поиск новостей
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Февраль
  • Илдар Кыямов - журналист
  • Ядкәр Хәбибуллин - шоумен
  • Резидә Хөсәенова - аш-су остасы
  • Ирфан Измайлов - җырчы
  • Ленар Сафин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәдис Ганиев - җырчы
  • Флорид Әгъзамов (1936-2005) - галим, журналист
  • Шәмси Закиров - актер
  • Рауль Ганиев - актер
  • Фәридә Зәбирова (1954-2021) - архитектор
  • Клара Һидиятуллина - галим
  • Тимур Бәдретдинов - комик
  • 06.02.2025. Совет районы тирәсендә (Азино) бер бүлмәле фатир кирәк иде, снимать итү өчен. Яшь парларга. 89033133608. (риелторлар аша кирәкми)
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында,Горсоветской урамында озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89274289028 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
Архив
 
01.06.2012 Дин

Бал кортлары безгә дәва һәм үрнәк өчен яратылган

Табигатьтә туктаусыз ачышлар булып торса да, әле гаҗәеп күренешләрнең иге-чиге юк. Мәсәлән, бал кортларының яшәү рәвеше генә дә – үзе бер могҗиза. Бу турыда Иске Ярмәк авылы имам-хатыйбы, Камышлы һәм Кләүле районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМОВ белән әңгәмә кордык.

- Габдулла хәзрәт, сез инде хәзер тәҗрибәле умартачы. Бу хезмәтне башкарганда күп кенә хикмәтле күренешләргә очрыйсыздыр. Менә шулар турында сөйләсәгез иде.

- Мин үзем умарта кортлары белән 1995 елдан бирле шөгыльләнәм инде. Ул вакытларда берничә генә оя умартам булса, бүгенге көндә инде 50 баш оя-умарта гаиләсе бар. Мин аларны күбрәк өйрәнгән саен үземә яңадан-яңа гаҗәеп ачышлар табам.

- Аллаһы Тәгалә Коръәндә бал кортларының кешеләргә дәва һәм үрнәк өчен бирелгәнен әйтә.

- Умарта кортларының гомере бары тик 21 көн генә дәвам итсә дә, ул тулысынча эшкә, файдалы хезмәткә багышланган. Аларда йоклау дигән нәрсә бөтенләй юк. Иртән аз гына таң беленү белән күзәтүче кортлар тирә-яктагы кырларны әйләнеп кайталар. Алар биюдәге кебек төрле хәрәкәтләр ясап, башка кортларга кайсы якта, нинди ераклыкта һәм никадәр бал барын белдерәләр.

Бер бал корты бер көн эчендә 20 мең чәчкәгә куна. Ә менә биш йөз кортның җыйган балы бер кашыкка сыя. Бер ана корттан 50 меңгә якын умарта кортлары үрчеп, бер гаилә булып яшәүләре - үзе бер могҗиза. Алар бүгенге көнне генә түгел, киләчәкне кайгыртып, зур бер тату җәмгыять булып яшиләр. Һәр эшче корт үз вазыйфасын төгәл үти һәм вакытында башкара. Бер ана корт тәүлегенә 2 - 3,5 мең йомырка сала. Ул үз оясындагы барлык кортларны берләштереп торучы көчкә ия булса да, бөтен булган проблемалар “җәмгыять шура”сында күмәкләшеп хәл ителә. Яңа яралган кортлар бер атна оя эчендә генә хезмәт итәләр. Аннан соң аларның һәрберсе үз өстенә йөкләнгән вазифаны аерым башкара башлый. Күзәтүче, сакчы, бал ташучы, чистартучы, яңа яралганнарны ашатучылар, ана һәм ата кортлар – аларның барысы да үз эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкаралар.

- Габдулла хәзрәт, умарта кортларын үрчетүне, алардан бал алуны һәркем дә булдыра алмый. Моның сере нәрсәдә?

- Умарта кортлары — гаҗәеп эшчән, төгәл һәм чисталыкны ярата торган җан ияләре. Кешедән тир, аракы һәм башка исләр килсә, алар аны ачуланып чага башлыйлар. Ялкау, шапшак, эчәргә яратучы кеше, әлбәттә, умартачы була алмый.

Умарта кортлары тормышыннан кешеләргә бик күп үрнәк алырга була. Аларның оясын ачканда ук хуш ис килеп тора. Бу сулыш юлларына шифа бирә.

Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа китерә. Мәсәлән, бал, балавыз, умарта «сөте», чәчкә серкәсе, прополис – аларның барысын да чирләрне дәвалаганда кулланалар. Хәтта үлгән умарта кортларыннан да дару ясыйлар. Умартачылык продукцияләре нигезендә хәзер бик күп дарулар әзерләнә. Медицина өлкәсендә хәтта аерым дәвалау системалары барлыкка килде. Шуларның берсе — кортлардан чактыру, ягъни апитерапия.

- Коръәндә бал кортларына нигә соң шундый зур игътибар бирелә?

- Аллаһы Тәгалә бернәрсәне дә максатсыз яратмаган. Мәсәлән, ул кешегә җәза өчен чир бирә икән, аның белән бергә дәвасын да бирә. Кеше уйлансын, акылына килсен, бу җәзадан котылу юлын эзләсен өчен, төрле мөмкинлекләрен дә бирә. Кызганыч ки, кешеләр Аллаһы Тәгаләнең күп могҗизаларын белмиләр. Шуңа да алар тән саулыгын, чисталыгын һәм сафлыгын кайгыртып яшәмиләр.

Дөньяда могҗизалар бик күп. Алар барысы да җан ияләре уңай тормыш итсеннәр өчен бирелгәннәр. Менә кечкенә бөҗәкләр булган бал кортларының яшәү рәвешендә генә дә иксез-чиксез могҗизалар бар. Алар бер секундта меңәр мәртәбә канат кагалар. Кешенең шулай хәрәкәтләнүен күз алдына китерсәк, ул бер мизгелдә янып үләр иде. Умарта кортының күзләре бишкә бүленгән. Аның һәр бүлегендә 1 мең линза. Без күрә торган әйберләрне аларда 60 мәртәбә зурайтып күрә алу сәләте бар.

Алар үзләре күргәннәрне, видеомагнитофонга язылган кебек, хәтерләрендә саклыйлар. Моның өстенә аларның сиземләү сәләте көчле. Мәсәлән, чәчәк исен ике чакрымнан сизәләр. Кәрәз төзелеше шулай ук бер могҗиза. Аны күп фәннәр өлкәсендәге галимнәр үз хезмәтендә кулланалар. Бигрәк тә архитекторлар, физиклар, химиклар. Кәрәз күзәнәгенә салынган йомырка кокон белән чорнала. Аңа инфекция гына түгел, хәтта радиация дә үтеп керә алмый.

- Габдулла хәзрәт, сез, мулла буларак, һәм умартачы күзлегеннән караганда безнең бүгенге көнкүрешебезгә нинди бәя бирер идегез?

- Аллаһы Тәгалә безне гүзәл затлар итеп яраткан, зиһен һәм акыл биргән. Ләкин дә без тормышыбызны Ул кушканча гына алып бара алмыйбыз. Ызгыш-талаш, алдау-мәкер, ялкаулык, караклык, йөгәнсезлек-сабырсызлык һәм башка ямьсез кешелек сыйфатлары җәмгыятебездә торган саен киңрәк җәелә бара.

Табигатьтәге күп кенә хайваннар тормышын күзәткәндә андагы тәртипкә, җаваплылыкка хәйран каласың. Безгә, кешеләргә, алардан бик күп нәрсәгә өйрәнәсебез бар әле. 


Әңгәмәдәш - Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ
Бердәмлек
№ 23 | 02.06.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы