поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.06.2012 Милләт

Милләт көче мәктәптә

Уку елы тәмамланды, балалар ялга китте. Укытучыларны да җәйге ял көтә. Тик күпләрнең күңелендә шатлык түгел – борчу. Сәбәбе яңа түгел, ләкин бик җитди: көн тәртибендә мәктәпләр язмышы. Күпләренең киләчәге нәкъ бүгенге көннәрдә хәл ителергә тиеш.

 Кайбер авыллар оптимальләштерү сынавының шактый өлешен үтте дә инде. Ә Кызыл Октябрь, Сергач районнары татар авыллары мәктәпләрне үзләрен саклап калу чараларын эзли.

 “Туган як” та бу мәсьәләне читләтеп үтми. Үткән елда Печә, Анды, Мөтеравыл мәктәпләрен яклап “Түгәрәк өстәл”ләр үт-кәреп министрга, губернаторга мөрәҗәгать иткән иде. Аннан элекке елда Ыргу мәктәбе өчен мәрхүм Булатов Ибраһим белән иңгә иң чиновникларга каршы торды. Хәтта Путинга кадәр язган иде Ибраһим абый. Тик отписка гына килде. Нәтиҗәдә, өченче ел инде Ыргу балалары ике урыс авылына йөреп укыйлар.

 Редакция хезмәткәрләре мәктәпләрдә еш булалар, хәлләрне беләләр. Әле оптимальләштерү турында сорашулар да үткәрдек. Кайберләренең фикерен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 Рәшит ЖАДИХАНОВ, Ыргу мәктәбенең соңгы директоры, хәзер Белка авылы хакимияте башлыгы:

 “Без Кнәген районында бердәнбер татар авылы булып, башка татар авылларыннан читтәрәк яшәдек. Шуңа күрә дә бәлки оптимизация чире безне тизрәк җиңде. Йөзләп балага исәпләнгән ике катлы бинада ике дистә бала калгач, район чиновниклары басымына каршы тору мөмкин түгел иде. В.Путин Ыргуда башлангыч мәктәп калдырырга рөхсәт итсә дә, җавабы килгәндә балаларыбыз икенче ай Озеркида укый иде инде.

 Әле ике автобус аларны ике авылга йөртә. Озеркида 9 еллык мәктәп. Балалар күнекте. Әти-әниләр канәгать. Безнең балалар бүтәннәргә үрнәк күрсәтеп, яхшы укыйлар. Тәр-типләре белән дә уңай якка аерылып торалар. Тик бер нәрсә борчый – ана теле укытылмый. Әти-әниләр кирәксенсә дә, ана теле укытучысы юк-бар акчага күрше авылга йөрергә риза булмады. Шулай итеп, ана телебез акрынлап көнкүрештә кулланыла торган тел булып кына кала килә. Мәктәпнең булмавы авылыбыз өчен иң зур югалту диеп саныйм. Тик кемне гаепләргә? Сүз кузгаткач ук, РОНОда: “Авылда күпме балагыз бар?” - дип авызны ябалар.

 Дөрес, Ыргуда бүген клуб һәм китапханә эшләп килә. Укучы балалар шунда йөреп, бер-гәләшеп бәйрәмнәргә концертлар әзерлиләр, сәхнәгә чыгып осталыкларын күрсәтәләр. Мәчет тә рухи байлыгыбызны саклауга үз өлешен кертә. Тик мәктәп – ул авылның өмете иде”.

 Сергач районында да оптимальләштерү процессы тыныч кына узмады татар авылларында. Сходларның барысы да каршы булды. Тик бала башына бирелә торган акчаның аз булуы иң көчле аргумент иде. Нәтиҗәдә, Мөтеравыл, Анды мәктәпләре ябылды, балалар Богородское мәктәбенә йөрергә мәҗбүр булдылар.

 Хәсән БӘДРЕТДИНОВ, Мөтеравыл хакимияте башлыгы:

 “Мәктәпне саклау, яптырмау өчен без бөтен мөмкин булган чараларны күрдек. Әти-әниләр, укытучылар район башлыгы Н.Субботинның бусагасын күп таптадылар. Район вәкилләре үзләре дә көн саен диярлек авылда булып, әти-әниләр, укытучылар белән сөйләштеләр, ситуацияне, законнарны аңлаттылар. Ана теле укытылыр дигәч кенә халык бераз йомшарды.

 Әле авылдан ике укытучы Богородское мәктәбенә йөреп балаларыбызны ана теленә укыта. Үз укытучыларыбыз.

 Богородское мәктәбе чагыштырмача яңа, якты, җылы. Укыту сыйфаты югары – моны әти-әниләр дә күрә. Автобуста йөреп укуы кыенрак инде, кышның төрле көне була. Шулай да, балалар канәгать. Мәктәптә безнең татар балалары мактаулылар, район фестивальләрендә яки конкурсларында да һәрчак без-некеләр алда.

 Беләм, аңлыйм – мәктәпсез авыл буш умарта кебек. Тик заман авылга арты белән борылды бит. Әгәр балабызга яхшы белем бирик дисәң, Сергачка йөртеп тә укытырсың. Чөнки зур мәктәпләрдә, кагыйдә буларак, яшь, көчле укытучылар тупланган, анда заманча укыталар – шуны да танырга кирәк”.

 Хәсән әфәнденең сүзләренә каршы берни дә әйтеп булмый шул – үз балаң бит, аның киләчәге турында бүген уйларга кирәк.

 Сергач районында оптимальләштерү процессы ахыргача хәл ителмәгән әлегә. Соңгы этабы тәмамлана дияргә була. Богородское урта мәктәбенә тагын берничә урыс авыллары балалары өстәлер – финанслау нормасына тулсын өчен. Славян язуы көненә бәйрәмгә килгән атаклы якташыбыз, язучы, җәмәгать эшлеклесе Семен Шуртаков та авылларның балаларсыз калуына борчыла. Баласыз авыл “деструктивный”, яки өметсез–киләчәксез авыллар рәтенә кертелә, ди ул. Хәер, без әлегә андый көнгә калганыбыз юк кебек. Һәрхәлдә, бүген моны таныйсы килми.

 Кызыл Октябрь районында да соңгы өч елда нәкъ шул мәктәпләр язмышы турында бәхәсләр тынмый. Элекке җитәкче Таһир Хәйретдинов сайлаулар алдыннан: бер генә мәктәпне, бер генә балалар бакчасын да яптыртмыйм, дип өлкә басымына каршы тора алды. Сайлаулардан берничә ай үткәч, кабат мәк-тәпләрне финанслау көн тәртибенә басты. Яңа состав район идарәсе дә мәктәпләрне саклау ягында булды, тик мәсьәләне чишү кичектерелә килде. Әле инде чигенергә урын юк. Яңа уку елыннан бала башына 30535 сум исәбеннән мәктәпләргә акча бирелер. Ничек шул акчага уку йортларын саклап калып, укытучыларны эшле итәргә һәм балаларга тиешле белем бирергә? Район хакимияте бу көндә иң оптималь вариант-схема тәкъдим итә.

 Халит СӨЛӘЙМАНОВ, Кызыл Октябрь районы узидарәсе башлыгы:

 “Авылларда булып мәктәп коллективлары, әти-әниләр белән күп тапкыр очраштык. Һәр мәктәпнең финанс хәле эксперт комиссиясе тарафыннан җентекләп тикшерелде. Керемнәр һәм чыгымнар тиененә кадәр исәпләнгән. Земство җыены комиссиясе дә мәсьәләне төрле яктан өйрәнде. Кичә комиссияләр әгъзалары белән тагын бер кабат ачыктан-ачык киңәштек. Авылларда җыеннар да уздырдык. Халык бер күңеле белән аңлый -акчасыз мәктәпне тотып булмый, балаларны зур мәктәпләргә җыеп укытуга альтернатива юк. Икенче яктан – ничек инде авылдагы бердән-бер учреждениены ябарга?! Байтак укытучыларның эшсез калуы да үзенә күрә гаилә трагедиясе бит авылда.

 Земство җыены утырышында депутатларга төрле яктан уйланган һәм үлчәнгән схема тәкъдим итәрбез. Районда дүрт урта мәктәп калдыру күздә тотыла: Уразавылда, Салганда, Зур Рбишчада һәм Семочкида. Бу фикергә каршы килүчеләр юк. Тик боларны да тиешлечә финанслау өчен балалар җитешми, күрше авыллардан йөретеп укытырга кирәк булыр. Чүмбәли, Кечас, Салган, Яндавишча мәктәпләре индивидуаль рәвештә, бала санына карамыйча финансланыр. Кече Рбишча мәктәбе Зур Рбишча мәктәбенең филиалы булып калса гына ике мәктәпкә акча җитәр. Суыксуда башлангыч мәктәп калыр дип күзаллыйбыз. Чүмбәли-Мәдәнә мәктәпләре кушылырлар – башка чара юк.

 Бу ситуацияне депутатлар яхшы аңлый, тик һәркайсы үз сайлаучылары, үз авылы өчен борчыла. Һәм бу да аңлашыла. Тик акчасыз калган мәктәпләр белән нишләргә? Мәскәүдә яңа министр килде дә Фурсенко законын сызып ташлар дип өметләнеп булмый. Ситуациядән чыгу өчен филиаллар булдыру да шушы оптимальләштерүне җи-ңелрәк үтәргә мөмкинлек бирер иде, минемчә. Ни генә булса да, район хакимияте балалар, укытучылар, ата-аналар ихтыяҗын яклау ягында. Әле бюджет акчасын экономияләү юлларын билгелибез. Штатларны кыскартырга туры килер. РОНО эшне үзеннән башлар”.

