|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2012 Җәмгыять
Трассада туган уйларЛениногорскидан Чаллыга барам. Әлмәт белән Зәй арасында бер кыз кул күтәреп басып тора. Юл читендә әле карлар ята, ә бу шактый юка киенгән. Туктадым. Карап торырга 16-17 яшьлек кыз бала. Кереп утырды. Утыруы булды, салонга шунда ук әчкелтем аракы исе таралды. Туктавыма беренче үкенүем шунда булды. Кузгалып киттек. Барган хутка кызның кием-салымына да игътибар итәм. Шактый таушалган чалбар, күптән сабын күрмәгән кофта. Үзе әле елмайган була. Миңа Чаллыга кирәк иде, ди. Тик акчам юк, мин сезгә... башкача түләрмен, ди. Бу урында мин, ник туктадым дип, инде икенче тапкыр үкендем. Моны, сабый гына бит әле, этеп-төртеп төшереп калдырсаң, салкын. Калдырмасаң, аракы исенә, башка исләргә, кызның үз-үзен тотышына, сүзләренә аллергия башланган иде инде. Шулай да мин түзәргә булдым.
Әкрен генә сораштыра башладым. Исемен, бу трассага ничек килеп эләккәнен, ни өчен иртә таңнан салмыш булуын. Исемен үзгәртеп Лена дип атыйк инде. Һәрхәлдә, татар кызы түгел иде ул. Коеп куйган чибәрлеге дә юк. Трассага акча эшләргә чыккан икән. Төне буе машинадан машинага күчә-күчә “тир түккән”. Эшләп булдымы соң акча, дим. Аз-маз булды инде шунда, ди бу. Тик күп очракта 50 тәнкә бирәләр дә тизрәк төшереп калдыралар икән. Кайчакта ашаталар да әле, ди. Эчертүләре инде сорамасам да билгеле иде. Кулында “эшләгән” акчасына алган сөенчесе – кесә телефоны. Шуны әйләндерә-әйләндерә карый. Төймәләренә баскалый. Сабыйлыктан чыкмаганлыгы әллә кайдан кычкырып тора. SIM карта гына алып булмады әле, ди. Анысы да булса, бәхете бөтенләй түгәрәкләнәсе.
Әтиең, йә булмаса әниең бармы соң, дим. Кызыкай әтисен бөтенләй белми икән. Әнисен эчкән, беркайда да эшләмәгән, Ленаның дөньяда барлыгын белмәгән өчен инде хәтсездән ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Ярты елдан артык күргәнем дә юк үзен, ди. Ленаны балалар йортына билгеләгән булганнар. Ул аннан качкан. Сөйләве буенча, тәрбиячеләр дә, өлкәнрәк кызлар да аны гел кимсеткәннәр. Бүтән кайтмыйм мин анда, ди.
Зәй каласына җиткәч, кызый Чаллы турында онытты. Һаман шул sim-карта кайгысы. Машина була ул, Чаллыга ничек тә барып җитәм инде, ди. Тик менә ул картаны паспортсыз бирмәгәннәрен ул белде микән? Мин исә сораштырып тормадым. Тәрәзәләрне киереп ачып машинаны җилләттем дә алга чаптым.
Үсеп җиткәч кем була бу бала? Шушы борынгы һөнәр иясеме? Йә булмаса бер каракмы? Беркайда да эшләмәүче бомжмы? Аңардан адәм рәтле хатын-кыз, ана чыгуы бик шикле бит. Ә балигъ булмаган кыз баланы кулланучы шоферлар кемнәр? Аларның да күбесен заманга яраклашкан түбән әхлаклы затлар дип беләм. Шоферларның күбесенә маҗара кирәк. Очсызлы маҗара. Ә монда балигъ та булмаган, барысына да риза кыз бала. Аларның берәрсе Лена урынында үз кызын күз алдына китерде микән? Китерсә дә, бик сирәге китергәндер. Менә шундый хәлләр...
Без инде менә уникенче ел ХХI гасырда яшибез. Компьютерлар да хәзер кесә телефоны зурлыгында гына. Урамдагы биш машинаның дүртесе – ялтырап торган иномаркалар. Супермаркетларга керсәң, андагы товарлар күплегеннән күзләр камаша. Шулай булуга да карамастан, урамда – миллионлаган ятим бала. Кечкенә, балигъ булмаган бомжлар. Үзе ятимлекнең әчесен-төчесен татыган язучы Анатолий Приставкин исән чагында, әле моннан 4-5 еллар гына элек: “Бүген урамнарда – 4 миллионнан артык караусыз, ташландык бала. Аларга 10-15 яшь. Димәк, без тагын 5-10 елдан шул ук күләмдә җинаятьчеләр алачакбыз”, – дип язган иде. Бик дөрес сүзләр. Илдә дәүләт игътибар итмәгән, күрергә теләмәгән криминал питомник эшләп ята.
Провинциядә бик күзне ертып кермәсәләр дә, алар биредә дә бар. Ә зур шәһәрләрдәге вокзалларны, урамнарны әйткән дә юк. Аларның үз законнары. Тамак туйдыруның, акчалы булуның бердәнбер юлы – урлау. Сугышасың икән – беренче булып сук. Шулай булмаганда, үтереп китәргә дә мөмкиннәр.
Аңлашылып та бетми. Дәүләт өчен кайсы әһәмиятлерәк соң? Шау-шу белән үткән сайлаулармы? Америка белән багланышлармы? Үтәлер-үтәлмәс илкүләм проектлармы? Әллә шушы караусыз, язмыш кочагына ташланган балалар язмышымы? Совет властеның беренче елларында, илдә гомуми хәерчелек булганда да, заводлар да төзегәннәр, тик Макаренко системасы тибындагы колонияләр оештырырга да онытмаганнар. Әйе, галәмне яулау да, компьютерлар да, башкасы да кирәктер. Тик илдәге яхшы әхлакый климатны бернинди техника да тудыра алмый. Аның өчен җәмгыятьнең үзендә әхлак беренче урында булырга тиештер. Бала хәер сорашып йөргәндә, без гарьләнә белергә, алай гына да түгел, чаң сугарга тиеш. Без кайбер өлкәләрнең депутатлары фахишә кызлар артыннан вокзалларга килеп, 2-3ен сайлап алып, юып, чистартып, файдаланып, кире урамга чыгарып җибәргәндә дә чаң кагарга тиеш. Халык ялчыларына аз гына да оят түгел. Алар шул ук трасса шоферларыннан бернәрсә белән дә аерылмыйлар. Тик ул балалар барысын да хәтерләрендә саклаячаклар. Алар зурлар тормышына бүреләр булып керәчәкләр. Үчен дә алачаклар. Аерым кешеләрдән генә түгел, барыбыздан да, җәмгыятьтән алачаклар. Безгә шул кирәкме?
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|