поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.06.2012 Медицина

"Бөеремне сатам, башка чарам юк"

Соңгы ел ярымда сырхауханәләр юлын таптыйм. Коридорларның авырулар белән тулганын күрәм дә, хәзер бөтен кеше чирли бугай дип уйлыйм. Шулай да арада иң кызганычлары – балалары белән бер табибтан икенчесенә йөрүче аналар. Башка авырулар янында аерылып, «күзгә бәрелеп» торалар алар: йөзләре талчыккан, сулган, карашлары тулы әрнү, моңсулык.

Чит шәһәр сырхауханәсенә килеп дәваланучыларга аеруча кыен. Чит-ят табиблар, сүзеңне бүлдереп, чиргә кагылышлы булмаган әллә нинди сораулар биреп, берничә көн йокламаганга болай да авырайган башыңдагы фикерләрне чуалтып бетерәләр.

...Бөтен Русиягә данлыклы сырхауханәгә зур өметләр баглап бардым. Операция өчен акча әзерләп, көтелмәгән чыгымнарга дип, запас та җыйнаган идек. Алдан бик күп кеше белән сөйләштем, табиблар янына барып, улымның медицина карталарын, авыру тарихларын күрсәттем. Язуы гына тиз, сырхауханәдә үткән шул ике көндә тәмугның үзен кичтем. Башка табиблар тарафыннан куелган диагнозга биредә шик белдерделәр. Алай гына да түгел, япь-яшь баланың күзе сукыраеп килүен, моның ялгыш дәвалау нәтиҗәсе булу ихтималын әйтеп, аяктан ектылар. Шарлатан “дәвалаучы”ларда түгел, заманча техника белән җиһазландырылган, дәрәҗәле, чит илгә билгеле профессорлар эшли торган сырхауханәдә, кайтып-китеп йөреп, бер елдан артык дәваланган идек ләбаса! Ничек шулай була ала?! Тәмам алҗып, кабат-кабат тикшерү уздырттым, нәтиҗә телдән яздырырлык иде: хәрби табиблар үз гаепләрен яшереп, судтан качу өчен авыру балага ялган диагноз куйган булсалар, Казан табиблары ике тапкыр катлаулы тикшерү үткәреп тә, аның башындагы шешен күрмәгәннәр булып чыкты. Котым очып, табибтан: “Бу шеш каян, ни сәбәпле килеп чыгарга мөмкин?” – дип сорадым. “Бары тик каты суык тиюдән, баштагы диагноз бәлки дөрестер, ләкин улыгызның аякларына, үпкәсенә генә түгел, башына да суык тигән булган, – диде ул. – Тулаем алганда, бу чирләр барысы да бертөрлерәк дарулар белән дәваланалар, сезнең улыгызны шулай дәвалаганнар һәм үлемнән алып калганнар, ләкин авыру башланган чорның беренче өч аенда тиешле дәва булмаган, хәл шуңа катлауланган”. Беренче өч ай хәрби госпитальдә үтте шул, анысы да Үзәк госпитальдә (Калининградта). Димәк, анда балага (хәер, барлык солдатларга да) төкереп караулары хак. Мамадыш районы хәрби комиссары да баланың хәле белән хет бер мәртәбә булса да кызыксынмаган. Малайның армиягә операциядән соң киткәнен дә, ничек, нинди хәлдә әйләнеп кайтканын да үз күзе белән күрде, югыйсә. Ажгырып торган егетләр “сәламәт булмау” сәбәпле армиядән кала, ә авыруларны җибәрәләр. Армиягә алынучы егет гади, акчасыз гаиләдән генә булсын – военкомнар шуны гына контрольдә тоталар кебек.

“Хәзер нишләргә миңа?” – дип инәлеп сорыйм табибтан.

– Беренче чиратта, баштагы шешне хәл итәргә кирәк. Балагызның кан басымы уйнавы, начар күрә башлавы шуннан булырга мөмкин. Әле соң түгел, операцияне хәзерге ысул белән тизләтеп ясыйбыз.

– Күпмерәк түләргә кирәк булыр икән?

Табиб сумманы әйткәч, эндәшә алмый тордым – күбрәк икән шул. Абзардагы малларны, кулдагы акчаны, кредит алуны санап, күңелемнән тагын ике кешенең ярдәменә өмет итеп, табибка:

– Мин бу сумманы бер айда хәзерлим, аңарчы чират җитәрдер бит? – дидем.

– Тырышырбыз, консилиумнан соң болай да озак тотмыйбыз без, күңелегезгә авыр алмагыз, бу сумма – бары операция өчен генә, – диде табиб.

– Эш суммада түгел, иң мөһиме – бала терелсен.