 Спас районында татар мәктәпләрен эреләндерү тавыш-гаугасыз үтте дисәң дә була. Билгеле инде, Ишавыл, Тукай балаларын Бозлауда укыту уңайлырак булыр иде ата-аналар һәм балалар өчен, ләкин...

 Рамил САЛИХҖАНОВ, Спас районы хакимияте башлыгы ярдәмчесе, электә укытучы, мәктәп директоры, Бозлауда мәктәп салдыручы:

 “Мәктәпләрне эреләндерү – көтелмәгән хәл түгел. Әле моннан дистә еллар элек,Фурсенко законы чыкканчы, авылда балалар кими, мәктәптә укучылар калмый, комплект класслар ачабыз, дип зарлана идек. Мин үзем Земство депутаты буларак та, шул Земствоның рәисе буларак та беренче булып татар авылларын, татар мәктәпләрен яклап килдем. Тик соңгы елларда кулда “козырь”лар калмады. Балалар булмагач Ишавыл, Тукай мәктәпләре ябылды, балалар Бозлауга күчерелде. Узган ел 1 сентябрьдән зур, якты, чагыштырмача яңа булган Бозлау мәктәбе дә ябылды, ә балаларны Татар Моклокасына йөретергә мәҗбүр булдык. Ерак, билгеле, аеруча Ишавыл, Тукай балаларына.

 Тик шунысы куандыра – татар балалары татар мәктәбендә татар укытучыларыннан белем алалар. Татар Моклокасы мәктәбе районыбызда мактаулы. Киләсе елларда да 140ка якын бала шунда белем алыр.

 Билгеле, бер генә авылда да халык мәктәпне ябуны хупламады, күңеле белән каршы иде. Тик заман өстенлек алды: балаларыбызны үстереп үзебез Мәскәүгә озаттык бит, авыл буш калды дип кемгә зарланырга?”

 Сергач районында да татар мәктәпләре бетүгә бара. Анды, Мөтеравыл турында әйттем инде, узган ел җәендә Грибан мәктәбенең ябылуы турында хәбәр таралды: “бина аварийный хәлдә” дип сылтап, уңышлы эшләп килгән мәктәп балаларын Янауга күчерделәр. Дөрес, башта ата-аналар каршы булды. Укытучылар да. Ләкин аларның күпчелеген урнаштырдылар. Татар теле дә укытыла. Балалар да канәгать, үз мәктәпләреннән яхшырак дип мактап сөйлиләр. Ләкин Грибан мәктәпсез калды – шунсы факт. Әле Камка урта мәктәбе дә Рус Пожары мәктәбенең филиалы булыр дип көтелә.

 Татар мәктәпләренең тагын берсе – Кочко-Пожар урта мәктәбе - бүген 9 еллык һөкемендә. Ул да шул ук Пожар урта мәктәбенең филиалы булыр диләр РОНО хезмәткәрләре.Район хакимияте бүгенге шартларда моны “удачный вариант” дип таба. Беренчедән, ике мәктәп тә укытучылар коллективын саклап кала. Икенчедән, балалар үз авылларында белем алырлар - әти-әниләр өчен уңайлы. Өченчедән... Менә шунда бераз шик туа да – бу филиаллар озын гомерле булырмы?

 Харис ИМАМЕТДИНОВ, Сергач районы Земство җыены депутаты:

 “Мәктәпләр ябылу, аларны эреләндерү артында миңа калса, зур сәясәт тора. Аның максаты – авылларны юкка чыгару, чәчүлекләрне бай инвесторларга бирү. Авылның үзәге, өмете, сөенече булган учреждениены юкка чыгару – аның тамырын корытуга тагын бер адым. Шулай барса, Сергач районында бер генә татар мәктәбе дә калмас. Димәк, татар теле дә фән буларак укытылмас. Мондый югалтуны күп гасыр яшәп килгән авылларыбыз халкы әлегә кадәр күргәне юк иде. Аларны ничектер, ниндидер формада, бәлки гомум район милли мәктәбен берсен саклап калу юлларын күрергә кирәк”.

 Кызыл Октябрь районында татар баласын урыс мәктәбендә укыту янамый – район җитәкчеләре бу мәсьәләдә зирәклек күрсәтәләр. Дөрес, теләгән кеше баласын теләсә нинди мәктәптә укыта ала, тик бу инде башка мәсьәлә. Ә бүген оптимизациянең яман якларыннан сабак алып, яхшы якларын үзебез, яшь буын, киләчәгебез өчен акыллы гына файдаланырга өйрәнергә кирәк. Тавыш-гауга белән җитди мәсьәләләр хәл ителми. Мәктәпләр белән булган бүгенге ситуацияне дә мөмкин кадәр үз файдабызга үзгәртә алсак иде. Тик моның өчен безгә бердәм булырга кирәк. 


Р.САЛЕХОВ
Туган як
№ 22 | 01.06.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»