поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.10.2008 Язмыш

НУРИХАН ФӘТТАХ: ҮЗЕМ ГЕНӘ ТҮГЕЛ

Иң беренче шигыремне мин өченче класста укыганда яздым. Кыш көне иде. Дәрестән соң елга аръягында, Чыршылыкта чаңгы шуып, туңып-ачыгып кайттым да күңелне биләгән шатлыклы тәэсирләрне кәгазьгә төшермәкче булдым.

Шигырьне мин "Кыш" дип атадым һәм Яңавыл районында чыга торган "Октябрь юлы" газетасына җибәрдем. "Шигырь"не, билгеле, басмадылар. Авторга хат-фәлән дә килмәде бугай. Шулай да Яңавылда, редакциядә гарип куллы бер абый каршысында нидер тыңлап утырганым хәтердә калган.

 

Яңавылда бишенче класста укыганда инде мин кыш турында гына түгел, җәй-көз, яз турында да шигырьләр яза башладым. Кичләрен өстәл почмагына, пыскый (сукыр лампа) каршысына утырам да бармак белән иҗек саный-саный сүзләр чүплим. 1940 елны, ахрысы, "Яшь ленинчы"да минем өч-дүрт юллык хәбәрем басылды. Ул чактагы куанычны хәзер инде сөйләп торуның кирәге юк дип уйлыйм. Тик шунысын әйтмичә мөмкин түгел: бөтен мәктәптә бу үзенә күрә бер вакыйга булды. Олы тәнәфестә бик күп укучыларны линейкага җыеп, завуч Баямый Мөслимов абый мәкаләне кычкырып укып чыкты.

 

Минем түбә күккә тиде. Ничектер бер җаен табып, кыюланып мин Баямый абыйга моңарчы беркемгә күрсәтмәгән шигырь дәфтәремне бирдем. Мөслимов абый олы классларда татар әдәбияты укыта иде. Әдәбият мәсьәләсендә ул, күрәсең, иң зур авторитет булган. Шигырьләрне укып чыккач ул минем белән сөйләшеп утырды, киңәшләр бирде. Шуннан башка берни хәтерләмим. Ләкин шунысы истә: Баямый абый кара чәчле, ягымлы, чибәр һәм шат күңелле кеше иде. Укучылар да, укытучылар да аны бик ярата иде.

 

Сугышның беренче көннәреннән үк диярлек Мөслимов абый, башка яшь укытучылар белән бергә, үзе теләп фронтка китте.

 

1941 елның көзге, шомлы көннәрендә аларның төркем-төркем булып Яңавыл читендә марш атлап йөрүләре әле булса күз алдымда тора. Баямый абый да, башкалар да киткән җирләреннән кире кайтмады. Авыр туфраклары җиңел булсын. Беренче тәнкыйтьчемә, беренче киңәшчемә һәм шулай ук һәлак булган башка укытучыларга мин хәзер бүтән берни әйтә алмыйм.

 

Сугыш турында күп язылды. Ләкин, күпме генә язылса да, ул елларның дәһшәтен, кайгысын-сагышын беркайчан да тулы итеп тасвирлап булмас кебек. Безнең буынның исәеп, ачылып килгән чагы шул чорларга туры килде. Бездән өлкәннәр еракта турыдан-туры дошман белән якалашканда, монда, туган җирдә калучылар көн-төн дип әйтерлек төрле кыенлыклар белән, хәтта үлем белән көрәш алып бардылар. Минем яшьтәшләрнең, кордашларның кайберләре, авыр сынауларга түзә алмыйча, бик иртәли кабергә керде. Без менә нишләптер чыдамрак булып чыктык.

 

Бу хакта мин еш уйланам. Бит минем дә кыл өстендә калган чакларым күп булды. Егылмаска, бирешмәскә безгә ул чакларда киләчәккә булган ышаныч һәм яхшы, шәфкатьле кешеләр ярдәм итте. Шундый яхшы кешеләрнең беренчесе итеп мин Баямый абыйның әнисен – ул вакытта атап йөрткәнчә, "Әби"не телгә алмакчы булам. Миңа карата гына түгел, безнең бик зур ишегалдындагы барлык балаларга, барлык күршеләргә карата ул һәрвакыт ягымлы, һәрвакыт ачык күңелле һәм юмарт булды. Тирә-якта ул бердәнбер сыерлы кеше иде. Шуңа күрә дип әйтимме, кайчан кермә, синең алдыңа сөтен-катыгын китереп куя, ничек тә күңелеңне күтәреп, тамагыңны туйдырып чыгара. Ә мин аларга шактый еш керә идем. Әле Казанда укып йөргән чакларда да, юл өсте төшеп, "Әби"ләрдә кунып, ял итеп чыга торган идем.

 

Үзем укыган Яңавыл татар урта мәктәбе укытучыларыннан да мин заманында күп яхшылык күрдем. Шул ук "Әби"нең кызы, Баямый абыйның сеңлесе Гайшә апа Дусметова миңа карата әнисе кебек үк ягымлы һәм киң күңелле булды. Авыр елларда мине аякка бастырган, һәрьяклап миңа булышкан укытучыларымнан Шәрәфел Зәйнуллина, Шәмсенур Шәфиева апаларны, сугышта бер кулын өздереп кайткан Гали абый Хисамовны, Шиһабетдин абыйны, аеруча Шамил абый Дускакевны һәрвакыт рәхмәт хисләре белән искә алам.

 

Әгәр дә мәгәр ул вакытларда укытучылар һәм башка кайбер кешеләр "шагыйрь булырга" хыялланып йөргән малайга гамьсезлек, битарафлык күрсәткән булса, яисә берәр төрле ялгыш сүз-киңәш биргән булса, күрәсең, беркайчан да миннән язучы чыкмаган булыр иде.

 

Менә бер генә мисал. Унынчыны бетереп, инде нишләргә диебрәк йөргәндә, "Октябрь юлы"ның җаваплы секретаре Сәгъдә апа миңа университетның татар бүлегенә керергә киңәш итте. Редакциягә Казаннан "Кызыл Татарстан" газетасы килә. "Кызыл Татарстан"да университетка укучылар кабул итү турында белдерү басылган иде. Сәгъдә апаның киңәше минем күңелгә хуш килде. Бернинди икеләнүсез мин документларымны Казанга, университетка җибәрдем.

 

Шулай итеп без Казанга килдек.

 

Университет укытучылары арасындагы "яхшы кешеләр"не дә, мәсәлән, Рәбига апа Хәкимованы, Латиф абый Җәләйне һәм Мөхәммәт абый Гайнуллинны әйтеп китмәкче булам. Безнең өчен алар укытучы гына түгел, шулай ук тәрбияче дә, киңәшче дә булды. Мин, мәсәлән, бик тиз арада Җәләй абыйның "коткысына" бирелдем һәм каникул вакытларында авылга кайткач, халык җырлары, халык сүзләре җыю белән мавыга башладым. Бу эш миңа бик ошады.

 

1955 елда мин беренче зур күләмле әсәремне тәмамладым. Романны иң элек Габдрахман Әпсәләмов укып чыкты. Ниндидер бер җыелышта ул мине мактап телгә алды. Шуннан соң яшь иптәшнең беренче романын башкалар да укыды, яратты, мактады, ләкин... бастырырга бик үк ашыкмады. Ни өчен дигәндә, романның телендә-стилендә "фольклор материаллары" кирәгеннән артыграк булып чыккан иде. Аннан соң авыл тормышын да автор үзенчәрәк тасвирлаган. Авторга романның телен беркадәр үзгәртергә, кайбер нәрсәләрне сызып ташларга киңәш иттеләр. Ләкин яшь иптәш бернәрсәне дә үзгәртергә теләмәде. Журнал редакторы Гази Кашшаф та алай артык күндәмнәрдән түгел иде. Романны бастырудан ул бөтенләй баш тартты. Һәм менә шунда Язучылар союзының ул чактагы председателе Гомәр абый Бәширов, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, романны шул көенчә бастыртуга иреште.

 

Шулай итеп, минем алда зур әдәбият ишеге ачылды. Дөрес, беренче ишек ачылу белән барлык ишекләр дә җиңел генә, үзеннән-үзе генә ачылган икән дигән сүз түгел. Бер генә зур әсәрем дә бәхәссез, каршылыксыз дөнья күрмәде дисәм, һич тә ялгыш булмас. Мисал өчен "Сызгыра торган уклар" романының басылу тарихын искә төшерергә була. Роман "Казан утлары"нда инде китте дигәндә тоткарланып калды. Мәсьәләне ачыклау өчен, ягъни редактор белән автор арасындагы бәхәсне хәл итү өчен Язучылар союзына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Кулъязманы союз идарәсе һәм редколлегия әгъзалары укып чыкты. Романны тикшерү өчен махсус утырыш җыелды һәм бер-ике кешене исәпләмәгәндә, барлык язучылар авторны яклап чыкты.

 

Монда шуны да әйтергә кирәк, язучыларның күпчелеге бездә татар әдәбиятының, татар культурасының үсүе өчен чын күңелдән янып яшәүче кешеләр. Уртак кайгыны, уртак мәнфәгатьләрне үз кайгыларыннан өстен куялар һәм кирәкле әсәр турында сүз барганда ныклык, принципиальлек күрсәтә беләләр. Моның шулай икәнлеген берничә мәртәбә "үз җилкәмдә татырга" туры килде. Миңа өлкән буын каләмдәшләр да, кордашлар да, шулай ук яшьләр дә күп булышлык күрсәтте. Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Әмирхан Еники иҗатымда, тормышымда чын мәгънәсендә терәк һәм таяныч булды. Алар белән бергә, бер чорда яшәгәнгә, иҗат иткәнгә үземне, әлбәттә, бәхетле саныйм һәм минем хезмәттә аларның да күпмедер өлеше бар дип исәплим.

 

Иң ахырда үземә бары уңай яктан гына тәэсир иткән тагын бер-ике кешегә тукталып китмәкче булам. Икенең берсе – Шәйхи Маннур, икенчесе – Хәмит Ярми.

