поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
04.06.2012 Җәмгыять

Хатын-кыз белән ир-ат тигезме?

Хатын-кызлар да, ир-атлар да пенсиягә бер яшьтә чыгарга мөмкин. Россиянең финанс министры Антон Силуанов әнә шундый фикер җиткерде. “Хатын-кызлар озаграк яши, ә пенсиягә биш елга иртәрәк чыга”, – диде ул. Министр фикеренчә, пенсия алыр өчен тиешле хезмәт стажын да арттырырга кирәк. Силуанов әйтүенчә, пенсия реформасы буенча тәкъдимнәр ике атна эчендә тупланып бетәргә тиеш. Ә сезнең фикерегезчә, хатын-кыз белән ир-атны тигез күрү дөресме?

Евгений ЕФИМОВ, Татарстан Дәүләт советы депутаты:

– Мин әлегә моның белән килешә алмыйм. Европада инде күптән мондый система кертелгән. Әмма Россиядә андый адым ясарга иртә әле. Кызганыч, бездә ирләрнең барысы да пенсия яшенә кадәр яшәми. Россиядә хәзерге пенсия яше шул килеш калса, дөресрәк дип саныйм, һәм әлегә аны үзгәртү ихтыяҗы юк.

Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе:

– Ир-атларның гомере бөтенләй кыска. Алар алтмышка кадәр яшәмиләр дә. Көчле затларыбызның да лаек­лы ялга чыгу яшен кыскарту ягын карарга кирәк. Пенсия яшен арттыру түгел, кире­сенчә кыскартырга – ир-атларны да 55 яшьтән пенсиягә чыгарырга кирәк. Дөнья рәхәтен күрергә өлгереп калсыннар. Чит ил­ләрдә бит пенсия яшендәге кешеләр сәяхәт итеп, дөнья гизеп йөри. Без­нең пенсионерлар да шулай үзләре өчен яши башласыннар иде.

Илдус ГАБДРАХМАНОВ, Г. Камал театры артисты:

– Болай эшләү, минемчә, гомумән дөрес түгел. Менә хатын-кыз да ир заты кебек үк җир казысын, авыр әйберләр күтәрсен ди. Мин үз хатыныма андый эшләр эшләтмим, ул яшелчә, чә­чәкләр утыртырга мөмкин. Авыр эшләр башкару хатын-кыз эше түгел. Хатын-кызларның үз вазыйфасы бар бит – бала табу, бала үстерү. Ир затлары гүзәл затларны сакларга тиеш, шуңа хатын-кызлар озаграк яши дә. Нәфис затларыбыз эшләми торган авыр эшләрне башкарганга, ир­ләр тизрәк таушала.

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, җырчы:

– Миңа калса, бу дөрес түгелдер. Ир кеше ул күбрәк акча табуны кайгырта, эшеннән кайткач та үз эше белән мәшгуль бит. Ә хатын-кызның эштән кайтышка өен­дәге эше башланмаган була. Бө­тен хуҗалык, ашарга пе­шерү, ту­ган-тумача килсә, кунак итү – бөтенесе хатын-кыз җил­­кә­сендә. Хатын-кыз гомер буе эшләп, күп нәрсәгә җитешә алмый. Аларга пенсиягә ир­тәрәк чыгып, гаиләне карарга вакыт бирергә кирәктер дип уйлыйм.

Айгөл ЗАРИФУЛЛИНА, аспирант:

– Хатын-кызлар белән ир-атларның пенсиягә чыгу яшен тигезләүгә мин каршы түгел. Әмма пенсия яшен арттырырга түгел, ә киметергә кирәк, дигән фикердә торам. Россиядә ирләр кыска гомерле, димәк, алар азрак эшләргә тиеш. Хатын-кызлар озын гомерле – аларны озаграк эшләтергә дә мөмкин. Шуңа күрә пенсия яшен 57 яшь дип билгеләргә тәкъдим итәм. Болай итү ике як өчен дә файдалы булыр. 



Ватаным Татарстан
№ 109 | 02.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы