай, үкенечле гомер: терсәк якын да, тешләп булмый. 


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 112-113 | 08.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»