|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2012 Мәдәният
Ваһапов фестивале – Америкада (ФОТО)Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы чаралары Америка Кушма Штатларында үтте. Исегезгә төшерәбез, моңарчы да Ваһапов фестивале Татарстан һәм Россия буйлап кына түгел, ә Финляндия, Швеция, Польша, Германия, Латвия, Эстония һәм башка чит илләрдә татар моңын, татар җырын яңгыратты. Америка төрки-татар берләшмәсенең махсус чакыруы буенча Сан-Францискога килгән Татарстан вәкилләре – Ваһапов фестиваленең гран-при иясе, яшь җырчы Филүс Каһиров, музыкант Рөстәм Рәхмәтуллин һәм проектның җитәкчесе Рифат Фәттаховларның беренче чыгышы Төрек мәдәният үзәгендә булды.
Кунакларны иң элек Америка Төрки-татар берләшмәсе рәисе Җүнәйт Чапаноглы сәламләде, Рифат Фәттәхов исә Ваһапов фестивале турында мәгълүмат бирде.
Рөстәм Рәхмәтуллин баянына кушылып, Филүс Каһиров татар халык көйләрен, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, М. Мозаффаров, С. Садыйкова әсәрләрен, неопалитан җырларын башкарды. Гәҗәеп җылы шартларда үткән концертны татарлар гына түгел, ә Америкада яшәүче башка милләт вәкилләре дә тамаша кылды. Алар Казан кунакларына, әйтик, Филүс Каһиров сәнгәтенә бик югары бәя бирде. Мәсәлән, Стенфорд университетының бер профессоры Филүс Каһировны “киләчәкнең Лучано Павароттисы” дип атады.
Ваһапов фестиваленең Америка җирендәге икенче концерты Сан-Францисконың Татар йортында үтте. Бу илгә төрле язмышлар белән килеп эләккән 70-ләп татар Филүс Каһиров җырларын хисләнеп, елый-елый тыңлады. Бәйрәмдә шулай ук Сан-Францискода яшәүче татар балаларыннан төзелгән ансамбль (җитәкчесе-Диләрә Чапаноглы), Америкада гына түгел, ә Япониядә дә яхшы мәгълүм татар җырчысы Өмид Аги чыгыш ясады. Очрашу “Туган тел” белән тәмамланды.
Ваһапов фестивале вәкилләре Вашингтон Сабантуенда исә махсус программа белән чыгыш ясады, шулай ук Лос - Анджелес, Нью-Йорк шәһәрләрендә булып, милләттәшләребез белән очрашты.
Рәшит Ваһапов фестиваленең Америкага иҗади сәфәрен, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәменә таянып, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм җырчы исемен йөрткән иҗтимагый фонд оештырды.
Америка төрки-татар берләшмәсе рәисе Җүнәйт Чапаноглы, әлеге чара уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов исеменә рәхмәт хаты юллады.
“Артистларыбыз бу кичәләрдә татар мәдәниятенең югары дәрәҗәсен таныттылар. Без бу яшьләребез белән горурланабыз, алар ата-бабаларыбыздан калган мирасны кадерләп саклыйлар һәм киләчәгебез бар диеп безгә өмет бирәләр”, - диелә әлеге хатта.
Фотоларда C. Францисконың Татар йортында үткән концерт күренешләре.
Җүнәйт Чапаноглы.
Рифат Фәттәхов.
Филүс Каһиров.
Филүс Каһиров, Рөстәм Рәхмәтуллин.
Балалар ансамбле (җитәкчесе - Диләрә Чапаноглы).
Концерттан соң: Америка татарлары белән. |
Иң күп укылган
|