– Операциядән соң терелүгә 85 процент гарантия бирәбез. Организмы яшь, әти-әнисе янәшәсендә, сезнең кебек аналар белән без әллә ниләр майтара алабыз. Бөтенләй өметсез дигән авыру яшьләр аякка басты, эшлиләр, гаилә коралар, менә дигән итеп яшиләр. Улыгызның авыру тарихын укыгач, ай-һай, өмет бар микән дип шикләндергән иде, ләкин үзен күргәч, шикләр таралды – сезнең егет карап торышка чирле кебек тә түгел бит: таза, чибәр, шат күңелле. Хәзер сезнең төп бурыч – аның кәефен шулай күтәренке килеш саклау, ул операциягә үз көченә ышанып керергә тиеш. Чөнки операция – бик четерекле, нечкә эш, аның барышында да төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, ә аннан инде чират – күзләрдә.

Күңелгә бераз җылы керде. Табибның кешечә сөйләшүе дә җанны дәвалый шул, ничектер җиңел булып калды. Коридорга чыкканда авызым ерылган булгандыр ахрысы, минем белән инде бер ел сырхауханә юлын таптап, кызын дәвалаучы, хәзер чираттагы тикшерү нәтиҗәләрен көтүче Мәдинәнең сулган, саргайган йөзе яктырып китте. Ул, эндәшми генә килеп, кочаклап алды. Сөенечтән дә елый аналар! Мәдинә безнең өчен сөенеп, чын күңеленнән елый.

Бәла – аяк астында, дип, белеп әйтәләр. Мәдинәнең кызы Ләлә өйалды баскычын юганда аяк астындагы сабынга таеп, башы белән сайгак башына егылган. Баштарак ул-бу сизелмәгән, Ләләгә башы чак кына авырайган кебек кенә тоелган, ә егылуга ике атна дигәндә түзә алмаслык авыртулар эзәрлекли башлаган үзен. Менә бетәр, менә узар дип, дарулар эчеп, тагын бер ай үтеп киткән. Кыз йоклый да алмый башлагач, табибка барганнар. Ләлә үзләренең район сырхауханәсендә яткан, ләкин хәле җиңеләймәгән, киресенчә, авырая башлаган. Казанга җибәргәннәр. Шунда, сырхауханәдә таныштым да инде мин алар белән. “Төнлә йоклый алмый, ашагач коса, сызланулардан бик нык газаплана, азга гына йокыга китсә дә, саташып уяна”, – диде Мәдинә кызы турында. Бер ел буе шундый газап. Ләлә үзе искиткеч уңган бала, хәле бераз җиңеләйсә, нәрсәдер бәйли, шулкадәр төпле фикер йөртә. 15 яшьлек бу баланың акылына, уй-фикер сөрешенә шаклар каттым, бөтен темага сөйләшеп була аның белән, тарих, архитектура белән кызыксына, мавыга. Шундый авыр хәлендә дә кешеләргә ярдәм итү юлын таба. Кызның сәләтен райондашлары да белә, сырхауханәдә дә тыныч яткырмадылар, әллә кемнәр эзләп тапты аны. Әмма шунысы әрнетә, операциягә акча эзли башлагач, аңа ярдәм итәргә теләүче бары өч кеше табылды. Алары да 5000 сумнан артык бирә алмадылар, Мәдинә анысына да рәхмәтләр әйтеп бетерә алмады. “Гомер буе укытучы булып эшлим, район хакимияте башлыгыннан ике генә мәртәбә ярдәм сорап карадым, хәзер ул мине күргәч, кача, инде бер бөеремне сатам, шуннан башка чарам юк”, – диде ана. Мәдинә эшли торган мәктәпнең директоры 30 мең сум үз акчасын биргән. “Операция көне билгеле булуга Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать итеп карыйм, бүтән ышаныр кешем юк инде”, – ди Мәдинә (ялгышмасам, Разил Вәлиев белән бергә укыганнар). Салават Фәтхетдиновтан да ярдәм сорарга омтылган ул, әмма җырчының сакчылары аңа якын җибәрмәгәннәр. Салават – бик мәрхәмәтле кеше, балаларны ярата, мохтаҗларга ярдәм итә, бәлки Ләләгә дә ярдәм иткән булыр иде. Ләлә – чәчәк кебек бала бит. Күрсәтергә иде җитәкчеләргә, түрәләргә, акчалы кешеләргә сырхауханәләрдә тилмереп, газапланып ятучы балаларны. Ул якты җанлы, гөнаһсыз балаларның күбесенә берничә операция ясала. Хәсрәт, бәла кисәтеп, рөхсәт сорап килми, бүген – берәүдә, иртәгә икенче кешедә “кунакта” ул. Ил үз кешеләренә ярдәм итү өчен бармакка-бармак сукмый икән, гаҗизлекнең аръягына чыгып, үзләре дә аяктан егылырлык хәлгә җиткән аналарга кем ярдәм итсен?! Гомер буе бил бөгеп эшләгән ата-ана баласына операция ясатырга акча туплый алмый икән, Ватан дип аталырга хакы бармы бу илнең?!

 

Мамадыш районы, Ямаш авылы 


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 66 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»