 

Гаделлек, дөреслек өчен теләсә кем белән якалаша ала торган Шәйхи Маннур туры сүзле һәм шактый нык характерлы иде. Язган әсәрләрем өчен ул мине якын күрде, җыелышларда, киңәшмәләрдә һәрвакыт яклап чыкты. Ләкин кайчагында ул үтемле генә тәнкыйть сүзләре дә әйткәләде. (Мәсәлән, Нурихан ничектер аңа эч серен ачып, хатын белән килешә алмыйбыз, һаман каршылык килеп чыга, дип зарлангач ул: "Син шәхси тормышта характерыңны чүплек башына чыгарып ташла!" – дип киңәш биргән. Ш.Маннурның бу сүзләре Нуриханның көндәлегеннән алынды. – Руфина Фәттахова.)

 

Фольклор белгече, философия фәннәре докторы Хәмит Ярми белән университетта укуымның беренче елларында ук таныштым. Бу танышу Җәләй абый аркасында булды. Халык иҗаты белән кызыксынуымны күреп, 1948 елның җәендә Хәмит абый үзе белән бергә фольклор экспедициясенә алып чыкты. Шуннан бирле аның белән әледән-әле очрашып, аралашып тордык.

 

Хәмит Ярмине Шәйхи Маннурның капма-каршысы дип әйтергә булыр иде. Йомшак күңелле, ягымлы, һәркем белән уртак тел таба белә. Әгәр, әйтик, берәр киңәш бирергә теләсә, беркайчан шулай ит, болай ит дип вәгазь укымас. Бөтенләй сиңа катнашы юк кебек итеп, үз башыннан үткән, я булмаса кешедән ишеткән берәр гыйбрәтле хикәя сөйләр. Аңласаң аңлыйсың, аңламасаң – анысы инде синең эш. Кайбер әдәп, культура кагыйдәләреннән хәбәрдар булмаган авыл малаена аның гыйбрәтле хикәяләре тәэсир итми калмагандыр дип уйлыйм.

 

Бервакыт, пенсиягә чыккач, ул мине өенә чакырып алды, үзенең күп еллык хезмәтен – халык иҗаты җыентыкларын бүләк итеп бирде. Һәм тагын да, болай гына, сүз арасында гына гыйбрәтле хикәя сөйләде.

 

Хәмит абый үзе Себердә, Төмән ягында туган. Шунда, алар ягында Нигъмәтулла хаҗи Карымшаков дигән бер бай булган. Бай үзе укый-яза белмәгән, ләкин, шуңа да карамастан, аңлы, прогрессив карашлы булган. Якын-тирәдәге ятим балаларны Нигъмәтулла хаҗи үзенә тәрбиягә ала торган булган. Ятим бала бераз аягына баскач, бай моның кулына өч сум акча тоттырган да Казан, Уфа якларына укырга җибәргән. Хәмит абыйның әтисе дә ятим булган, әлеге Нигъмәтулла хаҗидә тәрбияләнгән. Бай моңа да өч сум акча тоттырып укырга җибәргән. Хәмит абыйның әтисе Стәрлетамак, Мәчкәрә мәдрәсә-ләрендә укыган. Шуннан соң үзләре ягына кайтып мулла булган, балалар укыткан. Хәмит абый үзе беренче ике елын әтисе мәдрәсәсендә белем алган.

 

Нигъмәтулла байның тагын шундый бер яхшы ягы булган. Төмән тирәсендәге авылларда ул таштан мәчетләр, мәдрәсә-мәктәпләр, мөсафирханәләр, китапханәләр салдырган, читтән кыйммәтле китаплар алдырган, мәдрәсәләргә "Галия"дән укытучылар чакырткан. Себер юлы өстенә салынган мосафирханәләрдә шундый тәртип булдырган: сөргеннән кайтучы юлчыларны бушка ашатып, яхшы, җылы урында кундырып чыгарганнар. Ләкин бушка кунак булу икенче көнгә китсә, "монысы инде ялкаулык" дип, юлчыны чыгарып җибәр-гәннәр.

 

"Менә нинди кешеләр булган безнең татарда! Шулар турында да язарга иде, -- диде Хәмит абый миңа. – Минем әтине Карымшаков алып тәрбияләмәсә, укытмаса, әти кем булыр иде – әйтеп булмый. Мин, бәлки, бөтенләй булмас та идем. Һәм беркайчан да бу дәрәҗәгә ирешә алмас идем".

 

Чыннан да, безнең халыкта элек-электән ук Карымшаков Нигъмәтулла кебек, "Әби", Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким кебек аңлы, ярдәмчел һәм киң күңелле кешеләребез булмаса, бүгенге көнебездәге күп нәрсәдән мәхрүм булган булыр идек.

 

Язучы булу өчен күп нәрсә таләп ителә. Иң әүвәл табигый талант һәм тырышлык кирәк. Ләкин сине аңлаучы, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы халкың – әйе, халкың! – булмаса, ялгыз талант белән генә әллә ни ерак китеп булмый.

 


Нурихан ФӘТТАХ, 2003 ел.
Ватаным Татарстан
№ 223-224 | 24.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»